Азәрбайҗан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Азәрбайҗан Республикасы
Azərbaycan Respublikası, Азәрбајҹан Республикасы
Flag of Azerbaijan.svg Emblem of Azerbaijan.svg
Байрак Илтамга
Шигарь: «Odlar Yurdu
(Утлар ватаны)»
Һимн: «Azərbaycan Marşı»
Azerbaijan (orthographic projection).png
Бәйсезлек көне 28 май 1918 (Кавказ арты федератив демократик республикасыннан)
ССРБдан: 18 октябрь 1991
Рәсми тел азәрбайҗан теле[1]
Башкала Бакы
Эре шәһәрләр Бакы, Гәнҗә, Сумгаит
Идарә итү формасы президент республикасы[2]
президент
премьер-министр
Илһам Әлиев
Артур Расизадә
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

86 600 км²
1,6 %
Халык саны
• Бәя (2013)
Халык тыгызлыгы

Green Arrow Up Darker.svg9 590 159[3][4] кеше
109 кеше/км²
ТЭП (САМП)
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына

98,776 млрд.[5] $
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына

68,727 млрд.[5] $
7 392[5] $
КПҮИ (2013) steady 0,734[6] (югары) (82-нче-нч.)
Акча берәмлеге Q483725?
Интернет домены .az
ISO коды AZ
ХОК коды AZE
Телефон коды +994
Сәгать пояслары кышын +4, җәен +5

Координатлар: 40°06′00″ т. к. 47°19′00″ кч. о. / 40.10000° т. к. 47.31667° кч. о. / 40.10000; 47.31667 (G) (O)

Азәрбайҗан (рәсми исем Азәрбайҗан Республикасы, азәрб. Azərbaycan Respublikası) — Кавказ арты регионының көнчыгыш өлешендә, Каспий диңгезенең көнбатыш ярында урнашкан дәүләт.

Төньякта Русия (Дагстан) һәм Грузия (Квемо-Картли һәм Кахети) белән, көнбатышта Әрмәнстан һәм көнькта Иран белән чиктәш. Азәрбайҗанның эксклавы булган Нахчыван Автономияле Республикасы төньякта Әрмәнстан, көньякта Иран һәм көнбатышта Төркия белән чиктәш.

Азәрбайҗан территориясенең бер өлеше танылмаган Таулы Карабах Җөмһүрияте, бер өлеше (Кәрки, Бархударлы, Югары Әскипара) Әрмәнстан контроле астында. Үз чиратында Азәрбайҗан Әрмәнстан территориясендәге Арцвашен эксклавын контроль астында тота.

Башкаласы — Бакы шәһәре.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Ил
Төньяк Гөрҗистан, Русия
Көнчыгыш Каспий диңгезе
Көньяк Иран
Көнбатыш Әрмәнстан

Азәрбайҗан төньяктан Кавказ таулары белән читләнгән. Азәрбайҗанның төп өлеше Зур Кавказ һәм Кече Кавказ таулары көньяк-көнчыгыш өлешләрендә урнашкан. Көньякта Урта Аракс түбәнлеге һәм аның көньяк тармагы бар, көньяк-көнбатышта исә Талыш таулары урнашканнар.Каспий диңгезенең ярлары аз ергаланган. Яр сызыгы озынлыгы якынча 800 километрны тәшкил итә. Эре ярымутраулары — Апшерон, Кура борыны, Сара; култыклары — Апшерон, Кызылагач, Бакы култыкчасы; эре утраулары — Артём, Жилой.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азәрбайҗан, күбесенчә субтропик зонада булса да, анда шулай ук коры вә дымлы субтропик климатыннан алып тау тундрасы климатына кадәр булган климатны очрашырга мөмкин. Июльнең уртача температурасы — 25–27 °C, гыйнварныкы — түбәнлекләрдә 0 дан +3 °C кача, тауларда — −10 °C кача. Иң эссе температура — 40–43 °C, иң суык температура — −33 °C.

Явым-төшемнәр үтә тигезсез бүленгәннәр. Еллык явым-төшемнәр күләме — 200 дән 1800 гәчә мм.

Һидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азәрбайҗан территориясы буйлап 8400 елга ага, алардан 850 елганың озынлыгы 5 км артык. 24 елганың озынлыгы 100 км артык.

Эре елгалар — Кура (Күр) вә аның төп кушылдыгы — Аракс. Якынча 250 күл бар (иң эреләр — Гаҗикабул һәм Бөекшур). Туфрагы — болын соры, тозлы, болын сазлык һ.б.

Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үсемлекләр дөньясы күптөрлеле — 4100 төрдән артык. Түбәнлекләрне чүл вә ярымчүл үсемлекләре, күбрәк куаклыклар, Кура-Аракс түбәнлегенең тозлы җирләрендә тозлак үләне киң таралган, тау итәкләрендәге тигезлекләрдә әрем һәм әрем-кылган үсә.

Урманнар мәйданы 1146 мең гектар. 2200–2500 м биеклекләрдә субальп вә альп болыннар бар. Хайваннар дөньясы төрле-төрле: сөйрәлүчеләр, кимерүчеләр, кыргый дуңгыз, нутрия, янутсыман эт, җәйран, барс, аю, кыргавыл, кәклик, каз һәм үрдәксыманнар. Каспий диңгезе вә Кура елгасы балыкларга (сөләйман, мәрсин, укбаш, кырпы балыклары) мул. Закаталы, Турианчәй, Кызылагач, Ширван һ.б. тыюлыклар бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азәрбайҗан палеолит дәвереннән кешеләр яшәве мәгълүм. Борынгы заманнарда хәзерге Азәрбайҗан җирләрендә яшәгән күп кенә кабиләләр (каспийлар, кадусыйлар, албаннар) тарихи үсеш процессында кабилә иттифакларына берләшеп, соңрак беренче дәүләт берәмлекләргә нигез булганнар. Безнең эрага кадәр IX гасырында Мана патшалыгы, ә б.э.к. VII гасырның азагында Мидия дәүләте барлыкка килде. Б.э.к. VI гасырында хакимият Ахәменидләр кулына күчте. Бу дәүләтне Искәндәр Зөлкарнәйн чирүе тар-мар иткәч, Атропатена дәүләте барлыкка килде. Б.э.к. III–II гасырларда хәзерге Азәрбайҗан җирләре Кавказ Албаниясе исеме астында мәгълүм булганнар.

Урта гасырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

VIII гасыр башында Азәрбайҗан Гарәп хәлифлеге кулына күчте, ислам дине тарала башлады. XI гасырның уртасында Азәрбайҗанга сәлҗүкләр басып керәләр. 12 гасырда Бөек Сәлҗук дәүләте үз көчен югалткан, Илдегезидләр дәүләте барлыкка килгән. XIII гасырның башында ул Харәзмшаһлар тарафыннан юк ителде; Якынча шул ук вакытта, Азәрбайҗанга монголлар, XIV гасырның азагында Әмир Тимер гаскәрләре басып кергәннәр. XIV–XV гасырларда Ширваншаһлар патшалыгы көчәйде. Кара куюнлылар вә Ак куюнлылар дәүләтләре барлыкка килделәр. Сәүдә үсеш алды. Сәфәвиләр дәүләте (XVI гасыр) дәверендә халык хуҗалыгынең һәм мәдәниятенең күтерелүе булганн. Шаһ Әббас ІІ (1587–1629 хакимлек иткән) Сәфәвиләр дәүләте башкаласының Ирандагы Исфаһанга күчереше нәтиҗәсендә Азәрбйҗан Иранның чик өлкәсенә әверелгән. 

АХҖ тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан Париж тынычлык конференциясендә тәкъдим ителгән АХҖ харитасы (1919 ел)[7]

Яңа вакыт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII гасыр башында Кавказ артына ия булу өчен Госман империясе һәм Иран арасындагы көрәш көчәйде. XIX гасырда шул көрәшкә Русия империясе дә кушылган. 18051813 һәм 18261828 еллардагы РусияИран сугышлары нәтиҗәсендә Азәрбайҗанның зур өлеше Русия составына керде. Русия белән Иран арасындагы Гөлстан шартнамәсе нигезендә билгелнгән Азәрбайҗанның көньяк чикләре хәзер дә гамәлдә торалар.  

