Футбол

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Футбол тубы

Футбо́л (инг. Football, «аяк тубы») — такымлы спорт төре. Футбол уеның максаты – көндәш такымның капкасына тупны көндәшләрдән күбрәк ату (гол ату).

Эчтәлек

[үзгәртү] Футбол тарихы

Төп мәкалә: Футбол тарихы

Футболга охшаган уеннар төрле халыкларда элек-электән булган. Хәтта Борынгы Мисыр һәм Борынгы Кытайда да хәзерге футболга охшаган уеннар булдылар.
Футболның туган җире дип Англия санала. Анда 1863 елда Футбол ассоциациясе төзелгән иде.
1908 елдан бирле футбол Олимпия уеннары программасына кертелә.

[үзгәртү] Уен кагыйдәләре

Футбол кыры метрикасы

Футбол уйный торган мәйдан футбол кыры дип атала. Аның озынлыгы 90-120 метр, киңлеге 45-90 метр.
Футбол уенында ике такым катнаша. Бер такым 11 уйнаучыдан тора, шуларның берсе капкачы. Капкачылар гына кул белән дә уйный алалар.
Ике такымның да максатлары бер: көндәш такымның капкасына күбрәк туп кертү һәм үз капкаңны туп кертүдән саклау. Күбрәк туп керткән такым җиңүче була.
Уен башланыр алдыннан капка сайлау һәм уен башлау хокукын алу өчен жирәбә уздырыла.
Уенның дәвамы 90 минут (матч). Матч 45 минуттан торган ике таймнан тора. Таймнар арасында 10 минутлык тәнәфес бар. Тәнәфестән соң такымнар капкалары белән алышыналар.

[үзгәртү] Футбол дөньяда

Футбол дөньяда

Хәзерге вакытта футбол дөньяда иң популяр спорт төрләренең берсе буларак санала. Җиңел атлетикадан соң киң таралу буенча ул икенче урында тора дигән фикерләр дә бар.
Футбол уенын дөньякүләм үстерү, төрле футбол оешмаларын берләштерү, зур футбол ярышлары уздыру белән Футбол Ассоциацияләрең Халыкара Федерациясе шөгыльләнә. Аның карамагында 208 милли ассоциация тора.

[үзгәртү] Футболның башка атамалары

Тулы инг. association football исеме башка аяк уеннарынан аеру өчен уйлап чыгарырган. 1880-елларда инг. soccer «соккер» аталышы туып чыккан. Ул Англиядән башка бөтен инглиз телле дәүләтләрдә таралган.

Башка телләрдә:

«Football» сүзен ФИФА һәм Бөтендөнья Олимпия Комитеты кулланалар.

[үзгәртү] Футбол структуралары

[үзгәртү] Ярышлар

[үзгәртү] Футбол төрләре

[үзгәртү] Моны да карагыз

[үзгәртү] Искәрмәләр

[үзгәртү] Сылтамалар

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы
Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә