Молдавия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Молдавия
молдав. Moldova
Flag of Moldova.svg Coat of arms of Moldova.svg
Байрак Илтамга
Һимн: «Limba noastră»
Moldova in Europe.svg
Нигезләнгән 1359 год (молдав дәүләтчелегенең башы)
Бәйсезлек көне 27 августа 1991 (СССРдан)
Рәсми тел молдав теле[1][2]
Башкала Кишинёв
Эре шәһәрләр Кишинёв, Тирасполь[3], Бельцы, Бендеры[3], Рыбница[3], Кахул
Идарә итү формасы Парламентская республика
Президент
Премьер-министр
Парламент рәисе
Николае Тимофти[4]
Юрие Лянкэ[5]
Игорь Корман[6]
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

33 846 км²
1,4
Халык саны
• Бәя (2012)
Халык тыгызлыгы

3 559 500[7] кеше
111,4 кеше/км²
ТЭП
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына

7,559 млрд[8] $
2127,730[8] $
КПҮИ (2013) 0,660[9] (урта) (113-нч.)
Акча берәмлеге молдав лее (MDL, код 92)
Интернет домены .md
ISO коды MD
ХОК коды MDA
Телефон коды +373
Сәгать пояслары UTC+2, летом UTC+3

Координатлар: 47°15′00″ т. к. 28°31′00″ кч. о. / 47.25000° т. к. 28.516667000000001763738° кч. о. / 47.25000; 28.516667000000001763738 (G) (O)

Молда́вия (молдав. Moldova/Молдова, рәсми исем Молдо́ва Җөмһүрияте́, молдав. Republica Moldova/Република Молдова)Аурупаның көньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт.

2004 елның җанисәбе буенча, халык саны — 3 383 332 кеше (Днестр буе Молдован Җөмһүриятен исәпләмичә).[10]

Дәүләт теле — латин графикасы нигезендә молдав теле.[11]

Дәүләт төзелеше — унитар дәүләт, парламент республикасы. 39 административ-территориаль берәмлеккә бүленә, шул исәптә 32 район, 5 муниципий һәм 2 автономияле берәмлек — Гагаузия һәм Днестр сулъягы.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Дәүләт
Төньяк, көнчыгыш һәм төньяк Украина
Көнбатыш Румыния

Молдавия Көнчыгыш Аурупа тигезлегенең көньяк-көнбатышында, Днестр һәм Прут елгалары арасында урнаша.

Иң биек нокта — Баланешты тавы (429,5 м), уртача биеклеге — диңгез өстеннән 147 м. Туфраклар — күбесенчә кара туфраклар (75%). Урманнар территориянең 6% өлешне биләп торалар.

Кырый нокталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Төньяк — Наславча авылы (48°29' т. к.)
  • Көньяк — Джурджулешты авылы (45°28' т. к.)
  • Көнчыгыш — Паланка авылы (30°05' кб. о.)
  • Көньяк — Крива авылы (26°30' кб. о.)

Файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Известьташ, гипс, балчыклар, пыяла комы, гравий, зур булмаган нефть һәм газ чыганаклары.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат — уртача континенталь. Гыйнварның урта температурасы — -3…-5 °С, минимум — -41°С, июльнең урта температурасы — +19,5…22°С, максимум — +42,4 °С. Урта ел явымнар саны — 450—500 мм.

Гидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлык елгалар Кара диңгезе бассейнына керәләр. Төп елгалар — Днестр һәм Прут.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIV гасырына кадәр Молдавия территориясе төрле кабиләләрнең (готлар, антлар, гет-даклар) һәм дәүләтләр (Киев Русе, Алтын Урда, Галич-Волын кенәзлеге) биләмәләрнең өлеше булган. 1359 елда беренче молдав дәүләте — Молдав кенәзлеге оештерыла. XVI—XVIII гасырларда — Госман империясе составында.

1711 елда, Яссы шәһәрендә молдав господаре Дмитрий Кантемир Русиягә присяга бирә; ләкин Прут походы нәтиҗәсендә, Госман империясе составында кала.

XVIII гасырның ахырында, Рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә, Русия составына Днестр сулъягы керә; 1812 елда, чираттагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә, Русия составына Бессарабия керә.

1917 елда Молдав Демократик Республикасы игълан ителә, 1918 елның гыйнварында Бессарабиягә румын гаскәрләре керәләр, шул ук елның мартында Бессарабия Румыния составына кертелә. 1924 елда Днестр сулъягында Молдав Автономияле Совет Социалистик Республикасы (МАССР) оештырыла.

