Беларусия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Беларусь Җөмһүрияте
белар. Рэспубліка Беларусь
Flag of Belarus.svg Беларусь илтамгасы
Байрак Илтамга
Һимн: «Мы, беларусы»
Europe-Belarus.svg
Нигезләнгән 25 март 1918[1]
Рәсми телләр беларус теле, урыс теле
Башкала Минск
Эре шәһәрләр Минск, Гомель, Могилёв, Витебск, Гродно, Брест
Идарә итү формасы Президент республикасы [2]
Президент
Премьер-министр
Александр Лукашенко
Михаил Мясникович[3]
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

207 600[4] км²
2,26 %[4]
Халык саны
• Бәя (2014)
Халык тыгызлыгы

Green Arrow Up Darker.svg9 468 074[5] кеше
45,6 кеше/км²
ТЭП (САМП)
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына

147,565 млрд.[6] $ (57-нче)
15 592[6] $
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына

63,267 млрд.[6] $
6 685[6] $
КПҮИ (2013) Green Arrow Up Darker.svg 0,793[7] (югары) (50-нче-нч.)
Акча берәмлеге беларус сумы
Авиаширкәт Белавиа
Интернет домены .by һәм Q18109066?
ISO коды BY
ХОК коды BLR
Телефон коды +375
Сәгать пояслары UTC+03:00[8]

Координатлар: 53°31′00″ т. к. 28°46′00″ кч. о. / 53.51667° т. к. 28.76667° кч. о. / 53.51667; 28.76667 (G) (O)Белоруссия Җөмһүрияте (Белоруссия, белор. Рэспубліка Беларусь) – Көнчыгыш Аурупада урнашкан дәүләт. 1991 елга кадәр – Белорусс Совет Социалистик Республикасы. Күршеләре: Русия, Латвия, Литва, Польша, Украина.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Ил
Төньяк Латвия (чик озынлыгы — 143 км), Русия
Көнчыгыш Русия (чик озынлыгы — 990 км)
Төньяк-көнчыгыш Литва (чик озынлыгы — 462 км)
Көнбатыш Польша (чик озынлыгы — 399 км)
Көньяк Украина (чик озынлыгы — 975 км)

Кырый ноктлалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белорусиянең Витебск өлкәсендә Аурупаның географик үзәге урнаша.

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белорусь Көчыгыш Аурупа тигезлегендә урнаша, илнең иң калку өлеше үзәк өлеше була — шунда Белорус таулар тезмәсе урнаша; Белорус таулар тезмәсененең Минск калкулыгында Белорусиянең иң биек ноктасы — Дзержинский тавы (345 м) урнаша. Белорусиянең иң түбән ноктасы — Неман елгасы (Литва белән чиге янында) (90 м).

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белорусь климаты — континенталь климатыннан диңгез климатына күчә торган уртача климаты. Иң җылы ае — июнь (урта температурасы — 17°С…19°С), иң салкын ае — гыйнвар (урта температурасы — -4,4°С…-8°С). Уртача еллык явым-төшем күләме — 600-700 мм.

Гидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп елгалар — Днепр, Көнбатыш Двина, Неман, Припять. Иң зур күл — Нарочь күле (80 км²). Беларусь территорянең 1/3 өлешен сазлыклар биләп торалар, алар күбесенчә Полесьеда урнашалар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче сәяси берләшмәләр хәзрге Беларусь территориясендә VI—IX гасырларда оешалар.[9] Славяннар һәм балтлар мәдәниятләре кушылу нәтиҗәсендә кривич, дрегович, радимич, ятвяг, литва кабиләләре барлыкка киләләр.

Киев Русе эчендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

IX гасырның ахырында Киев Русе барлыкка килә, аның тәркибенә акрынлап Беларусь территориясе дә керә.

Борынгы Русьның таркалу процессы вакытында XI гасырның ахырында — XII гасырның башында Полоцк, Смоленск һәм Туров кенәзлекләре аерып чыгалар; XII гасырда Гродно, Слуцк, Орша, Мстиславль, Новогрудок, Логойск, Друцк һ. б. кенәзлекләр барлыкка киләләр.

