Украина
|
|||||
Һимн: «Ще не вмерла України і слава, і воля» | |||||
Рәсми тел | украин теле[К 1][1] | ||||
Башкала | Киев | ||||
Эре шәһәрләр | Киев, Харьков, Одесса, Днепропетровск, Донецк, Запорожье, Львов, Кривой Рог | ||||
Идарә итү формасы | Парламент-президент җөмһүрияте (2014 елның 21 февраленнән[2]) | ||||
Президент Премьер-министр Югары Рада Рәисе |
Пётр Порошенко Арсений Яценюк Александр Турчинов |
||||
Мәйдан • Барлыгы • су өслеге проценты |
603 549[К 2]/ 576 604[К 3] км² 7 |
||||
Халык саны • Бәя (2013) • Җанисәп (2001) • Халык тыгызлыгы |
▼ 45 469 800 [3] кеше ▼ 48 457 102 кеше ▼ 72,34 кеше/км² |
||||
ТЭП (САМП) • Барлыгы (2012) • Кеше башына |
338,334 млрд.[4] $ (38) 7 421[4] $ |
||||
ТЭП (номинал) • Барлыгы (2012) • Кеше башына |
176,310 млрд.[4] $ 3 867[4] $ |
||||
КПҮИ (2013) | 0,740[5] (югары) (78-нч.) | ||||
Акча берәмлеге | гривна, ₴ — (UAH, код — 980) | ||||
Интернет домены | .ua, .укр[6] | ||||
ISO коды | UA | ||||
ХОК коды | UKR | ||||
Телефон коды | +380[7] | ||||
Сәгать пояслары | UTC+2 җәен UTC+3 |
Координатлар: 49° т. к. 32° кч. о. / 49° т. к. 32° кч. о. (G) (O)
Украи́на (укр. Україна - Украйина) – Көнчыгыш Аурупада урнашкан дәүләт. Тулысынча Аурупада урнашкан иң зур дәүләт. Украинада 350 000 татар яши.
Украинаны төньяктан көньякка якынча икегә бүлеп Днепр елгасы ага.
2001 елның җанисәбе буенча, халык саны — 48,457 миллион кеше, 2012 елда халык саны — 45 559 235 кеше.[8]
Дәүләт теле — украин теле, кайбер регионнарда рус, румын/молдав, һәм венгр телләрнең рәсми статусы бар.
Дәүләт төзелеше — унитар дәүләт, Парламент-президент республикасы. 2014 елның 22 февралендә дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә Евромәйдан көчләре хакимиятне басып ала, президент булып сайланган Виктор Янукович Киевтан кача, Югары Рада 23 февральдә президент вазифаларына Александр Турчиновны вакытлыча билгели.[9] 25 майда узган сайлауларда Пётр Порошенко беренче турда яңа президент булып сайлана, ләкин Яңарусия танылмаган дәүләтенә кергән Донецк һәм Луганск Халык Җөмһүриятләре сайлауларда катнашмый диярлек.
27 административ-территориаль берәмлеккә бүленә, шул исәптә 25 өлкә, 2014 елга кадәр 2 дәүләт буйсынудагы шәһәр (Акъяр һәм Киев) һәм Кырым Автономияле Җөмһүрияте, әмма Акъяр шәһәре һәм Кырым АҖ Кырым кризисыннан соң Русия эченә керде.
Украина бәйсезлек көне — 24 август 1991.
Эчтәлек
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Як | Ил |
---|---|
Төньяк-көнбатыш, көнбатыш | Русия |
Төньяк | Белорусия |
Төньяк-көнбатыш | Польша |
Көнбатыш | Словакия, Маҗарстан |
Көньяк-көнбатыш | Румыния, Молдавия, Днестр буе Молдован Җөмһүрияте |
Көньякта Кара һәм Азак диңгезләре белән юыла.
Кырый нокталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- төньякта — Гремяч авылы, Чернигов өлкәсе.
- көньякта — Сарыч борыны, Кырым Автономияле Җөмһүрияте.[10]
- көнбатышта — Соломоново авылы, Карпат арты өлкәсе.
- көнчыгышта — Червона-Зирка авылы, Луганск өлкәсе.