1917 елның ноябрьдә шура хакимияте урнаштырылган. 1918 елның Кавказ арты демократик федератив җөмһүрияте барлыкка килгән, әмма ул, милләтара каршылыклар булуы сәбәпле таркалды һәм 1918 елның 28 маенда Азәрбайҗан Җөмһүрияте игълан ителде. 1920 елның 27 апрелендә Азәрбайҗанга Кызыл Гаскәр өлешләре бәреп керә һәм икенче көнне Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы игълан ителде.  

1922 елның 12 мартында Азәрбайҗан Кавказ арты Совет Федератив Социалистик Республикасы (ЗСФСР), соңрак, ул юкка чыгарылгач (1936), берлектәш җөмһүрият сыйфатында ССРБ составына кертелде. 1991 елның февралендә исеме Азәрбайҗан Җөмһүрияте итеп үзгәртелде. 1991 елның 30 августында Азәрбайҗанның Югары Шурасы дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларацияне кабул иткән. 1988 елда Таулы Карабах сәбәпле Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан арасында килеп чыккан низаг кораллы бәрелешләргә әйләнеп китте. 1994 елның маеннан вакытлы солых төзелә, мәсьәләне тыныч хәл итү турында бәхәсләр башланды.  

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азәрбайҗан халкының милли составы
(җанисәпләренең рәсми мәгълүматлары буенча[8])
Милләт 1979 1989 1999 2009
Халык саны өлеш[9]
(%)
Халык саны өлеш[9]
(%)
Халык саны өлеш[9]
(%)
Халык саны өлеш[9]
(%)
әзериләр 4 708 800 78,13 5 805 000 82,68 7 205 500 90,60 8 172 809 91,60
ләзгиләр 158 100 2,62 171 400 2,44 178 000 2,24 180 300 2,02
әрмәннәр 475 500 7,89 390 500 5,56 120 700[10][11] 1,52 120 306[12] 1,35
руслар 475 300 7,89 392 300 5,59 141 700 1,78 119 307 1,34
талышлар [13] [13] 21 200 0,30 76 800 0,97 112 000 1,26
аварлар 36 000 0,60 44 100 0,63 50 900 0,64 49 838 0,56
төрекләр 7 900 0,13 17 700 0,25 43 400 0,55 37 975 0,43
татарлар 31 400 0,52 28 600 0,41 30 000 0,38 25 911 0,29
татлар 8 800 0,15 10 200 0,15 10 900 0,14 25 218 0,28
украиннар 26 400 0,44 32 300 0,46 29 000 0,36 21 509 0,24
Барлыгы 6 026 500 100,00 7 021 200 100,00 7 953 400 100,00 8 922 447 100,00

Зур шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Hvp-baku.jpg
Бакы
Ganaj-1.jpg
Гәнҗә
New buildings in Sumgayit.JPG
Сумгает
Mingachevir city sunset.JPG
Мингечаур

Урын Шәһәр Азәрбайҗанча исем Халык саны, мең кеше

Alleya Khirdalan.jpg
Хырдалан
Shirvan city.jpg
Ширван
View from the grave monument of the prophet Noah-4.JPG
Нахчыван
Sheki - Kish, Karavanserei, Strassenseite.JPG
Шәки

