Сербия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сербия Җөмһүрияте
Република Србија
Сербия
Байрак Илтамга
Сербия байрагы Сербия гербы
Ил көе: «Боже правде / Bože pravde»
Сербия урнашуы

Се́рбия (сербча Ср̀биjа), рәсми исем Се́рбия Җөмһүрияте́ (сербча Репу̀блика Ср̀бија) – диңгезгә чыкмаган, көньяк-көнчыгыш Аурупада урнашкан дәүләт.

Сербия Кануннамәсе буенча аның җыелмасына ике үзидарә край керә: Воеводина һәм Косово һәм Метохия. Берләшкән Милләтләр оешмасының Иминлек Шурасы буенча Косово 1999 елдан БМО идарәсендә тора һәм Сербия хөкүмәте тарафыннан идарә ителми. 99 БМО әгъзасы Косово бәйсезлеген таный, Русия Косово бәйсезлеген бөтенләй танымый.

Мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җир мәйданы: 88 361 км²

Халык саны: 7 243 007 кеше (Косово һәм Метохиядан тыш)

Рәсми тел: серб теле (кирил әлифбасында)

Дәүләт тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сербия - парламент Җөмһүрияте булып тора.

  • Сербия президенты - Томислав Николич
  • Сербия премьер-министры - Ивица Дачич

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дин тәртибе: Дин иреге.

Күбесе (2002 ел) православ христианнар - 6 371 584 кеше (85,0 %), католиклар - 410 976 кеше (5,5 %), мөселманнар - 239 658 кеше (Косоводан тыш) (1,1 %), протестантлар - 80 837 кеше.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сербия акчасы - серб динары, бер динарда йөз пара. 2011 елда икътисадый үсеш - 2%. Тулаем эчке җимеше - 65,936 млрд.$ .