2010 ел
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(2010 битеннән юнәлтелде)
Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
2010 ел — Җомга көненнән башланган ел.
Еллар |
---|
2006 · 2007 · 2008 · 2009 — 2010 — 2011 · 2012 · 2013 · 2014 |
Унъеллык |
1980‑-еллар · 1990‑-еллар — 2000‑-еллар — 2010‑-еллар · 2020‑-еллар |
Гасырлар |
XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
- Хиҗри тәкъвимендә 1431–1432 еллар.
- Кытай тәкъвимендә 4707 ел.
- Азатлык радиосы тәкъвимендә — «Ак барс» елы.
- Татарстанда һәм Русиядә укытучы елы.
Эчтәлек
Вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 4 гыйнвар — Дубай манарасы ачылды.
- 4 февраль — Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка бертавыштан президент вәкаләтләрен бирде.
- 13 февраль — Ванкуверда (Канада) XXI кышкы олимпия уеннары старт алды.
- 25 март — Рөстәм Миңнеханов ант китергәннән соң Татарстан президенты вазифаларын үтәүгә кереште[1][2].
- 29 март — Мәскәү метросында террористик акт нәтиҗәсендә 40-лап кеше үлә.
- 10 апрель — Смоленск янында булган авиаһаләкәт нәтиҗәсендә Польша президенты Лех Качиньский вафат була.
- 9 май — Бөек Ватан Сугышында СССРның җиңүенә 65 ел.
- 11 май — Дэвид Кэмерон Бөекбритания премьер-министры вазифасына керешә.
- 14 май — Озак реставрациядән соң Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасы ачыла.
- 29 май — Норвегия башкаласы Ослода үткән Евровидение 2010 җыр бәйгесендә Алмания вәкиле Лена Майер-Ландрут җиңү яулый.
- 30 июнь — Русиянең Yandex эзләнү системасы кулланучыларына татарча интерфейсын тәкъдим иткән[3].
- 11 июль — КАҖда 2010 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Испания җиңү яулый[4].
- 27 июль — Кыргызстан конституциясе кабул ителә.
- 31 август — АКШ президенты Барак Обама рәсми төстә Гыйракта хәрби гамәлләрнең тәмамлануын игълан итте[5].
- 12 сентябрь — Төркиядә конституцион үзгәрешләр турында референдум уза.
- 28 сентябрь — Русия президенты Дмитрий Медведев «президент ышанычын югалту» сәбәпле Мәскәү мэры Юрий Лужковны вакытыннан алда вазифасыннан алды[6].
- 5 ноябрь — Кущевская станица вакыйгасы (Краснодар крае).[7]
- 25 ноябрь — Гданьск шәһәрендә Польша татарларына һәйкәл ачыла.[8]
- 11 декабрь — Мәскәүнең Манеж мәйданында футбол җанатарлары битлеге астында рус милләтчеләре тәртипсезлекләр оештыра[9].
- 30 декабрь — Казан метросының «Кәҗә бистәсе» станциясе ачыла[10].
- Төньяк ярымшарында аномаль эсселек.
Вафатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 5 февраль — Галимҗан Хөсәенов – футболчы, СССР чемпионы (1937 – 2010).
- 16 февраль — Флүс Латыйфи, татар язучысы.
- 17 февраль — Харис Якупов, татар рәссамы.
- 13 март — Мансур Хәсәнов, әдәбият галиме, Татар энциклопедиясе институты директоры.
- 22 март — Валентина Толкунова, рус җырчысы.
- 10 апрель — Лех Качиньский (60), Польша президенты.
- 23 апрель — Айрат Арсланов, татар артисты, нәфис сүз остасы.
- 3 май — Питер О’Доннелл, инглиз язучысы, сценарист.
- 18 май — Илдар Маннанов, татар каһарманы, милли хәрәкәт әгъзасы.
- 28 май — Фатыйма Вәлифф, Австралия татарлары милли-мәдәни хәрәкәте әгъзасы.
- 1 июнь — Андрей Вознесенский, рус шагыйре, рәссам, архитектор.
- 12 июнь — Фуат Мансуров, татар дирижеры.
- 26 июль — Ләбибә Ихсанова, татар язучысы.
- 2 октябрь — Галия Измайлова, балет биючесе, ССРБ халык артисты (1962).
- 9 октябрь — Фәридә Кудашева, татар җырчысы, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты.
- 11 октябрь — Миркасыйм Госманов, татар галиме, язучы, тарихчы.
- 28 декабрь — Рафаил Фатыйхов, татар артисты.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары[11][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ркаил Зәйдулла, шагыйрь.
- Фоат Садриев, язучы.
- Владимир Федотов, баянчы.
- Асия Миңнуллина, сынчы.
- Илдар Ханов, сынчы.
Нобель премиясе лауреатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Эдвардс, британ галиме[12].
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Андре Гейм һәм Константин Новоселов[13].
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — АКШ галиме Ричард Һек, Япониядән Э-ти Нэгиси һәм Акира Судзуки[14].
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Марио Льоса, испан язучысы[15].
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Питер Даймонд, Дэйл Мортенсен һәм Кристофер Писсаридес[16].
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Лю Сяобо[17].
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Бүген Татарстанның яңа Президенты вәкаләтләренә кереште
- ↑ Татарстанда яңа президент эшли башлады
- ↑ Yandex.ru для Республики Татарстан
- ↑ Испания — дөнья чемпионы
- ↑ Обама Гыйракта сугыш тәмамлануын игълан итте
- ↑ http://www.azatliq.org/content/article/2170311.html Юрий Лужков Мәскәү җитәкчелегеннән алынды]
- ↑ Кущевский вакыйгалары кабатланмасмы?
- ↑ http://art16.ru/content/otkrytiie_pamiatnika_tatarin_riechi_pospol
- ↑ Медведев «гаепле һәр кешене табачагын» белдерде
- ↑ “Кәҗә бистәсе” беренче пассажираларын кабул итте
- ↑ Тукай туган көнне үткәрелә торган Шигърият бәйрәме халык һәм иҗатчыларны янә бергә җыйды
- ↑ 2010 медицина Нобеле – ясалма аталандыру өчен
- ↑ Нобель физика бүләген чыгышлары белән Русиядән ике галим алды
- ↑ Нобель химия бүләген АКШ һәм Япония галимнәре алды
- ↑ Әдәбият өлкәсендә Нобель бүләген быел Марио Варгас Льоса алды
- ↑ Нобель икътисад бүләге ике американ һәм бер британ галименә бирелә
- ↑ 2010 Нобель тынычлык бүләге Кытай диссидентына бирелде
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Викиҗыентыкта? 2010 |