1940 елда, Молотов-Риббенроп пактның шартлары буенча, Румыния Советлар Берлегенә Бессарабияне һәм Төньяк Буковинаны бирергә мәҗбүр ителә. Бессарабия территориясендә Молдав Совет Социалистик Республикасы (МССР) оештырыла, аның составына элекке МАССР территориясе кертелә.

1941 елда, Бөек Ватан сугышы барышында, МССР территоряне алман һәм румын гаскәрләре басып алалар. 1944 елның яз-җәйдә, Яссы-Кишинёв операциясе нәтиҗәсендә, Молдавия алман-румын гаскәрләреннән азат ителә.

1991 елның 27 августта Молдавия бәйсезлеген игълан итә. 19891992 еллардагы Приднестровье конфликты нәтиҗәсендә, Молдавия, фактта, Днестр сулъягы территорияне югалта, анда танылмаган Днестр буе Молдован Җөмһүрияте оештырыла.

1994 елда Молдавия Констиуциясе кабул ителә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык 1959[12] 1970[13] 1979[14] 1989[15] 2004,[16]
Молдавия
2004,[17]
ДМҖ
2004,
Барлык
К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.1  % К. с.2  % К. с.2  %
молдаваннар 1 886 566 65,4% 2 303 916 64,6% 2 525 687 63,9% 2 794 749 64,5% 2 564 849 75,8% 177 382 31,9% 2 742 231 69,6%
украиннар 420 820 14,6% 505 730 14,2% 560 679 14,2% 600 366 13,8% 282 406 8,3% 160 069 28,8% 442 475 11,2%
руслар 292 930 10,2% 414 444 11,6% 505 730 12,8% 562 069 13,0% 201 218 5,9% 168 678 30,4% 369 896 9,4%
гагаузлар 95 856 3,3% 124 902 3,5% 138 000 3,5% 153 458 3,5% 147 500 4,4% 4 096 0,7% 151 596 3,8%
румыннар 1 663 0,1% 1 581 ~0,0% 1 657 ~0,0% 2 477 0,1% 73 276 2,2%  ?  ? ~73 276 ~1,9%
болгарлар 61 652 2,1% 73 776 2,1% 80 665 2,0% 76 005 2,0% 65 662 1,9% 13 858 2,5% 79 520 2,0%
башкалар 124 990 4,3% 143 694 4,0% 137 338 3,5% 52 485 1,4% 48 421 1,4% 31 264 5,6% ~79 685 ~2,0%
барлык 2 884 477 100,0% 3 568 873 100,0% 3 949 756 100,0% 4 335 360 100,0% 3 383 332 100.0% 555 347 100.0% 3 938 679 100.0%

Административ-территориаль бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исем Үзәк Мәйдан
(км²)
Халык саны
(2011)
Халык
тыгызлыгы
ТП саны
Яңа Аннены районы (Raionul Anenii Noi/Районул Аннений Ной) Яңа Аннены 892 83,100 93.2 45
Бессарабка районы (Raionul Basarabeasca/Районул Басарабяска) Бессарабка 295 29,200 99.0 10
Бричаны районы (Raionul Briceni/Районул Бричень) Бричаны 814 75,300 92.5 39
Кахул районы (Raionul Cahul/Районул Кахул) Кахул 1,546 124,800 80.7 56
Кантемир районы (Raionul Cantemir/Районул Кантемир) Кантемир 870 62,800 72.2 51
Калараш районы (Raionul Călăraşi/Району Кэлэрашь) Калараш 753 78,800 104.6 54
Каушаны районы (Raionul Căuşeni/Районул Кэушень) Каушаны 1,163 92,300 79.3 48
Чимишлия районы (Raionul Cimişlia/Районул Чимшлия) Чимишлия 923 61,700 66.8 39
Криуляны районы (Raionul Criuleni/Районул Криулень) Криуляны 688 73,100 106.2 43
Дондюшаны районы (Raionul Donduşeni/Районул Дондушень) Дондюшаны 645 45,100 70.0 30
Дрокия районы (Raionul Drochia/Районул Дрокия) Дрокия 1,000 90,100 90.1 40
Дубоссары районы[18] (Raionul Dubăsari/Районул Дубэсарь) Дубоссары 309 35,200 113.9 15
Единец районы (Raionul Edineţ/Районул Единец) Единец 933 82,900 88.9 49
Фалешты районы (Raionul Făleşti/Районул Фэлешть) Фалешты 1,073 92,600 86.3 76
Флорешты районы (Raionul Floreşti/Районул Флорешть) Флорешты 1,108 90,000 81.2 74
Глодяны районы (Raionul Glodeni/Районул Глодень) Глодяны 754 61,900 82.1 35
Хынчешты районы (Raionul Hînceşti/Районул Хынчешть) Хынчешты 1,484 122,000 82.2 63
Яловены районы (Raionul Ialoveni/Районул Яловень) Яловены 783 99,100 126.5 34
Леова районы (Raionul Leova/Районул Леова) Леова 775 53,800 69.4 39
Ниспорены районы (Raionul Nisporeni/Районул Ниспорень) Ниспорены 630 66,800 106.0 39
Окница районы (Raionul Ocniţa/Районул Окница) Окница 597 56,100 94.0 33
Оргеев районы (Raionul Orhei/Районул Орхей) Оргеев 1,228 125,900 102.5 75
Резина районы (Raionul Rezina/Районул Резина) Резина 621 52,600 84.7 41
Рышканы районы (Raionul Rîşcani/Районул Рышкань) Рышканы 936 70,000 74.8 55
Сынжерей районы (Raionul Sîngerei/Районул Сынӂерей) Сынжерей 1,033 93,400 90.4 70
Сорока районы (Raionul Soroca/Району Сорока) Сорока 1,043 100,400 96.3 68
Страшены районы (Raionul Străşeni/Районул Стрэшень) Страшены 730 91,300 125.1 39
Шолданешты районы (Raionul Şoldăneşti/Районул Шолдэнешть) Шолданешты 598 43,300 72.4 33
Штефан-Водэ районы (Raionul Ştefan-Vodă/Районул Штефан-Водэ) Штефан-Водэ 998 71,900 72.0 26
Тараклия районы (Raionul Taraclia/Районул Тараклия) Тараклия 674 44,200 65.6 26
Теленешты районы (Raionul Teleneşti/Районул Теленшть) Теленешты 849 74,200 87.4 54
Унгены районы (Raionul Ungheni/Районул Унгень) Унгены 1,083 117,400 108.4 74

Муниципийлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исем Үзәк Мәйдан
(км²)
Халык саны
(2011)
Халык
тыгызлыгы
ТП саны
Бельцы (Bălţi/Бэлць) Бельцы 78 148,900 1909.0 3
Бендеры (Bender/Бендер)[3] Бендеры 97 101,000 1041.2 2
Кишинёв (Chişinău/Кишинэу) Кишинёв 635 789,500 1243.3 35

Автономияле территорияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исем Үзәк Мәйдан
(км²)
Халык саны
(2011)
Халык
тыгызлыгы
ТП саны
Гагаузия (Găgăuzia/Гэгэузия) Комрат 1,832 160,700 87.7 35
Днестр сулъягы (Stînga Nistrului/Стынга Ниструлуй)[3] Тирасполь 4,163 518,700 124.6 147

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә. ЦРУ белешмә китабы буенча, Молдавия эшче көченең 25% өлеше чит илләрдә эшли.

Экспорт — азык-төлек товарлары, текстиль. Төп импортёрлары — Русия (29 %), Румыния (15 %), Италия (10 %).

Импорт — минирәл чималы һәм ягулык, машиналар, җиһазлар, химикатлар. Төп экспортёрлары — Русия (21 %), Румыния (16 %), Украина (15 %).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әдәби нормасы румын теленә туры килә
  2. Гагаузиядә — шулай ук гагауз һәм рус телләре, Приднестровьеда — рус һәм украин телләре.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Днестр буе Молдован Җөмһүрияте контроле астында
  4. На 917-й день безвластия у Молдовы появился президент!
  5. Парламент Молдавии утвердил Ю.Лянкэ на посту премьер-министра
  6. Игорь Корман избран председателем парламента
  7. Национальное бюро статистики Республики Молдова. По данным на 1 января 2012 года. Без населения непризнанной Приднестровской Молдавской Республики (левобережья Днестра и муниципия Бендеры).
  8. 8,0 8,1 IMF staff estimates, World Economic Outlook Database, April 2012
  9. Human Development Report 2013(үле сылтама — тарих). United Nations Development Programme (14 март 2013). 14 март 2013 көнне тикшерелгән.
  10. http://www.statistica.md/public/files/Recensamint/Recensamintul_populatiei/vol_1/1_Toate_recensaminteleRne_ro.xls
  11. Молдав Республикасы Конституциясе. Статья 13, 1-нче пункт
  12. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_89.php?reg=4
  13. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_70.php?reg=9
  14. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_79.php?reg=9
  15. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_89.php?reg=9
  16. http://www.statistica.md/pageview.php?l=ru&idc=295
  17. http://pop-stat.mashke.org/pmr-ethnic-loc2004.htm
  18. Өлешчә — Днестр буе Молдован Җөмһүрияте контроле астында