1 Бакы Bakı, Бакы 2 181 800
2 Гәнҗә Gəncə, Гәнҹә 324 700
3 Сумгает Sumqayıt, Сумгајыт 294 500
4 Мингечаур Mingəçevir, Мингәчевир 100 600
5 Хырдалан Xırdalan, Хырдалан 95 200
6 Ширван Şirvan, Ширван 77 000
7 Нахчыван Naxçıvan, Нахчыван 76 700
8 Шәки Şəki, Шәки 64 200
9 Евлах Yevlax, Јевлах 59 400
10 Ханкәнди (Степанакерт)[14] Xankəndi, Ханкәнди 53 400
11 Ләнкәрән Lənkəran, Ләнкәрән 51 300
12 Җәлилабад Cəlilabad, Ҹәлилабад 44 200
13 Хачмаз Xaçmaz, Хачмаз 40 600
14 Шәмкир Şəmkir, Шәмкир 40 000
15 Агҗабәди Ağcabədi, Ағҹабәди 40 000
16 Бәрдә Bərdə, Бәрдә 38 900
17 Шамахы Şamaxı, Шамахы 37 800
18 Сальян Salyan, Салјан 37 200
19 Гөйчәй Göyçay, Гөјҹај 36 300
20 Имишли İmişli, Имишли 33 900
2012 ел[15]


Идарә-җир төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Azerbaijan districts numbered rus.png

Административ ягыннан Азәрбайҗан территориясе 66 районга, 12 җөмһүрият буйсынуындагы шәһәргә һәм 1 автономияле җөмһүриятенә (Нахчыван Автономияле Җөмһүрияте) бүленә.

1. Абшерон районы
2. Агҗабәди районы
3. Әгъдам районы[16]
4. Агдаш районы
5. Акстафа районы
6. Аксу районы
7. Ширван
8. Астара районы
9. Бакы
10. Белокан районы
11. Бәрдә районы
12. Бейләгән районы
13. Биләсуар районы
14. Җәбрәил районы[14]
15. Җәлиләбад районы
16. Дашкәсән районы
17. Шабран районы
18. Фүзули районы[16]
19. Гәдәбәй районы
20. Гәнҗә
21. Горанбой районы
22. Гөйчәй районы
23. Хаҗикабул районы
24. Имишли районы
25. Исмаиллы районы
26. Кәлбәҗәр районы[14]
27. Күрдәмир районы
28. Лачын районы[14]
29. Ләнкәрән районы
30. Ләнкәрән
31. Ләрик районы
32. Масаллы районы
33. Мингечаур
34. Нафталан
35. Нефтчала районы

36. Угыз районы
37. Гәбәлә районы
38. Кахский районы
39. Казах районы
40. Гобустан районы
41. Куба районы
42. Кубатлы районы[14]
43. Кусар районы
44. Саатлы районы
45. Сабирабад районы
46. Шәки районы
47. Шәки
48. Сальян районы
49. Шәмәхә районы
50. Шәмкир районы
51. Самух районы
52. Сиязән районы
53. Сумгает
54. Шуша районы[14]
55. Шуша[14]
56. Тәртәр районы
57. Товуз районы
58. Уҗар районы
59. Хачмаз районы
60. Ханкәнди[14]
61. Ханлар районы
62. Хызы районы
63. Хоҗалы районы
64. Хоҗавәнд районы[14]
65. Ярдымлы районы
66. Евлахский районы
67. Евлах
68. Зәңгелан районы[14]
69. Закаталы районы
70. Зардаб районы

Нахчыван Автономияле Җөмһүрияте:

1. Бабәк районы
2. Җүлфә районы
3. Кәңгәрле районы
4. Нахчыван

5. Ордубад районы
6. Сәдәрәк районы
7. Шаһбуз районы
8. Шәрүр районы

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азәрбайҗан — сәнәгый-аграр дәүләт. Нефть, тимер руда, алунит чыганкалары бар; күкерт колчеданы, барит, кобальт, молибден, мышьяк һ.б. сәнәгый юл белән чыгарыла лар. Тулаем эчке продутындңа сәнәгатенең өлеше өлеше 54,2 %, авыл хуҗалыгының өлеше 26,1 %.

