Мексика
|
|||||
Һимн: «Himno Nacional Mexicano» | |||||
Рәсми тел | испан теле (де-факто) | ||||
Башкала | Мехико | ||||
Эре шәһәрләр | Мехико, Гвадалахара, Монтеррей, Пуэбла | ||||
Идарә итү формасы | президент җөмһүрияте | ||||
Президент | Энрике Пенья Ньето | ||||
Мәйдан • Барлыгы • су өслеге проценты |
1 972 550 км² 2,5 |
||||
Халык саны • Бәя (2014) • Халык тыгызлыгы |
120 286 655[1] кеше 55-нче кеше/км² |
||||
ТЭП (САМП) • Барлыгы (2012) • Кеше башына |
1 761, 000 млрд.[2] $ (12-нче) 15 300[2] $ |
||||
КПҮИ (2013) | 0,775[3] (югары) (61-нче-нч.) | ||||
Акча берәмлеге | мексика песосы (MXN) | ||||
Интернет домены | .mx | ||||
ISO коды | MX | ||||
ХОК коды | MEX | ||||
Телефон коды | +52 | ||||
Сәгать пояслары | Q2086913?, Q3134980? һәм Q847142? |
Координатлар: 22°23′00″ т. к. 102°02′00″ кб. о. / 22.38333° т. к. 102.03333° кб. о. (G) (O)
Ме́ксика Кушма́ Штатлары́ (исп. Estados Unidos Mexicanos) – Төньяк Америкада урнашкан дәүләт. Төньякта АКШ белән, көньяк-көнчыгышта Белиз һәм Гватемала белән чиктәш, көнбатышта Калифорния култыгы һәм Тын Океан сулары белән, көнчыгышта Мексика култыгы һәм Кариб диңгезе сулары белән юыла.
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мексиканың ярлары аз ергаланган, иң эре ярымутраулары — Калифорния һәм Юкатан. Тын океандагы берничә утрау да Мексика составына керә. Дәүләт территориясенең зур өлешен Мексика таулыгы (биеклек 1000–2000 метр, иң биек урыны — Орисаба вулканы — 5700 м) алып тора. Ярга якын урыннары тигезле. Мексика култыгында нефть-газлы бассейн, Мексика таулыгында төсле металл мәгъдәннәре (бакыр, кургашын, көмеш, төрекөмеш, мышьяк, сөрмә, кадмий, висмут, кургаш, вольфрам, алтын), дәүләтнең төньяк-көнчыгышында ташкүмер, тимер һәм уран мәгъдәннәре, күкерт чыганаклары бар.
Климаты тропик, төньякта субтропик. Гыйнварның уртача температурасы +10°…+25°С, июльнеке +15°…+30°.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Һәзерге Мексика җирләрендә беренче кешеләр б.э.к. XX меңьеллыкта ук булганын дәлилләгәннәр. Б.э.к I меңьеллыкта инде бу җирләрдә утрак кабиләләр формалаша башлый.
Б.э.к XII—V гг. Мексика җирләрендә соңга таба барлыкка килгән гадәти цивилизацияләргә зур йогынты ясаган Ольмеклар культурасы чәчәк ата. Бу гадәти цивилизацияләрнең чәчәк атулары IV—IX гг. б.э.к. туры килә. Бу теотиуакан, сапотеклар, тотонаклар, майя культуралары була. Майя цивилизациясе ирешкән уңышлар арасында: иероглифлар ярдәмендә язу, үз вакыты өчен бик зур үсеш алган мигъмарият һәм декоратив-сәнгать, математика һәм астрономия өлкәләрендә зур белемнәр, тогәл календарь. XII гасырда Үзәк Мексикада ацтек кабиләләре килеп чыгалар. Алар шул тирәдә яшәгән күп кенә кабиләләрне үзләренә буйсындырып бөек империя барлыкка китерәләр [4].
1517 елда Мексика җирләре европалылар тарафыннан узләштерелә һәм яулап алына башлый. Испанлылар Мексика култыгы яр буйларына өч экспедиция җибәрәләр. Беренчесенең башында Франсиско Эрнандес де Кордоба торган, икенчесенең башында 1518 елда Хуан де Грихальва торган, өченче экспедиция Эрнан Кортес җитәкчелеге астында 1519 елда уза.
Дәүләт гимны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
HIMNO NACIONAL MEXICANO
Mexicanos al grito de guerra
el acero aprestad y el bridón.
Y retiemble en sus centros la tierra,
al sonoro rugir del cañón.
1. Ciña ¡oh Patria! tus sienes de oliva
de la paz el arcángel divino,
que en el cielo tu eterno destino
por el dedo de Dios se escribió.
Mas si osare un extraño enemigo
profanar con su planta tu suelo,
piensa ¡oh Patria querida! que el cielo
un soldado en cada hijo te dio.
Mexicanos al grito de guerra
el acero aprestad y el bridón.
Y retiemble en sus centros la tierra,
al sonoro rugir del cañón.
Y retiemble en sus centros la tierra,
al sonoro rugir del cañón.
МЕКСИКА ДӘҮЛӘТ ГИМНЫ
(рәсми өлешенең тәрҗемәсе)
Кушымтасы:
Мексикалы, сугыш аваз салса,
Әзерләп куй кылыч һәм ияр.
Туплар атуыннан калтырансын
Җир шары – үзәгенә кадәр,
Туплар атуыннан калтырансын
Җир шары – үзәгенә кадәр.
Зәйтүн чәчәгеннән таҗ үреп ки –
Җәбраил әмере бу, Ватан,
Синең тәкъдир Ходай хозурында
“Мәңгелеккә!” диеп язылган.
Керсез бу туфрагың нәҗесләнсә,
Дошман аяк басса, яу җитеп,
Исеңдә тот, Ватан, Күк иңдерә
Һәр улыңны сугышчы итеп,
Һәр улыңны сугышчы итеп.
Кушымтасы:
Мексикалы, сугыш аваз салса,
Әзерләп куй кылыч һәм ияр.
Туплар атуыннан калтырансын
Җир шары – үзәгенә кадәр,
Туплар атуыннан калтырансын
Җир шары – үзәгенә кадәр.
Гимн тарихы
1853 елның декабрендә генерал Санта Анна (Santa Anna) иң яхшы патриотик шигырьгә бәйге игълан итә. Жюри карамагына тапшырылган 27 шигырьдән Франсиско Гонсалес Боканеграның (Francisco González Bocanegra (1824-1861) 10 куплетлык әсәрен җиңүче дип таныйлар. Жюри карарын раслагач, Санта Анна композиторлар өчен дә бәйге игълан итә. Унҗиде кеше үзенең музыкаль иҗат җимешен тапшыра, һәм 500 долларлык бүләк испан композиторы Хайме Нуньоска (Jaime Nuñóz (1824-1908) насыйп була. Ул бу вакытта Мексикада милли оркестр дирижёры булып хезмәт иткән. Музыка авторы Каталониянең Жерона (Gerona) шәһәрендә туган.
Милли гимнның премьерасы 1854 елның 16 сентябрендә Мехико шәһәренең Санта Анна театрында (Teatro de Santa-Anna) үткәрелә, хәзер ул Милли театр дип атала. Озакламый Хайме Нуньос АКШның Баффало шәһәренә күчеп китә. 1901 елда аны яңадан Мексикага чакыралар, композитор гомуммилли танылуга лаек була, аңа акчалата премия, алтын һәм көмеш медальләр тапшыралар. Нуньос 1908 елда АКШта үлә һәм шунда җирләнә дә. 1942 елның октябрендә аның җәсәден, Мехико шәһәренең Батырлар Галереясына күчереп, гимн сүзләренең авторы Боканегра кабере янында кабат күмәләр.
Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
Дәүләт корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мексика — федератив җөмһүрият. Әлеге Конституция 1917 елның 5 февралендә кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент, ул гомуми туры тавыш бирү юлы белән 6 елга сайлана; президет икенче мөддәткә сайланыла алмый. Канун чыгаручы хакимиятне Милли конгресс (икепулатлы парламент), башкарма хакимиятне президент гамәлгә ашыра.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Census.gov. Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2014. U.S. Census Bureau (2014). 24 сентябрь 2014 көнне тикшерелгән. 9 май 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ 2,0 2,1 Всемирная книга фактов ЦРУ // Мексика(ингл.). cia.gov. — справочный альманах ЦРУ.
- ↑ Human Development Report 2013(ингл.). United Nations Development Programme (2013). 13 август 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ Марчук, 2005, с. 38—39
- ↑ World Gazetteer
- ↑ City Population - Statistics & Maps of the Major Cities, Agglomerations & Administrative Divisions for all Countries of the World
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Mexique (фр.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
|
||
---|---|---|
Бәйсез дәүләтләр: | Антигуа һәм Барбуда Багамалар Барбадос Белиз Гаити Гватемала Һондурас Гренада Доминика Доминикан Җөмһүрияте Канада Коста-Рика Куба Мексика Никарагуа Панама Сальвадор Сент-Люсия Сент-Винсент һәм Гренадиналар Сент-Китс һәм Невис Америка Кушма Штатлары Тринидад һәм Тобаго Ямайка | |
Буйсынган территорияләр: | Америка Виргин утраулары | Ангилья | Аруба | Бермуд утраулары | Британ Виргин утраулары | Гваделупа | Гренландия | Кайманов утраулары | Клиппертон | Мартиника | Монтсеррат | Навасса | Нидерланд Антиль утраулары | Пуэрто-Рико | Сен-Бартельми | Сен-Мартен | Сен-Пьер һәм Микелон | Тёркс һәм Кайкос |