БӘРӘҢГЕ ҮСТЕРҮЧЕЛЕК

Фәнни мөхәрририят: 

Бәрәңге́ үстерүчеле́к, ашамлык, терлек азыгы буларак һәм техник максатларда бәрәңге үстерү буенча үсемлекчелек тармагы. Бәрәңге үстерүчелек Көньяк Америка индеецлары тарафыннан бик борынгыдан башлана. Европада бәрәңге башта Испаниядә үстерелә башлый (1565). Россиягә бәрәңге 17 йөз ахырында Голландиядән китерелә, ләкин, хуҗалык өчен кирәкле культура буларак, ул 1760 еллар ахырында гына тарала башлый. 1764 елда бәрәңге Новгород губернасында, Арзамас, Елец, Владимир провинцияләрендә, Мәскәү тирәсендәге Кашира өязендә, Төньякта - Каргополь, Олонец шәһәрләрендә кечерәк мәйданнарда үстерелә. Сенатның «Илдә бәрәңге үстерүчелекне башлау турында»гы указы (19 гыйнв. 1765) нигезендә Россиядә бәрәңге үстерүчелек бик тиз тарала. Шул ук елда Сенат губерналарга «Җир алмасын, ягъни потетес - бәрәңге үстерү турында» кулланма һәм 58 мичкәгә тутырып (шуның 2 се Казан губернасына билгеләнә) 464 пот 30 кадак (7424 кг) бәрәңге җибәрә. Казан губернасында бәрәңге үстерә башлау турында мәгълүмат беренче мәртәбә Казан, Зөя, Тәтеш, Чистай, Мамадыш, Чабаксар, Козьмодемьян өязләре дворяннар башлыкларының Имп. ирекле икътисад җәмгыятенә (1802) җибәргән рапортларында күрсәтелә, анда бәрәңгенең яшелчә бакчаларында ашамлык һәм терлек азыгы буларак үстерелүе, сабакларының мөгезле эре терлеккә, атларга ашатылуы турында хәбәр ителә. Бәрәңге дүртпочмаклап казылган чокырларда, базларда һәм идән асларында саклана.
Казан губернасында бәрәңге үстерүчелекнең җәелүенә Казан икътисадчылар җәмгыяте оештырылу (1839) ярдәм итә, ул оешма 1840 та өязләргә бәрәңге үстерү, аны саклау турында күрсәтмә тарата, 1841 дә Казан янында Төньяк-Көнчыгыш өйрәнү фермасын (хәзерге Казан аграр университетының өйрәнү хуҗалыгы) оештыруга ирешә. Анда бәрәңге үстерү тәҗрибәләре үткәрелә: 1847-85 тә - арыштан бушаган җиргә, 1886-1925 тә клевердан соң бәрәңге утыртыла. 1848-1925 тә фермада бәрәңгенең 1 дисәтинәсеннән алынган уңыш 704 пот тәшкил итә (117,3 ц/га). 1866 да Казан губернасында 10 мең га тирәсе мәйданга 94,9 мең чирек бәрәңге утыртыла, 302,6 мең чирек җыеп алына.
Бәрәңге җирләре арта бара, 1913 елга алар 36,5 мең гектарга җитә. Бәрәңге мәйданнарының күпләп арттырылуы Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышы елларына туры килә.
1970-80 елларда бәрәңгенең күп өлеше Урта Азия республикаларына, Әстерхан, Волгоград өлкәләренә һәм, өлешчә, Кубага җибәрелә. Бәрәңгедән алынган иң югары уңыш та (1 га дан 155-156 ц) шушы чорга туры килә. ТР авыл хуҗалыгы продукциясе тулай бәясенең 9,9% тан (2000) 18,7% ка (1988) кадәрен, тиңдәшле рәвештә үсемлекчелектән кергән тулай бәянең 35,6% тан 19% ка кадәрен бәрәңгедән ала; бәрәңге утыртылган мәйдан гомуми чәчүлекләрнең 3,6-3,9%ын тәшкил итә. Бәрәңге хәзергә кадәр халыкның шәхси һәм ярдәмчел хуҗалыкларында алыштыргысыз авыл хуҗалыгы культурасы булып кала: мәсәлән, 2006 да яшелчә бакчаларының 87,2 мең гектарында бәрәңге үстерелә. 2006 да авыл хуҗалыгы оешмаларында бәрәңге үстерүчелек 9,8 мең га мәйданда (чәчүлекләрнең 0,39%ында) алып барылган, рентабельлелеге 1999 да - 87,7%, 2000 дә - 42,4%, 2001 дә - 30,4%, 2002 дә - 38%, 2003 тә - 45,5%, 2006 да - 12% булган. Кукмара, Арча, Лаеш, Балтач, Биектау, Түбән Кама, Тукай, Теләче районнары а.х. предприятиеләре иң күп бәрәңге җитештерүчеләр булып санала, алар өлешенә 2006 да тулаем ТРда барлык авыл хуҗалыгы оешмалары җитештергәннең 86,8%ы туры килә.
2006 да бәрәңгенең уңдырышлылыгы Кукмара районында - 210, Лаешта - 260, Түбән Камада - 291, Балтачта - 224 ц/га тәшкил итә, ТР буенча уртача уңыш - 186 ц/га.
ТРда галимнәр В.П. Мосолов, А.Ф. Демидович, С.А. Ильин, Н.И. Благовещенский, В.А. Доронин, М.К. Кучин, М.Д. Исаев, В.П. Владимиров, Ф.Ф. Җамалиева Б.ү.нең фәнни нигезләрен эшләүгә үзләреннән зур өлеш кертә. Туфракны яхшылап эшкәрткәндә һәм ашламаларны дөрес итеп кулланганда, Татарстан шартларында бәрәңге, күп еллар буе монокультура буларак үстерелсә дә, югары уңыш бирә ала, ТРда бәрәңге җитештерүнең интенсив технологиясе киң кулланышка кереп бара, ул органик һәм минераль ашламаларны тулысынча кертүне, туфракны чәчүгә кадәр һәм чәчүдән соң кистереп эшкәртүне, уңышны комбайннар ярдәмендә җыеп алуны, җыелган уңышны эшкәртүне, орлыклык һәм ашау өчен саклана торган бәрәңгене актив җилләтүне һ.б. күздә тота. ТР Идел буе Федераль округында иң күп бәрәңге җитештерүче төбәк булып тора. 2005 тә бу культураның тулай җыемының 18,1%ы, сатуның 20,0%ы ТР өлешенә туры килә.