Сәнәгатенең төп тармаклары: нефть, газ, химия, машиналар төзү, металл эшкәртү, төзелеш материаллары һәм электр энергетикасы. Җиңел һәм азык-төлек сәнәгатләре дә шулай ук үсеш алганнар. Нефть Апшерон ярымутравыннан, Кура-Аракс түбәнлегеннән һәм Каспий диңгезеннән чыгарыла. Нефть-газ чималы нигезендә химия һәм нефть химиясе сәнәгате минераль ашламалар, күкерт әчелеге, каустик сода, синтетик каучук, шиннар һ. б. продуктлар эшләп чыгарылалар. Машиналар төзү ва металл эшкәртү, гомумән, нефть сәнәгате өчен машина, җайланмалар, электр двигателлар, трансформаторлар, кабель, радиоэлектрон аппаратлар, җиһазлар эшләп чыгаруга махсуслаштырылган. Авыл хуҗалыгы машиналар төзү, көймәләр төзү, азык-төлек сәнәгате өчен әсбап-җиһазларны эшләп чыгару үсеш алган (Бакы, Гәнҗә, Мингечаур, Хәнкәнди, Нахчыван, Куба).

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимер юллар онзынлыгы — 2 мең километрдан артык, автомобиль юллары озынлыгы як. 36,7 мең км, шуларның 32 мең км каты түшәмәле. Диңгез транспортының әһәмияте зур. Төп порты булы Бакы санала. Бакы — Төрекмәнбашы диңгез паромы бар. Көймәләр йөрешле елгасы — Кура елгасы. Бакы — Батуми һәм Әли-Бәйрәмле (Ширван) — Бакы нефть үткәргече, Каратау — Акстафа, Каратау — Сумгаит газүткәргечләре бар. Бакыда метрополитен төзелгән.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азәрбайҗан — җөмһүрият. Дәүләт башлыгы — президент. Ул гомумхалык тавыш бирү юлы белән биш елга сайланыла. Канунбирү хакимияте парламент (Милли мәҗлес), башкрама хакимиятне Вәзирләр Мәхкәмәсе гамәлгә ашыра.

Азәрбайҗан президентлары:

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. "Конституция Азербайджанской Республики"
  2. Атлас мира. Государства и территории мира. Справочные сведения. — Роскартография, 2010. — С. 14. — ISBN 978-5-85120-295-7
  3. Census.gov. Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2013. U.S. Department of Commerce (2013). 9 май 2013 көнне тикшерелгән. 9 май 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  4. The World Factbook
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Международный Банк, World DataBank: World Development Indicators, версия от 27 ноября 2013 года
  6. Human Development Report 2013(ингл.). United Nations Development Programme (2013). 13 август 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  7. {{Китап:The Azerbaijani Turks: power and identity under Russian rule}} <blockquote>Official Map Issued by Azerbaijan Democratic Republic, 1919 (88-нче бит)</blockquote>
  8. Переписи населения Азербайджана 1979, 1989, 1999, 2009 годов
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 Рассчитана до сотых долей процента по абсолютным данным численности отдельных этносов и населения Азербайджана в целом, приведённым в источнике (в котором доли приведены с округлением до десятых долей процента).
  10. Таулы Карабах Җөмһүрияте белән. ТКҖны санымыйча — якынча 651 әрмән. ТКҖ (2005 җанисәбе), Таулы Карабах Җөмһүрияте, 137 380 әрмән яшәгән (кара, кара).
  11. Национальный состав населения Азербайджана по районам по переписи 1999 года, включая оценочные данные по территории, подконтрольной НКР
  12. Азәрбайҗан Җөмһүрияте Дәүләт статистика комитәсенең рәсми бәя мәгълүматлар, учитывающая армян в районах Азербайджана, которые контролируются непризнанной Нагорно-Карабахской Республикой. 2005 елгы Таулы Карабах Җөмһүрияте банисәбе буенча, аның территориясендә, проживало 137 380 әрмән яши (см., см., см.).
  13. 13,0 13,1 Аерым халык булып исәпләмәгәннәр
  14. 14,0 14,1 14,2 14,3 14,4 14,5 14,6 14,7 14,8 14,9 Фактик рәвештә Таулы Карабах Җөмһүрияте контроле астында
  15. http://www.stat.gov.az/source/demoqraphy/en/1_19-20en.xls
  16. 16,0 16,1 Территориясенең өлеше Таулы Карабах Җөмһүрияте контроле астында урнаша

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гейдар Алиев ордены



Искәрмәләр[үзгәртү]

* Сүриянең әгъза булуы 2012 елда туктатылды.