Монгол-татар ябырылуыннан соң хәзерге Беларусь җирләре акрынлап Бөек Литва кенәзлеге составына кертеләләр.

Бөек Литва кенәзлеге эчендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Речь Посполитая эчендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русия империясе эчендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII гасырның ахырында, Речь Посполитаяның өч бүленешләре һәм Тильзит солыхы нәтиҗәсендә Белорусия территориясе Русия империясе составына кертелә.

1812 елгы сугышы вакытында Беларусь территориясенә зур зыян китерелә, күп кеше һәлак була.

18621863 елларда Белорусия, Польша һәм Литва җирләрендә Поляк күтәрелеше була.

1871 елда Беларусь территориясендәге беренче тимер юлы (МәскәүСмоленскБрест) төзелә.

1917 елның революциягә кадәр хәзерге Беларусь җирләре Витебск, Могилев, Минск, Гродно, Житомир (өлешчә) һәм Вильно (өлешчә) губерналары составында булганнар.

19141918 елларда Беларусь — Беренче бөтендөнья сугышы хәрәкәтләре мәйданы. 1915 елда Горлица-Тарново арасындагы рус фронтын өзү нәтиҗәсендә Алмания Двинск—Поставы—Барановичи—Пинск сызыгы кадәр көнбатыш җирләрен басып ала, ә 1918 елның Брест солыхы нәтиҗәсендә — бөтен территориясен диярлек басып ала.

Ватандашлар сугышы вакытында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз: Русия ватандашлар сугышы

Rzeczpospolita 1922.png

1918 елның 25 мартында алман оккупациясе астындагы территорияләрдә Белорусия Халык Республикасы игълан ителә. Алманнар китүдән соң БХР территориясе зур каршылыксыз Кызыл Армия тарафыннан басып алына. Смоленскида узган 1918 елның 30-31 декабрьдагы Русия империясе Төньяк-Көнбатыш өлкәләренең РСДРП (б) оешмалары конференциясендә Белорусиянең совет хөкүмәте оештырыла; 1919 елның 1 гыйнварында Совет Социалистик Беларусь Республикасы игълан ителә. 8 гыйнварда ССБР хөкүмәте Смоленскидан Минскига күчә. 31 гыйнварда ССРБ РСФСР составыннан чыгарыла, аның бәйсезлеген Совет Русиянең хөкүмәте таный.

27 февральдә Совет Социалистик Беларусь Республикасы Литва Совет Социалистик Республикасы белән Литва-Белорус Совет Социалистик Республикасына (кыскача Литбел) берләшә.

1919 елның яз-җәй эчендә Литбел территориясе Польша гаскәрләре тарафыннан басыла. Кызыл Армиянең 1920 елның яз-җәйге каршы һөҗүме нәтиҗәсендә Белорусиянең зур өлешен кире ала һәм яңабаштан анда Белорус Совет Социалистик Республиканы игълан итә. 1921 елгы ССРБ һәм Польша арасындагы Рига килешүе нәтиҗәсендә, Көнбатыш Белорусия Польша составына күчә.

Беларус Совет Социалистик Республикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1924 һәм 1926 елларда БССР составына Витебск (Витебск белән), Смоленск (Орша белән) һәм Гомель (Гомель белән) губерналары өлешләре кертеләләр. 1936 елга кадәр БССРда дүрт рәсми тел булган — белорус, рус, поляк һәм идиш.

BrestFortress7.JPG
Soviet guerilla.jpg

1939 елда БССР составына Көнбатыш Белорусия кертелә.[10]

1941 елның 22 июньдә Алмания Совет Берлегенә һөҗүм итә. БССР территориясе алман гаскәрләре тарафыннан 1941 елның җәй-кыш эчендә тулысынча басыла. Оккупация чорында Беларусь территориясендә Аурупада иң зур партизан хәрәкәте җәелә. Беларусь территориясе 19431944 елларда «Багратион» операциясе нәтиҗәсендә азат ителә. 1945 елда Белорус Совет Социалистик Республикасы Берләшкән Милләтләр Оешмасының дәүләт-нигезләүчеләрнең берсе була.

1986 елның 26 апрельдә Чернобыль атом электростанциясендә һәлакәте була, аның нәтиҗәсендә Белорусия территорясенең зур өлеше радиацион агуына дучар була.

1990 елның 27 июнендә Белорус ССРы Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителә.

Бәйсезлек периоды[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994 елда Беларусь Конституциясе кабул ителә.

1995 елда Александр Лукашенко тәкъдиме буенча үткәрелгән референдумы буенча Белорусиядә рус теленә дә дәүләт теле статусын бирелә, яңа флаг һәм герб кабул ителәләр.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Торак пунктлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз: Беларусия шәһәрләре исемлеге
2009 елның җанисәбе буенча Белорусиядә 112 шәһәр, 94 шәһәр тибындагы бистә[11] һәм 23 549 авыл торак пункт[12] исәпләнә.

115px
Минск
Sovetskaya str. (Gomel).JPG
Гомель
Магілёў. Цэнтр.JPG
Могилёв
Viciebsk collage.jpg
Витебск

Урын Шәһәр Белорус исеме Халык саны

СовГродно3.jpg
Гродно
Brest Sovetskay.jpg
Брест
Bobrujsk railway station1 BY.jpg
Бобруйск

Барановичи

1 Минск Мінск 1 836 808
2 Гомель Гомель 482 652
3 Могилёв Магілёў 347 928
4 Витебск Віцебск 347 928
5 Гродно Гродна 327 540
6 Брест Брэст 309 764
7 Бобруйск Бабруйск 215 092
8 Барановичи Баранавічы 168 240
9 Борисов Барысаў 147 381
10 Пинск Пінск 130 355
11 Орша Орша 117 225
12 Мозырь Мазыр 108 792
13 Солигорск Салігорск 102 297
14 Новополоцк Наваполацк 98 138
15 Лида Ліда 97 629
16 Молодечно Маладзечна 94 282
17 Полоцк Полацк 82 547
18 Жлобин Жлобін 75 866
19 Светлогорск Светлагорск 69 995
20 Речица Рэчыца 64 731
2009 ел җанисәбе буенча


Белоруссия татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз: Польша-Литва татарлары

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минск өлкәсе Брест өлкәсе Гомель өлкәсе Гродно өлкәсе Могилев өлкәсе Витебск өлкәсе Минск
Беларусиянең административ бүленеше

Белоруссия — унитар республика, административ берәмлек — өлкә. Белоруссия 6 өлкәгә бүленә:

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимер юл транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белорусия тимер юлларның гомум озынлыгы — 5 512 километр, шул исәптә электрлаштырылган тимер юллар — 897 километр.

Һава транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкара аэропортлар Минскида, Брестта, Витебскида, Гомельдә, Гроднода һәм Могилёвда урнашалар.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Символика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 91 год со дня основания первого белорусского государства - NewsBY
  2. Атлас мира. Государства и территории мира. Справочные сведения. — Роскартография, 2010. — С. 14. — ISBN 978-5-85120-295-7
  3. Лукашенко назначил Мясниковича премьером (обновлено)
  4. 4,0 4,1 Государственный земельный кадастр республики Беларусь (по состоянию на 1 января 2012 года)
  5. Белстат. О демографической ситуации в 2013 г. Данные на 1 января 2014 года.]
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 Международный Банк, World DataBank: World Development Indicators, версия от 27 ноября 2013 года
  7. Belarus — Country profile of human development indicators. 28 июнь 2013 көнне тикшерелгән. 3 июль 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  8. 8,0 8,1 8,2 http://naviny.by/rubrics/society/2011/09/16/ic_articles_116_175144/
  9. http://www.mfa.gov.by/upload.old/mag/bf2009r.pdf
  10. Закон СССР от 2.11.1939 о включении Западной Белоруссии в состав СССР и воссоединении её с БССР
  11. http://web.archive.org/web/20101030225419/http://belstat.gov.by/homep/ru/perepic/2009/vihod_tables/1.4-0.pdf
  12. http://web.archive.org/web/20101030221753/http://belstat.gov.by/homep/ru/perepic/2009/vihod_tables/1.5-0.pdf