Канада
|
|||||
Шигарь: «лат. A mari usque ad mare Диңгездән диңгезгәчә» |
|||||
Һимн: «O Canada!» | |||||
Рәсми телләр | инглиз теле, француз теле | ||||
Башкала | Оттава 45°24′ т. к. 75°40′ кб. о. / 45.400° т. к. 75.667° кб. о. (G) (O) | ||||
Эре шәһәрләр | Торонто, Монреаль, Ванкувер, Калгари | ||||
Идарә итү формасы | парламентар монархия | ||||
Кыйралбикә Генерал-губернатор Премьер-министр |
Елизавета II Дэвид Ллойд Җонстон Стивен Һарпер |
||||
Мәйдан • Барлыгы • су өслеге проценты |
9 984 670 км² 8,62 % |
||||
Халык саны • Бәя (2014) • Халык тыгызлыгы |
35 675 834[1] кеше 3,41 кеше/км² |
||||
КПҮИ (2013) | 0,902[2] (бик югары) (8-нче-нч.) | ||||
Акча берәмлеге | Q1104069? | ||||
Интернет домены | .ca | ||||
ISO коды | CA | ||||
ХОК коды | CAN | ||||
Телефон коды | +1 | ||||
Сәгать пояслары | Q6529?, Q6510?, UTC−03:00, UTC−04:00, UTC−06:00, UTC−06:00, UTC−07:00, UTC−08:00, UTC−05:00 һәм Q941023? |
Координатлар: 56°00′00″ т. к. 109°00′00″ кб. о. / 56.00000° т. к. 109.00000° кб. о. (G) (O)
Канада (ингл. Canada [‘kʰænədə], фр. Canada [kana‘da]) – Төньяк Америкада урнашкан дәүләт. Дөньяда Рәсәйдән соң мәйданы буенча икенче урында тора. 3 океан белән юыла. Канаданың бары тик бер күршесе бар – АКШ.
Канаданың башкаласы – Оттава шәһәре.
Эчтәлек
Атаманың килеп чыгуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Канада сүзе XVI гасырда хәзерге Квебек территориясендә яшәгән лаврентиан ирокезларының үле лаврентиан теленнән тәрҗемә иткәндә авыл сүзен аңлата.
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Канада территориясенең көнбатыш өлеше таулы, көнчыгыш өлеше тигезлек, төньяк һәм өлешчә төньяк-көнчыгыш ярлары — түбәнлек, көнчыгыш ярлары текә, көнбатышта ярлары исә бик биек. Кыйтганың урта өлеше һәм Канада Арктика архипелагының кыйтгага тоташкан урыны тигезлек һәм платолардан гыйбарәт. Гудзон култыгының әйләнә-тирәсе түбәнлек. Лаврентий калкулыгы, Үзәк тигезлекләр, Бөек тигезлекләр бар. Канаданың көнбатыш читендә Кордильер таулары, көньяк-көнчыгышта Аппалач таулары урнашкан. Уран, тимер, никель, бакыр, тутыя, кургашын, алтын һәм көмеш, ташкүмер, нефть, табигый газ чыганаклары бар.
Климаты — Канаданың төньяк өлешендә арктик һәм субарктик, көньякта уртача континеталь. Гыйнварның уртача темпертурасы төньякта -30°…-35°С, көньякта -18°…-20°С, июльнең уртача темпертурасы төньякта +4…+7°С, көньякта +16…+18°С. Көнбатыш яр буенда еллык явым 2500 ммдан артык, көнчыгыш яр буенда 1250 ммгача, үзәк төбәкләрдә 400—250 мм, төньякта 150 ммдан азрак.
Канадада елгалар күп, алар, нигездә, кар һәм яңгыр сулары белән туена. Ике йөздән артык эре күл бар.
Канадада төньяк боланы, мускус үгезе, ак аю, котып тлкесе, лемминг, котып куяны, тундра кыртавыгы, ябалак, поши, бизон, дикобраз, бүре, кондыз һ.б. хайваннар яши. Елагалар һәм күлләр балыкка бай. Милли парклар: Банф, Вуд-Баффало, Глейшер, Җаспер, Йоһо һәм башкалар.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Канаданың төп халкы — эскимослар һәм индейлар. 15 гасыр азагында Канадага аурупалылар килә башлаган. Французлар Пор-Руаял һәм Квебекка нигез салганнар (1600—08). Квебек Яңа Франция мөстәмләкәсенең (колониясенең) үзәге булып калды. 1620-елларда Канада территориясендә беренче Англия мөстәмләкәсе — Яңа Шотландия барлыкка килде. Җидееллык сугыш (1756—63) нәтиҗәсендә Бөекбритания Яңа Францияне басып алган. 1791 елда Квебек 2 вилаятькә (Югары һәм Түбән Канадалар) бүленгән.
Сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Канада – конституцион монархия.
Административ бүленү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Канада 11 провинциягә һәм 3 территориягә бүленә:
Провинцияләр:
- Альберта
- Британ Колумбиясе
- Квебек
- Манитоба
- Яңа Шотландия
- Нью-Брансуик
- Ньюфаундленд һәм Лабрадор
- Онтарио
- Эдуард шаһзадә утравы
- Саскачеван
Территорияләр:
- Нунавут
- Төньяк-Көнбатыш территорияләр
- Юкон
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Канадада икетеллелек бар. Инглиз һәм француз телләрен дәүләт телләре итеп кабул иттеләр.
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Канада татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Канадада яшәүче татарларның төгәл саны билгеле түгел. Иҗтимагый чараларда актив рәвештә йөзгә якын кеше катнаша[3]. Монреальда ел саен Сабан туе үткәрелә.
Илдә яшәүче татарлар арасында өлкән буын вәкилләре нигездә Кытай, Урта Азия, Төркия илләреннән күченеп килгән. Яшь буын исә — соңгы елларда уку белән Канадага килеп, монда төпләнеп калган татарлар.
- Татары в Канаде (рус.)
Экономика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кызык фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Канадада халыкара Әтиләр көне (Father's Day) июньнең өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә[4].
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ CANSIM - 051-0005 - Estimates of population, Canada, provinces and territories. Statistics Canada (December 17, 2014). 25 гыйнвар 2015 көнне тикшерелгән.
- ↑ Table 2: Human Development Index trends, 1980-2013. United Nations. 31 декабрь 2014 көнне тикшерелгән.
- ↑ Переводчик - самая татарская профессия! (рус.)
- ↑ Әтиләр көне
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
||
---|---|---|
Бәйсез дәүләтләр: | Антигуа һәм Барбуда Багамалар Барбадос Белиз Гаити Гватемала Һондурас Гренада Доминика Доминикан Җөмһүрияте Канада Коста-Рика Куба Мексика Никарагуа Панама Сальвадор Сент-Люсия Сент-Винсент һәм Гренадиналар Сент-Китс һәм Невис Америка Кушма Штатлары Тринидад һәм Тобаго Ямайка | |
Буйсынган территорияләр: | Америка Виргин утраулары | Ангилья | Аруба | Бермуд утраулары | Британ Виргин утраулары | Гваделупа | Гренландия | Кайманов утраулары | Клиппертон | Мартиника | Монтсеррат | Навасса | Нидерланд Антиль утраулары | Пуэрто-Рико | Сен-Бартельми | Сен-Мартен | Сен-Пьер һәм Микелон | Тёркс һәм Кайкос |
Бу мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. Мөмкинлек булса, бу искәрмәне төгәлрәккә алыштырырга кирәк. |