1 гыйнвар
1 гыйнвар — Милади тәкъвимендә беренче айның беренче көне.
← гыйнвар → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | 3 | 4 | |||
5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 |
12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 |
19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 |
26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | |
2015 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Урта гасырлар дәвамында, Христиан чиркәвенең тәэсире астында күп илләрдә ел башын теге яки бу Христиан бәйрәмнәренә күчергәннәр иде – 25 декабрь (Гайсә тууы), 1 март, 25 март (Мәрьямга Гайсә белән йөкле булуын шатлыклы хәбәр киләгәне көн), яки Пасха заманына. Күбесе ортодокс чиркәвенә караган Көнчыгыш Аурупа илләрендә 988 ел тирәсеннән яңа ел 1 сентябрьдан башланган иде.
Британияда, 1 гыйнвар Яңа ел бәйрәме буларак кабул ителсә дә, XII гасырдан башлап 1752 елга кадәр ел 25 Март (Шатлыклы хәбәр) көне билгеләнгән иде. Көнбатыш Аурупа илләренең күбесе Милади тәкъвименә күчер алдыннан яңа елны 1 гыйнвардан санарга башлаганнар иде. Мәсәлән, Шотландия яңа елны 1 гыйварга 1600 елдан билгеләгән иде. Британия, Ирландия, һәм Британ колонияләр яңа ел башлавын 1 гыйнварга 1752 елда билгеләгәннәр иде. Шул ук елны Милади тәкъвиме Британия һәм анарга караган колонияләрдә кертелгән иде. Бу ике реформа 1750 елның Яңа Стиль Тәкъвим кануны белән кертелгән иде. Шулай да, 1 гыйнвар рәсми яңа ел башлануы буларак кабул ителү шулай барган:
- 1522 Венеция
- 1544 Изге Рим Империясе (Алмания)
- 1556 Испания, Португалия
- 1559 Пруссия, Швеция
- 1564 Франция
- 1576 Көньяк Нидерландлар
- 1579 Лотарингия
- 1583 Нидерландиянең берләшкән провинцияләре (төньяк)
- 1600 Шотландия
- 1700 Русия
- 1721 Тоскания
- 1752 БөекБритания һәм аның колонияләре
Эчтәлек
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халыкара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Милли[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Бруней – Милли көн, (1984тә бәйсезлек игълан ителүе көне, Бөекбританиядән).[1][2][3]
- Гаити – бәйсезлек бәйрәме ( Франциядән, 1804).[1][2][4][5][6]
- Италия – Конституция көне, (1948).[1][7]
- Камерун – бәйсезлек көне, (1960).[5][8]
- Куба – инкыйлаб җиңүе көне, (1959).[1][2][4][5][8][9][10][11][12]
- Португалия – Яңа ел көне (Гайсә Мәсихнең изге анасы Мәрьямне искә алу), рәсми ял көне.[13][14][15]
- Словакия – Словак республикасы оешуы көне, (1993 - Чехословакиянең юкка чыгуыннан соң).[1][4][8][16]
- Судан – бәйсезлек бәйрәме, ( Бөекбританиядән, 1956).[1][2][4][5][10][17][18]
- Тайвань – Кытай Җөмһүрияте оешуы көне, (1912).[1][4][19]
- Чехия – Бәйсез чех дәүләтенең яңадан барлыкка килү көне, (1993 - Чехословакиянең юкка чыгуыннан соң).[1][8][20]
Һөнәри, җәмгыяви һәм өлкә бәйрәмнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Яңа ел бәйрәме.[1][4][5][8][9][10][13][21]
- Бөтендөнья тынычлык көне (тынычлык турында дога кылу көне) – Рим католик чиркәве папасы Павел VI тарафыннан билгеләнгән, 1 гыйнвар 1968 елдан искә төшерелә.[1][2][4][5][8][13][22]
- Бөтендөнья кардәшлек көне.[13][23]
- Интеллектуаль милекнең патентлар/авторлык хокуклары белән яклану заманы бетү көне.[1][4][13][21][24][25]
- АКШ:[1]
- Бразилия – милли муниципалитетлар көне.[13]
- Танзания – милли агачлар утырту көне.[1][2][27]
- Төркия – Агры өлкәсендә (tr) гашыйклар көне.[10][28]
- Швейцария һәм Бразилия – Президентларның вәкаләтләрен алу көне.[1][13]
Вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 630 ел – Мөхәммәд пәйгамбәр башлыгында мөселманнар Мәккә килеп шәһәрне сугышсыз алалар.
- 922 ел – 16 мухаррам көне (2010 елның 1 гыйнварына төшә) Идель-буе Булгар дәүләте рәсми рәвештә Исламны кабул итә.
- 1929 ел – СССР коммунист партиясе тәэсире белән Азәрбайҗанда гәрәп әлифбасы нигезендә язуга нокта куелды.
- 1993 — Чехословакия ике дәүләткә таркала — Чехия һәм Словакиягә.
Туулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:1 гыйнвар көнне туганнар
- 1866 – Фатих Әмирхан, татар әдәбияты классигы.
- 1895 – Исмәгыйль Рәмиев, язучы, журналист һәм библиограф.
- 1900 — Шакир Мөхәммәтҗанов, татар рәссам-график.
- 1901 – Һади Такташ, шагыйрь (1901-1931).
- 1909 — Степан Бандера, Украина сәяси эшлеклесе, украин милләтчелегенең нигезләүчесе һәм идеологы.
- 1914 – Фәрит Яруллин, композитор, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты.
- 1924 – Рафаил Төхвәтуллин, язучы.
- 1931 – Адлер Тимергалин, язучы.
- 1938 – Шамил Маннапов, шагыйрь.
- 1938 – Ринат Таҗетдинов, артист.
- 1942 – Иршад Гафаров, тарихчы-галим.
- 1942 – Сергей Шәкүров, театр һәм кино актёры.
- 1942 – Айдар Хәлим, язучы.
- 1943 — Әхмәт Мазһаров, химия галиме.
- 1946 – Кадим Җәмитов, сынчы.
- 1948 – Эрнст Мулдашев, офтальмолог, язучы.
- 1948 – Фәрит Хатыйпов, композитор.
- 1950 – Нурия Измайлова, шагыйрә.
- 1950 – Факиһә Тугызбаева, язучы.
- 1952 – Әсхәт Хисмәтов, артист.
- 1953 – Әмир Әминов, язучы.
- 1957 – Рәфис Корбан, драматург, балалар язучысы.
- 1959 — Салават Гыйләҗетдинов, татар рәссамы.
Вафатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:1 гыйнвар көнне вафатлар
- 1894 – Һенрих Һерц, физика галиме.
- 1987 – Шамил Шаһгали, драматург.
- 1989 – Ревдар Садыйков, балет артисты.
- 1995 – Нур Гайсин, шагыйрь.
- 2008 – Шамил Шәйдуллин, язучы-детектив.
- 2011 — Георгий Балл, балалар өчен әкиятләр иҗат итүче рус язучысы.
Дини бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Христианлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Көнбатыш Христианлыкның Раштуаның 12 көненен сигезенчесе.
- Гайсә пәйгамбәрне яһүди кануны буенча сөннәткә утырту көне. Бу көн аның кешеләр дөньясына исемле һәм иҗтимагый статуслы буларак керүен билгели – символик рәвештә яңа чорның беренче көненә туры килә.
Исем бәйрәмнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Аглаида Григорий Евтихий Илья Полиевкт Пров Тимофей Трифон Фессалоникия
Сынамышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Беренче гыйнварда көн җылы булса, арыш уңар; җил булса, тары уңар; томан булса, солы уңар.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 (ингл.) Holidays and observances
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 (фр.) Célébrations
- ↑ (ингл.) Memories of first National Day still fresh
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 4,7 (италь.) Feste e ricorrenze
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 (укр.) Свята і пам'ятні дні
- ↑ (ингл.) For Haitians, today also Independence Day
- ↑ (италь.) 1 Gennaio 1948: entra in vigore la costituzione Italiana
- ↑ 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 8,5 (рус.) Праздники
- ↑ 9,0 9,1 (исп.) Celebraciones
- ↑ 10,0 10,1 10,2 10,3 (төр.) Tatiller ve Özel Günler
- ↑ (ингл.) Cuba’s Triumph of the Revolution Day
- ↑ (ингл.) January 1, 1959: Triumph of the Cuban Revolution
- ↑ 13,0 13,1 13,2 13,3 13,4 13,5 13,6 (порт.) Feriados e eventos cíclicos
- ↑ (порт.) Feriados em Portugal
- ↑ (порт.) Datas dos Feriados Nacional
- ↑ (ингл.) CELEBRATION OF THE DAY OF ESTABLISHING OF THE SLOVAK REPUBLIC
- ↑ (ингл.) Last united Sudan independence day?
- ↑ (ингл.) Sudan’s Independence Day
- ↑ (ингл.) Founding Day of the Republic of China
- ↑ (ингл.) Czech Holiday Calendar
- ↑ 21,0 21,1 (пол.) Święta
- ↑ (фр.) www.journee-mondiale.com
- ↑ (порт.) 1º de janeiro: Dia da Confraternização Universal e da Paz
- ↑ January 1, 2011 is going to be Public Domain Day — Project Gutenberg News. Gutenbergnews.org (24 сентябрь 2011). 25 декабрь 2011 көнне тикшерелгән.
- ↑ Public Domain Day. Creative Commons. 25 декабрь 2011 көнне тикшерелгән.
- ↑ Sullivan, Patricia. Linda Grover; worked to note Global Family Day; at 76 (27 February 2010). Тикшерелде 26 март 2012.
- ↑ (ингл.) Tanzania’s National Tree Planting Day, Dar-es-Salaam, Tanzania
- ↑ (төр.) Ağrı Yerel Etkinlikleri