Бутан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Бутан Патшалыгы
འབྲུག་ཡུལ་ (Druk Yul)
Файл:Flag of Bhutan.svg.png Илтамгасы
байрагы Илтамгасы

Координатлар: 27°27′00″ т. к. 90°30′00″ кч. о. / 27.45000° т. к. 90.50000° кч. о. / 27.45000; 90.50000 (G) (O)

Bhutan in its region.svg
милли гимны
Нигезләнгән 1907 елның 17 декабре
Рәсми телләр {{{Телләр}}}
Башкала Тхимпху
Зур шәһәрләр Тхимпху
Идарә итү формасы конституцион монархия
патша
премьер-министр
Җигме Кхесар Намгьял Вангчук
Җигме Тинлей
Дәүләт дине буддачылык (Друкпа Кагью)
Мәйдан
• Барлыгы
• % су өслеге
Дөнья буенча 136 урында
38 394 км²
<1%
Халык
• Тикшерү (2009)
Тыгызлыгы

691.141 кеше (169-нч.)
18 кеше/км²
Акча берәмлеге Нгултрум
Телефон коды ++975
Сәгать поясы +6

Бутан Патшалыгы (འབྲུག་ཡུལ་ | brug yul | zhuk yü | тыңларга ) – Азиядә Гималайлардагы дәүләт, Һиндстан һәм Кытай арасында урнашкан. Башкаласы – Тхимпху шәһәре. Үзисеме – Друк Юл яки Друк Ценден- «яшенле аждаһа иле».

Бутан – шулай ук, Һиндстанның Көнбатыш Бенгалия штатындагы, үзәге Калимпонг булган чиктәш территориянең тарихи атамасы. Бу территорияне Бутаннан конфликтлар нәтиҗәсендә XIX гасырда инглизләр тартып ала.

Бер версия буенча «Бутан» атамасы Бху-Уттан (Bhu Uttan) дигән сүздән алынган, ул санскрит теленнән тәрҗемәдә «таулык» яки «таулы ил» дигәнне аңлата. Башка версия буенча, ил атамасы «Тибет кырые (ахыры)» яки «Тибет көньягы» дигәнне аңлатучы Бхот-Ант (Bhots-ant) сүзеннән килеп чыккан.

Көнбатышта Бутан Патшалыгы Сикким дигән һинд штаты белән (1975 елга кадәр ул мөстәкыйль патшалык була), көнчыгышта Аруначал-Прадеш штаты, көньякта күп еллык ватандашлар сугышы баручы Ассам штаты, көньяк-көнбатышта Көнбатыш Бенгалия белән чиктәш.