Украинаның географик үзәге Черкассы өлкәсендәге Марьяновка авылы янында урнаша.
Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Украина күбесенчә Көчыгыш Аурупа тигезлегендә урнаша, ләкин илнең кайбер өлешләрендә таулар урнашалар: 2014 елга кадәр Кырымда Кырым таулары урнашалар иде (иң биек ноктасы — Роман-Кош тавы, 1545 м); көнбатышта — Карпат таулары урнашалар (иң биек ноктасы — Говерла тавы, 2061 м, шулай ук Украинаның иң биек ноктасы).
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гыйнварның урта температурасы — -8°…+4°С, июльнең урта температурасы — +18°…+23°С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300—700 мм, Кырым тауларында — 1000-1200 мм, Карпат тауларында — 1200-1600 мм.
Гидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Елгалар күбесенчә Кара һәм Азак диңгезләре бассейнына керәләр. Төп елгалар — Днепр, Северский Донец, Көнбатыш Буг, Днестр, Дунай. Иң зур күл — Сасык (Кундук) күле (204,8 км²).
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Борынгы тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хәзерге Украина территориясендә беренче дәүләт берәмлекне безнең эрага кадәр VII гасырда скифлар оештыралар. Шул ук вакытта Төньяк Кара диңгез буенда грек колонияләре барлыкка киләләр. Б. э. к. 200-елларда скифларны сарматлар кысып чыгаралар. III гасырда хәзерге Украина территориясенә төньяк-көнбатыштан готлар керәләр һәм Ойум патшалыгын оештыралар. 375 елда готлар һуннардан җиңелүгә дучар булалар һәм Рим империясе территориясенә күчереп урнашырга мәҗбүр ителәләр.
IV гасырыннан хәзерге Украина территориясендә славян кабиләләре урнашырга башлыйлар. V гасырда Украинаның сулъягы һәм Кырым Хәзәр каһанлыгыннан бәйлелегенә эләгәләр. 7 гасырда Кара диңгез көньяк буенда Бөек Болгар иле урнаша.
ССРБ составында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1920 елның 30 декабрендә РСФСР, Кавказ арты СФСР, Украин ССР һәм Белорус ССР ССРБ барлыкка килү турнында килешүен имзалыйлар. Ленин карары буенча "пролетариат санын артырыр өчен" Украинага Новороссия тарихи төбәге тапшырыла.
1920—1930-елларда илдә совет хакимияте украинлаштыру сәясәтен үткәрә.
1920-елларның ахырында — 1930-елларның башында коллективизация сәясәте үткәрелә, ул 1932—1933 елларның массакүләм ачлыгына китерә.
1930-елларда республиканың сәнәгатьләштерү үткәрелә.
1934 елда республиканың башкаласы Харьковтан Киевга күчерелә.
Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1939 елда, Алмания белән алдан килешүләре буенча, ССРБ үз гаскәрләрен Көнбатыш Украинага кертә, ул Украин ССР составына кертелә.
1940 елда, ССРБ гаскәрләре Румыния территориясенә кергәч, Украин ССР составына Төньяк Буковина, Бессарабия өлеше, һәм Герца районы кертеләләр.
1941—1944 елларда Украина Бөек Ватан сугышының сугыш хәрәкәтләре мәйданы булган. Украина халкы шул сугышында күп миллионлы югалтуларын күрә, ә республиканың икътисадына зур зыян китерелә.
Сугыштан соңгы чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1945 елда ССРБның Чехословакия белән килешүе буенча Украин ССР составына Карпат арты өлкәсе кертелә.
1954 елда, Хрущев карары буенча "«Русия һәм Украина дуслыгының 300-еллыгы» хөрмәтенә" Украин ССР составына Кырым өлкәсе кертелә.
1986 елның 26 апрельдә Чернобыль атом электростанциясендә һәлакәт була.
1991 елның 24 августта УССР Югары Шурасы бәйсезлек турында игълан итә. 1994 елда Украина атом-төш статусыннан баш тарта, барлык атом коралы Русиягә җибәрелә.
