Шпицберген
Шпицберген Svalbard |
|
норвег теле, рус теле | |
Лонгйир
|
|
Норвегия өлеше: Парламент җөмһүрияте,
|
|
Төбәк хакиме |
Норвегия өлеше: Губернатор Одд Ольсен Ингерө |
- Барлыгы |
61 022 км² |
2 565 кеше (2009) |
|
Акча |
Норвегия өлеше: норвег кронасы,
|
.no | |
Телефон коды |
+47 |
UTC +1, җәй белән UTC+2 |
Шпицбе́рген (тәрҗемәсе: Үткен таулар, tat.lat. Şpitsbergen) (алман. Spitzbergen), шулай ук Сва́льбард (норв. Svalbard), Гру́мант — зур поляр архипелагы (утрауларның төркеме), Төньяк-Боз океанында урнаша. Норвегияның иң төньяк өлеше. Идарә үзәге - Лонгйир торак ноктасы (Longyearbyen - Ло́нгйирбюен). Махсус архепилагның торышы буенча анда Русия үзенең хуҗалыгы эшчәнлеген үткәрә. Архипелаг һәм яр буендагы сулыгы - хәрбисез.
Русиянең Көнбатыш Шпицбергенда үзәк торак ноктасы - Баренцбург, консервацияләнгән (вакытлы ташланган) - Пирамида һәм Грумант торак нокталары. Русия һәм Норвегия өлешләре арасында - Баренцбург һәм Лонгйир арасында - җирле юл әлегә юк.
Дин: Лонгйирда Католик Чиркәве бар, Баренцбургта Православ Чиркәве урнаша. Ике Чиркәүләр хезмәттәшлектә тора.
Баренцбургта Русия Илчелегеннең Консуллыгы урнаша.
Баренцбург, Колесбухта һәм Лонгйир оптоволокон кабеле кыйтга белән тоташа, анда кәрәз элемтәсе Русия операторы "Мегафон" һәм Норвегия операторлары эшлиләр.
Рәсми телләре - норвег, рус. Русия ватандашлары өчен - визасыз ил.
Халык — 2 600 кеше (1.01.2009): 69,9 % — норвег, 18,3 % — рус, украин, 0,4 % — поляк.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
12 гасырда викинглар яки поморлар тарафыннан ачыла. 1596 елда һолланд галимы Виллем Баренц рәсми рәвештә ача, тикшерә һәм «Шпицберген» исемен бирә. «Шпицберген» тәрҗемәсе - үткен таулар.
XVII - XVIII гасырларында кит авы кәсебе тарала. XVIII гасырда шушы һөнәр түбән төшә.
XX гасырда рус, инглиз, АКШ, норвег ширкәтләре күмерне чыгара башлыйлар.
1925 елда АКШ, Бөекбритания, Франция, Италия, Япония, Норвегия, Нидерланды һәм Швеция Париж шәһәрендз Шпицберген трактатын имзалыйлар. 1935 елда ССРБ килешүгә кушыла.
1920 елларда Амундсен-Нобиле сәяхәтләре үткәрелә. 1928 елда Амундсен, Нобиле сәяхәт нәтиҗәсендә һәләкъ булалар, Совет ледоколы "Красин" калган сәяхәтчеләрне коткара.
Икенче бөтендөнья сугышында Вермахт тарафыннан буйсындырыла.
Сугыштан соң Норвегия ширкәтләре һәм Совет ширкәте "Арктикуголь" күмер сәнәгатен торгызалар. Күмер күләме төшкәннән соң, Норвегия ширкәтләре туризм тармагын үстерә башлый, "Арктикуголь" ширкәте диверсификацияне үткәрә алмый һәм әлегә Русия бюдҗетыннан тәэмин ителә.
Утраулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Иң зур утраулар:
- Көнбатыш Шпицберген — 37 673 км²
- Көньяк-Көнчыгыш Җир — 14 443 км²
- Эдж — 5 074 км²
- Баренц — 1 288 км²
- Ак — 682 км²
- Шаһзадә Карл Җире утравы —615 км²
- Конгсөя —191 км²
- Аю —178 км²
- Швед утравы —137 км²
- Вильһелм утравы —120 км²
- Башкалар (мәйдан) —621 км²
- Бөтенесе — 61 022 км²
Икътисад: күмер сәнәгате.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Совет Берлеге таркалганнан соң Шпицберген милли составы шактый үзгәрде:
Ел | Бөтенесе | норвег | рус | поляк |
---|---|---|---|---|
1990 | 3544 | 1125 | 2407 | 12 |
1995 | 2906 | 1218 | 1679 | 9 |
2000 | 2376 | 1475 | 893 | 8 |
2005 | 2400 | 1645 | 747 | 8 |
2009 | 2565 | 1792 | 470 | 10 |
Свальбард һава аланы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Лонгйирда бик мөһим Свальбард һава аланы бар. Бу дөньяның иң көньяктагы һава аланы. Свальбард һава аланы: IATA: LYR – ICAO: ENSB, 10/28, менү-төшү юлы озынлыгы 2483 м, түшәмәсе - әсфәлт.
Свальбард һава аланы Арктика аша һава юллары өчен кулланыла. Казан һава аланына һәм Татарстан авиаширкәтенә өчен Цесна-Караван кече очкычлары Шпицберген аша АКШ Канзас штатының Уичита шәһәреннән очып килә. Бу очкычлар Идел буе төбәкара очышларында файдалана.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Эхо Москвы: История одного города: Лонгийербюен (Шпицберген)
- Зингер Е. М. Страна гор и ледников // Природа : журнал. — 1997. — № 8.
|
|
---|---|
Австрия • Азәрбайҗан • Албания • Алмания • Андорра • Әрмәнстан • Беларусия • Бельгия • Болгария • Босния һәм Герцеговина • Бөекбритания • Ватикан • Маҗарстан • Греция • Гөрҗистан • Дания • Ирландия • Исландия • Испания • Италия • Казакъстан • Кипр • Латвия • Литва • Лихтенштейн • Люксембург • Македония • Мальта • Молдавия • Монако • Монтенегро • Нидерландлар • Норвегия • Польша • Португалия • Румыния • Русия • Сан-Марино • Сербия • Словакия • Словения • Төркия • Украина • Финляндия • Франция • Хорватия • Чехия • Швейцария • Швеция • Эстония
Өлешчә танылган дәүләтләр: Косово Танылмаган дәүләтләр: Днестр буе • Донецк Халык Җөмһүрияте • Луганск Халык Җөмһүрияте Буйсынган территориялар: Акротири һәм Декелия • Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Җерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |