Франция
Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
|
|||||
Шигарь: «Liberté, Égalité, Fraternité (Азатлык, Тигезлек, Кардәшлек))» | |||||
Һимн: «Марсельеза» | |||||
Нигезләнгән | 843 (Верден килешүе) 1958 (Бишенче җөмһүрият) |
||||
Рәсми тел | француз теле | ||||
Башкала | Париж | ||||
Эре шәһәрләр | Париж, Марсель, Лион, Тулуза, Бордо, Лилль | ||||
Идарә итү формасы | президент-парламент җөмһүрияте | ||||
Президент Премьер-министр |
Франсуа Олланд Мануэль Вальс[1] |
||||
Мәйдан • Барлыгы • су өслеге проценты |
674 685[2] км²/547 030[3] км² 0,26 % |
||||
Халык саны • Бәя (2014) • Халык тыгызлыгы |
66 200 000/63 460 000 кеше 116 кеше/км² |
||||
ТЭП • Барлыгы (2013) • Кеше башына |
2,739 трлн.[4] $ 43,000[4] $ |
||||
КПҮИ (2013) | 0,884[5] (үтә югары) (20-нче-нч.) | ||||
Акча берәмлеге | евро (EUR)[6] | ||||
Интернет домены | .fr[7] | ||||
ISO коды | FR | ||||
ХОК коды | FRA | ||||
Телефон коды | +33 | ||||
Сәгать пояслары | CET (UTC+1, җәен UTC+2) |
Координатлар: 46°51′00″ т. к. 2°34′00″ кч. о. / 46.85000° т. к. 2.56667° кч. о. (G) (O)Франция (фр. France [fʁɑ̃s], рәсми атамасы Франция Җөмһүрияте (République française)) — Көнбатыш Аурупада урнашкан дәүләт. Башкала — Париж каласы. Ил исеме борынгы герман кабиләсе исеменнән килә — франклар.
Франция халкының саны — 65,4 млн кеше (2010 елның гыйнвары), аларның арасында 90 %-ты Франция гражданнары. Канун чыгару органы — икепалаталы парламент. Административ бүленү — 27 регионга бүленә.
Аурупа берлегенә һәм НАТОга керә.
Эчтәлек
Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Географик урнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Франциянең күпчелек өлеше Көнбатыш Аурупада урнаша. Коры җир буенча ул төньяк-көнчыгышта Бельгия, Люксембург һәм Алмания белән, көнчыгышта Алмания һәм Швейцария белән, көньяк-көнчыгышта Монако һәм Италия белән, көньяк-көнбатышта исә Испания һәм Андорра белән чиктәш. Көнбатышта һәм төньякта ил территориясе Атлантик океан (Бискай култыгы һәм Ла-Манш бугазы), көньякта Урта диңгез тарафыннан юыла.
Шулай ук дәүләт составына Урта диңгездә урнашкан Корсика утравы һәм егермедән артык департаметлар һәм буйсынган территорияләр керә.
Илнең гомуми мәйданы 547 мең км² (буйсынган территорияләр белән 643,4 мең км²). Бу Аурупа Берлегенә кергән иң зур дәүләт.
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Франциянең кыйтга өлешендә климат уртача диңгезле, көньякта субтропик. Җәй көннәре гадәттә эссе һәм коры, июль аенда уртача температура + 23-25 градусны тәшкил итә. Шул вакытта гыйнвар аенда исә уртача температура + 7-8. Кыш көннәре өчен яңгырлар табигый.
Явым-төшем саны якынча 600—1000 мм. Таулы районнарда бу күрсәткеч 2000 мм-дан да югарырак улырга мөмкин.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Б.э.к. 6—5 гасырларда Франция территориясенең зур өлешендә кельт кабиләләре (римллылар аларны галлар, дәүләтне Галлия дип атаганнар) яшәгән. Б.э.к. 2 гасыр азагы — 1 гасыр утрасында Галлияне римлылар басып алганнар. Б.э. 2—4 гасырларда халык арасында христианлык таралган, романлаштыру нәтиҗәсендә латыйн теле кельт телләрне кысрыклап чыгарды.
3—6 гасырларда Галлияне алман кабиләләре (вестготлар, бургундлар, франклар) басып алганнар һәм аның территориясендә берничә дәүләтне хасил иткәннәр. Алар арасында иң зурысы Франк дәүләте булган ("Франция" франклар исеменнән килеп чыккан). Каролинглар империясенең таркалуы (843) нәтиҗәсендә Көнбатыш Франк кыйраллыгы барлыкка килгән. 10 гасырдан дәүләт Франция дип атала башлаган.
Кыйрал хакимияте киске көчезләнгән. IX гасырда викинглар Франциягә даими рәвештә һөҗүм итеп торалар, 911 елда алар Нормандия һерцоглыгына нигез сала. X гасырның азагында Франция ике дистә һерцоглыкка бүленгән булган, кыйрал хакмияте номиналь генә булып калган. 987 елда Капетинглар династиясе хакимияткә килә. Капетинглар хакимлеге тәре яулары, Францянең үзендә дини сугышлар, беренче парламент (Генераль штатлар) чакыру һәм Авиньон әсирлеге белән игътибарга лаек.