Өр-яңа тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Моны да карагыз: Евромәйдан, 2014 елгы Русия яклы протестлар
2013 елның декабрь аенда Виктор Янукович Аурупа Берлеге белән Ассоциациягә керергә баш тарта. Көнбатыш яклы сәяси көчләр шул белән килешмәгәннәр һәм хакимият белән ризасызлыкларын белдереп "Мәйдан"ны оештыралар. Сәяси һәм кораллы көрәш нәтиҗәсендә конституцион булмаган хәлдә Евромәйдан көчләре Киевта хакимиятне басып ала, Янукович Украинадан качып китә. Көнчыгыш Украина төбәкләре, аеруча Кырым, яңа хакимиятне легитим түгел булып саный.
2014 елның 16 мартындагы референдум нәтиҗәсендә Кырым Республикасы Русия составына күчкән.
7 апрелендә Донецк Халык Җөмһүрияте Киевтан бәйсезлеген игълан итә. 15 апрельдә Киев хакимияте Донецк өлкәсендә антитеррористик операцясен башлый, тиздән ул көнчыгыш төбәктә чынында ватандашлар сугышына әверелә.
12 майда, 11 майда үткәрелгән референдумнар нәтиҗәләренә туры китереп, Донецк һәм Луганск өлкәләре үз суверенитеты һәм Донецк һәм Луганск халык республикалары дәүләтләренең барлыкка килүе турында игълан иткәннәр. 24 майда Донецк һәм Луганск халык республикалары бердәм Новороссия Берлеген игълан итәләр.
Кораллы көчләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Украинаның Кораллы Көчләре – илнең иминлеген саклаучы хәрби дәүләт оешмасы.
Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2012 елның 1 гыйнвары хәленә Украинада 459 шәһәр (шул исәптә Припәт һәм Чернобыль ташланган шәһәрләре), 885 шәһәр тибындагы бистә и 28 450 авыл бар.[11]
Карта | Шәһәр округлары | Административ карта |
---|---|---|
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык | 1926[14] | 1939[15] | 1959[16] | 1970[17] | 1979[18] | 1989[19] | 2001[20] | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
К. с., мең кеше | % | К. с., мең кеше | % | К. с., мең кеше | % | К. с., мең кеше | % | К. с., мең кеше | % | К. с., мең кеше | % | К. с., мең кеше | % | |
украиннар | 23218,9 | 80,01 | 23667,5 | 76,48 | 32158,5 | 76,81 | 35283,9 | 74,87 | 36489,0 | 73,55 | 37419,1 | 72,73 | 37541,7 | 77,82 |
руслар | 2677,2 | 9,23 | 4175,3 | 13,49 | 7090,8 | 16,94 | 9126,3 | 19,37 | 10471,6 | 21,11 | 11355,6 | 22,07 | 8334,1 | 17,28 |
белоруслар | 75,842 | 0,26 | 158,2 | 0,51 | 290,9 | 0,69 | 385,8 | 0,82 | 406,1 | 0,82 | 440,0 | 0,86 | 275,8 | 0,57 |
кырым татарлары | 0,193 | 0,00 | 3,554 | 0,008 | 6,636 | 0,01 | 46,807 | 0,09 | 248,2 | 0,51 | ||||
румыннар/молдаваннар | 259,33 | 0,9 | 261,23 | 0,843 | 342,6 | 0,82 | 378,0 | 0,8 | 415,4 | 0,84 | 459,3 | 0,89 | 409,6 | 0,85 |
болгарлар | 92,078 | 0,32 | 113,5 | 0,37 | 219,4 | 0,52 | 234,4 | 0,50 | 238,2 | 0,48 | 233,8 | 0,45 | 204,6 | 0,42 |
венгрлар | 0,869 | 0,003 | 149,2 | 0,36 | 157,7 | 0,33 | 164,4 | 0,33 | 163,1 | 0,32 | 156,6 | 0,32 | ||
поляклар | 476,4 | 1,64 | 357,7 | 1,16 | 363,3 | 0,87 | 295,1 | 0,63 | 258,3 | 0,52 | 219,2 | 0,43 | 144,1 | 0,30 |
яһудләр | 1574,4 | 5,43 | 1532,8 | 4,95 | 840,3 | 2,01 | 776,1 | 1,65 | 632,9 | 1,28 | 486,6 | 0,95 | 103,6 | 0,21 |
