Рәсми тел
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Рәсми тел ул ил, дәүләт яки башка җирләр кануннамәсендә махсус белдереп куелган тел. (Кануннамасыз илләрдә тел “рәсми” булып аталса да ул рәсми түгел.)
Дөньяда булган илләрнең яртысында рәсми телләре бар. Берәүләрдә бер генә рәсми тел бар, мәсәлән Албания, Франция, Алмания вә Литвада. Башкаларда берничә рәсми тел була: Беларусь, Бельгия, Канада, Финляндия, Әфганстан, Парагвай, Боливия, Һиндстан вә Көньяк Африка.
Гыйрак, Италия, Рәсәй вә Испания күк кайбер илләрдә бер генә тел рәсми итеп беркетелгән, әмма аларның аерым өлешләрендә башка өстәмә телләр дә рәсми булып йөриләр. Кушма Штатлар кебек берничә илләрдә рәсми телләр юк, аларның аерым төбәкләрендә булса да. һәм инде Австралия, Эритрея, Люксембург, Швейцария вә Тувалу күк берничә илдә рәсми телләр бөтенләй юк.
Колонизацияне күргән Филиппиннар белән Африканың берничә илендә рәсми вә укыту теле итеп беркетелгән телләр җирле дә түгел, киң кулланыла торган да түгел. Капма каршы мисал итеп Ирландияне китерергә була, монда Ирланд телендә бик әз кеше сөйләшсә дә ул беренче рәсми тел булып аталган, Инглиз теле исә иң киң кулланыла торган булса да ул икенче рәсми тел булып кына аталган (Ирландия Кануннамасы, 8. мәтдә).
Моны да укы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
||
---|---|---|
РФ дәүләт теле | рус теле | |
РФ субъектлары дәүләт телләре | абазин теле • авар теле • агул теле • адыгэ теле • әзери теле • башкорт теле • бурят теле • даргин теле • ингуш теле • кабарда-чиркәс теле • калмык теле • карачай-балкар теле • коми теле • комык теле • көньяк Алтай теле • кырымтатар теле • лак теле • лезгин теле • мукшы теле • нугай теле • осетин теле • рутул теле • табасаран теле • тат теле • татар теле • тыва теле • удмурт теле • украин теле • хакас теле • цахур теле • чечен теле • чирмеш теле • чуаш теле • эрзя теле • якут теле | |
Рәсми хәләтенә ия телләр | вепс теле • долган теле • казакъ теле • карел теле • коми-пермяк теле • манси теле • ненец теле • селькуп теле • фин теле • ханты теле • чукот теле • эвен теле • эвенк теле • юкагир теле |
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Official language (ингл.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Официальный язык (рус.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|