Франция белән Англия арасында булган Йөз еллык сугыш (1337—1453) нәтиҗәсендә эшләп чыгару һәм сәүдә кискен кимәйгән, халык массаларының әхвале авырайган, Жакерия (1358) һ.б. халык күтәрелешләр булып үткән. 15 гасырның икенче яртысында Франция икътисады аякка баскан, кыйрал хакимияте ныгый барган. 16—17 гасырлардан икътисади үсеш дәвере башланган.
- 1789 елның 14 июлендә баш күтәргән Париж халкының шәһәр төрмәсен — Бастилияне штурмлап алу белән башланган.
- 1792 — Беренче республика.
- 1 февраль 1793 ел — Франция Англия һәм Нидерландларга сугыш игълан итә.
- 1807 ел 7 июль — Русия һәм Наполеон Франциясе арасында Тильзит килешүе.
- 1848—1852 — Икенче республика.
- 1870—1940 — Өченче республика.
- 1913 елның 5 ноябрендә — Бөекбритания белән Франция Госман империясенә сугыш игълан итә.
- 1946—1958 — Дүртенче республика.
- 1959 елның 8 гыйнваренде — Шарль де Голль Франция президенты итеп сайлана. Бишенче Республика беренче президенты.
Сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Символика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
LA MARSEILLAISE
(дәүләт һимнының беренче куплеты)
Allons, enfants de la Patrie,
Le jour de gloire est arrivé,
Contre nous de la tyrannie
L'étendard sanglant est levé
L'étendard sanglant est levé!
Entendez vous dans nos campagnes
Mugir ces féroces soldats?
Ils viennent jusque dans vos bras,
Égorger vos fils, vos compagnes!
Refrain:
Aux armes citoyens!
Formez vos bataillons!
Marchons, marchons,
Qu' un sang impur
Abreuve nos sillons.
МАРСЕЛЬЕЗА
(беренче куплеты)
Әйдәгез, Ил-Ватан уллары,
Данлы көннәр якынлашты,
Безгә каршы явыз тирания
Канлы байракларын асты,
Канлы байракларын асты!
Күрәсезме, безнең авылларда
Тупас солдатлар ни кыра? –
Безнең кул җиткәнне көтеп,
Йорт-җирләребездә узына!
Кушымтасы:
Корал тотып кулга,
Басыгыз сафларга!
Алга, яуга –
Дошман каны
Аксын басуларга.
Һимнның тарихы
“La Marseillaise” (“Марсельеза”) җырын француз халкында шагыйрь, драматург, җырчы һәм виолончельдә уйнаучы буларак танылган Клод-Жозеф Руже дель Иль (Claud-Joseph Rouget de l'Isle, 1760-1836) киеренке рухи күтәренкелек халәтендә бер төн утырып чыгып язган. Бу хәл 1792 елның апрелендә була. Маршал Лүкнер (Lukner) җитәкчелегендәге һәм Рейн елгасы буенда тупланган армия хәлиткеч бәрелешкә әзерләнә. Иртә белән үк, җырны Страсбург шәһәрендә туып үскән майор Дитрих (Dietrich) исемле бер хәрби башлык өйрәнеп ала һәм, автор өе алдына чыгып, шунда җыелган халыкка җырлап күрсәтә. Берничә көннән соң җырны Милли Гвардия солдатлары алдында да башкаралар. Җыр шул төбәктә сугышучы француз гаскәрләрендә киң таралыш таба. Марсель шәһәреннән килгән ирекле хәрбиләр батальоны аны, Парижны азат иткәч, шәһәр урамнарында җырлап бара. Шулай итеп булачак һимнның исеме дә туа – “Марсельеза” (“Марсельлеләр җыры”). Икенче Империя заманында “артык инкыйлаби булмаган” яңа һимн кертү омтылышы да булып ала. Ләкин император Наполеон III (Napoléon III) үзе үк булдырган тәхеттән бәреп төшерелгәч, “La Marseillaise” яңадан үз урынына кайта. Шуннан соң Франция Җөмһүриятенең җиде куплетлы һимнына тел-теш һәм кул тидерергә базган кешенең булганы юк әле.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Париж Марсель |
Урын | Шәһәр | Төбәк | Халык саны | Урын | Шәһәр | Төбәк | Халык саны | Лион Тулуза |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Париж | Ил-де-Франс | 2,243,833 | 11 | Ренн | Бретань | 207,178 | ||
2 | Марсель | Прованс — Альплар — Зәңгәр Яр | 850,726 | 12 | Реймс | Шампань — Арденнар | 179,992 | ||
3 | Лион | Рона — Альплар | 484,344 | 13 | Һавр | Югары Нормандия | 175,497 | ||
4 | Тулуза | Көньяк — Пиренейлар | 441,802 | 14 | Сент-Этьен | Рона — Альплар | 171,260 | ||
5 | Ницца | Прованс — Альплар — Зәңгәр Яр | 343,304 | 15 | Тулон | Прованс — Альплар — Зәңгәр Яр | 164,532 | ||
6 | Нант | Луара җире | 284,970 | 16 | Гренобль | Рона — Альплар | 155,637 | ||
7 | Страсбург | Эльзас | 271,782 | 17 | Дижон | Бургундия | 151,212 | ||
8 | Монпелье | Лангедок — Руссильон | 257,351 | 18 | Анжер | Луара җире | 147,571 | ||
9 | Бордо | Аквитания | 239,157 | 19 | Вилербан | Рона — Альплар | 145,150 | ||
10 | Лилль | Нор — Па-де-Кале | 227,560 | 20 | Сен-Дени | Реюньон | 145,022 | ||
2010 ел |
Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Франция 27 төбәккә бүленә; шуларның 21е Аурупа кыйтгасына, 1 — Корсика утравында урнашкан һәм калган бишесе — диңгезарты төбәкләр (Гваделупа, Мартиника, Гвиана, Реюньон, Майотта). Франция төбәкләре юридик автономиягә ия түгел, ләкин аларның үз салымнарны гамәлгә кертү һәм бюджетны раслау хокукы бар.
27 төбәк 101 департаментка, 342 бүлегә һәм 4039 кантонга бүленә.
Шуннан тыш, Француз Җөмһүрияте составына 5 диңгезарты территория (Француз Полинезиясе, Уоллис һәм Футуна утраулары, Сен-Пьер һәм Микелон, Сен-Бартелеми, Сен-Мартен) һәм өч аерым статуслы территория (Яңа Каледония, Клиппертон, Француз Көньяк һәм Антарктик территорияләре) керә.
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Accueil | Portail du Gouvernement
- ↑ Диңгез арты территорияләр белән
- ↑ Фәкать Аурупа өлеше.
- ↑ 4,0 4,1 Международный валютный фонд (апрель 2013)
- ↑ Human Development Report 2013. United Nations. 14 март 2013 көнне тикшерелгән.
- ↑ 1999 елга кадәр Франция франкы.
- ↑ Шулай ук .eu, Аурупа берлеге әгъзасы буларак
|
||
---|---|---|
Кораллы көчләр • Фән | ||
Тарих | Галлия • Урта гасырлар • Абсолютизм • Бөек француз инкыйлабы • Бурбоннар реставрациясе • Өченче җөмһүрият • Франция XX гасырда | |
Сәясәт | Дәүләт төзелеше • Конституция • Тышкы сәясәт • Франция президенты • Социаль сәясәте | |
Cимволлар | Герб • Флаг • Гимн • Француз Җөмһүриятенең символлары | |
Икътисад | Салымнар • Валюта • Транспорт • Почта • Туризм (милли парклар • бөтендөнья мирасы) | |
География | Башкала • Идарә бүленеше • Департаментлары • Шәһәрләр • Елгалар • Халык (французлар) • Диңгез арты биләмәләре (колонияләре) | |
Мәдәният | Телләр • Мәгариф • Әдәбият • Музыка • Архитектура • Спорт • Бәйрәмнәр • Кухня • Кино • Телевидение | |
Дин | Католиклык • Ислам • Протестантлык | |
«Франция» порталы • «Франция» проекты |
|
|
---|---|
Австрия • Азәрбайҗан • Албания • Алмания • Андорра • Әрмәнстан • Беларусия • Бельгия • Болгария • Босния һәм Герцеговина • Бөекбритания • Ватикан • Маҗарстан • Греция • Гөрҗистан • Дания • Ирландия • Исландия • Испания • Италия • Казакъстан • Кипр • Латвия • Литва • Лихтенштейн • Люксембург • Македония • Мальта • Молдавия • Монако • Монтенегро • Нидерландлар • Норвегия • Польша • Португалия • Румыния • Русия • Сан-Марино • Сербия • Словакия • Словения • Төркия • Украина • Финляндия • Франция • Хорватия • Чехия • Швейцария • Швеция • Эстония
Өлешчә танылган дәүләтләр: Косово Танылмаган дәүләтләр: Днестр буе • Донецк Халык Җөмһүрияте • Луганск Халык Җөмһүрияте Буйсынган территориялар: Акротири һәм Декелия • Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Җерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
|
---|
Австрия • Алмания • Бельгия • Болгария • Бөекбритания • Венгрия • Греция • Дания • Ирландия • Испания • Италия • Кипр • Латвия • Литва • Люксембург • Мальта • Нидерландлар • Польша • Португалия • Румыния • Словакия • Словения • Финляндия • Франция • Чехия • Швеция • Эстония Керүгә кандидатлар: Албания • Исландия • Македония • Төркия • Хорватия • Черногория |
|
|
---|---|
Албания | Алмания |Бельгия | Болгария | Бөек Британия | Венгрия | Греция | Дания | Исландия | Испания | Италия | Канада | Латвия | Литва | Люксембург | Нидерландлар | Норвегия | Польша | Португалия | Румыния | Словакия | Словения | АКШ | Төркия | Франция | Хорватия | Чехия | Эстония |