греклар | 104,7 | 0,36 | 107,0 | 0,35 | 104,4 | 0,25 | 106,9 | 0,23 | 104,1 | 0,21 | 98,594 | 0,19 | 91,548 | 0,19 |
әрмәннәр | 10,631 | 0,04 | 21,688 | 0,07 | 28,024 | 0,07 | 33,439 | 0,07 | 38,646 | 0,08 | 54,200 | 0,11 | 99,894 | 0,21 |
татарлар | 22,281 | 0,08 | 55,456 | 0,18 | 61,334 | 0,15 | 72,658 | 0,15 | 83,906 | 0,17 | 86,875 | 0,17 | 73,304 | 0,15 |
алманнар | 393,9 | 1,36 | 392,5 | 1,27 | 23,243 | 0,06 | 29,871 | 0,06 | 34,139 | 0,07 | 37,849 | 0,07 | 33,302 | 0,07 |
барлык | 29018,2 | 100,0 | 30946,2 | 100,0 | 41869,0 | 100,0 | 47126,5 | 100,0 | 49609,3 | 100,0 | 51452,0 | 100,0 | 48240,9 | 100,0 |
Торак пунктлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Моны да карагыз: Украина шәһәрләренең исемлеге
Урын | Шәһәр | Украинча исеме | Халык саны | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Киев | Київ | 2 814 258 | |||||||
2 | Харьков | Харків | 1 441 622 | |||||||
3 | Одесса | Одеса | 1 008 200 | |||||||
4 | Днепропетровск | Дніпропетровськ | 1 001 962 | |||||||
5 | Донецк | Донецк | 962 024 | |||||||
6 | Запорожье | Запоріжжя | 772 600 | |||||||
7 | Львов | Львів | 760 026 | |||||||
8 | Кривой Рог | Кривий Ріг | 664 499 | |||||||
9 | Николаев | Миколаїв | 498 518 | |||||||
10 | Мариуполь | Маріуполь | 486 856 | |||||||
11 | Луганск | Луганськ | 431 109 | |||||||
12 | Винница | Вінниця | 370 800 | |||||||
13 | Макеевка | Макіївка | 358 156 | |||||||
14 | Акъяр[10] | Севастополь | 340 297 | |||||||
15 | Акмәсҗит[10] | Сімферополь | 336 330 | |||||||
16 | Херсон | Херсон | 302 526 | |||||||
17 | Полтава | Полтава | 298 652 | |||||||
18 | Чернигов | Чернигів | 296 836 | |||||||
19 | Черкассы | Черкаси | 286 037 | |||||||
20 | Горловка | Горлівка | 279 637 | |||||||
2012 ел |
Дәүләти бәйрәмнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1 гыйнвар — Яңа ел
- 7 гыйнвар — Христос Раштуасы
- 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне
- 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне
- 1 май — Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне
- 9 май — Җиңү көне
- 28 июнь — Украина Конституциясе көне
- 24 август — Бәйсезлек көне
- Үзгәрүчән датасы — Пасха
- Үзгәрүчән датасы — Җапрак бәйрәме
Транспорт һәм элемтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Су транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Суднолар йөрешле елга юлларның гомум озынлыгы — 1672 км (күбесенчә Днепр елгасы).
Эре диңгез портлары Одесса, Ильичёвск, Херсонда, Николаевта һәм Мариупольдә урнашалар.
Һава транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халыкара аэропортлары Киевта, Харьковта, Днепропетровскида, Донецкида, Львовда һәм Одессада урнашалар.
Тимер юл транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тимер юл транспорты XIX гасырның уртасында киң үсеш ала башлаган; хәзерге Украина территориясендәге беренче тимер юлы 1861 елда төзелгән.
Украина тимер юлларның гомум озынлыгы — 22 700 километр, шул исәптә электрлаштырылган тимер юллар — 9 572 километр (2009).
Шуның өстенә Киевта, Харьковта һәм Днепропетровскида метрополитен бар.
Элемтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Украинаның телефон коды — +380, югары дәрәҗәле милли доменнар — .ua (1992 елдан) һәм .укр (2011 елдан).
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәрехләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ рус, румын, (молдав) һәм маҗар телләр кайбер төбәкләрдә төбәк телләре статусын йөртәләр.
- ↑ Фактик рәвештә Русия составында булучы Кырым Автономияле Җөмһүрияте һәм Акъяр шәһәре белән. Кырымны Русиягә кушу халыкара берләшмәләр тарафыннан танылмый.
- ↑ Фактик рәвештә Русия составында булучы Кырым Автономияле Җөмһүриятен һәм Акъяр шәһәрен кертмичә.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Конституция Украины — статья 10
- ↑ Верховная Рада Украины приняла закон о возвращении Конституции 2004 года
- ↑ Население Украины (1990-2013). 15 май 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 Международный Банк, World DataBank: World Development Indicators, версия от 27 ноября 2013 года
- ↑ Human Development Report 2013(ингл.). United Nations Development Programme (2013). 13 август 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ BBC Ukrainian — Новости, Украина получила кириллический домен «.укр» (укр.)
- ↑ Country Calling Codes — Telephone Area Codes For Ukraine
- ↑ http://www.ukrstat.gov.ua/
- ↑ http://www.president.gov.ua/news/30130.html
- ↑ 10,0 10,1 10,2 10,3 10,4 фактик рәвештә Русия Федерациясе составына керә
- ↑ http://ukrstat.org/uk/druk/katalog/kat_u/2012/07_2012/zb_chnas_2011.rar
- ↑ Донецк өлкәсе территориясендә Донецк Халык Җөмһүрияте игълан ителгән
- ↑ Луганск өлкәсе территориясендә Луганск Халык Җөмһүрияте игълан ителгән
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr_26.php?reg=22
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_39_gs.php?reg=2&gor=3&Submit=OK
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_59.php?reg=2
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_70.php?reg=2
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_79.php?reg=2
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_89.php?reg=2
- ↑ http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/general/nationality/
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
|
||
---|---|---|
Башкала | Киев | |
Өлкәләр | Винница • Волын • Днепропетровск • Донецк • Житомир • Карпат арты • Запорожье • Ивано-Франковск • Киев • Кировоград • Луганск • Львов • Николаев • Одесса • Полтава • Ровно • Сумы • Тернополь • Харьков • Херсон • Хмельницкий • Черкассы • Чернигов • Черновцы | |
Автоном җөмһүрият | Кырым* | |
Дәүләт карамагындагы калалар | Киев • Акъяр* | |
* Фактик рәвештә Русия Федерациясе контроле астында тотыла. |
|
||
---|---|---|
БДБ әгъзаләре | Азәрбайҗан · Әрмәнстан · Беларусия · Казакъстан · Кыргызстан · Молдавия · Русия · Таҗикстан · Үзбәкстан | |
Ассоциацияләүче БДБ әгъзаләре | Төрекмәнстан (БДБ уставын расламаган) | |
Элеккеге әгъзаләр | Гөрҗистан (3 декабрь 1993 — 18 август 2009) · Украина (10 декабрь 1994 — 18 декабрь 2014) |
|
|
---|---|
Австрия • Азәрбайҗан • Албания • Алмания • Андорра • Әрмәнстан • Беларусия • Бельгия • Болгария • Босния һәм Герцеговина • Бөекбритания • Ватикан • Маҗарстан • Греция • Гөрҗистан • Дания • Ирландия • Исландия • Испания • Италия • Казакъстан • Кипр • Латвия • Литва • Лихтенштейн • Люксембург • Македония • Мальта • Молдавия • Монако • Монтенегро • Нидерландлар • Норвегия • Польша • Португалия • Румыния • Русия • Сан-Марино • Сербия • Словакия • Словения • Төркия • Украина • Финляндия • Франция • Хорватия • Чехия • Швейцария • Швеция • Эстония
Өлешчә танылган дәүләтләр: Косово Танылмаган дәүләтләр: Днестр буе • Донецк Халык Җөмһүрияте • Луганск Халык Җөмһүрияте Буйсынган территориялар: Акротири һәм Декелия • Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Җерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |