Балтыйк диңгезе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Балтыйк диңгезе
Locatie Oostzee.PNG
Урнашу Төньяк Европа
Мәйдан 415 мең км2
Иң зур тирәнлек 470 м
Уртача тирәнлек 51 м
Яр сызыгы озынлыгы якынча 8 мең км
Күләм 21,5 мең км3

Балтыйк диңгезе — кыйтга эчендә урнашкан диңгез. Балтыйк диңгезе Европаның төньягында урнашкан, Атлантик океанның бассейнына керә.

Утрауларны исәпләмичә өслегенең мәйданы 415 мең км². Суның күләме 21,5 мең км³.

Балтыйк диңгезе Русия, Эстония, Латвия, Литва, Польша, Алмания, Дания, Швеция һәм Финляндиянең ярларын юа.

Балтыйк диңгезенең эре култыклары: Фин култыгы, Ботник култыгы, Рига култыгы, Курш култыгы. Эре утраулар: Готланд, Эланд, Борнхольм, Волин, Рюген, Аландия һәм Сааремаа.

Балтыйк диңгезенә коючы эре елгалар: Нева, Нарва, Көнбатыш Двина (Даугава), Неман, Преголя, Висла, Одер һәм Вента.

Эре портлар: Вентспилс, Санкт-Петербург, Калининград, Балтийск, Клайпеда, Киль, Любек, Копенгаген, Гданьск, Щецин.