Чыганак

Республика Татарстан. 1920-2000: Статистический сборник. Казань, 2003; Сельское хозяйство Республики Татарстан: Статистический сборник. Казань, 2007.

Әдәбият

Истис Ф. История разведения картофеля в России // Журнал Министерства внутренних дел. СПб., 1848. Ч. 21; Черкасов В.Н. Об истории картофеля. М., 1953; Мосолов В.П. Агротехника картофеля при посадке верхушками // Сочинения. М., 1955. Т. 5; Лехнович В.С. К истории культуры картофеля в России // Материалы по истории земледелия в СССР. М.-Л., 1956. Сб.2; Демидович А.Ф. Картофель в Татарии. Казань, 1957; Лорх А.Г. О картофеле. М., 1960; Ильин С.А., Благовещенский Н.И. Картофель в Татарии. Казань, 1970; Картофель. М., 1970; Заикин Д.В. Агрономическая тетрадь. Возделывание картофеля по интенсивной технологии. М., 1986; Халиков Н.А. Хозяйство татар Поволжья и Урала (середина XIX - начало ХХ вв.). Казань, 1995; Владимиров В.П. Картофель. Казань, 1999. Эффективность возделывания картофеля в Поволжском регионе. Тетюши, 2003.

Автор(лар): 

И.Н. Афанасьев

Мәгълүматны бирүче: 

Чыганак: 

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.