Алмания

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Алмания Федератив Җөмһүрияте
Bundesrepublik Deutschland
Flag of Germany.svg Coat of arms of Germany.svg
Байрак Илтамга
Шигарь: «Бердәмлек, хокук һәм азатлык[1]
алман.
Einigkeit und Recht und Freiheit[2]»
Һимн: ««Алманнар җыры»ның өченче строфасы»
EU-Germany.svg
Рәсми тел алман теле[иск 1][иск 2]
Башкала Берлин
Эре шәһәрләр Берлин, Һамбург, Мүнхен, Көлн, Франкфурт, Штутгарт
Идарә итү формасы Парламент җөмһүрияте
Федераль
президент
Федераль
канцлер

Йоахим Гаук

Ангела Меркель
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

357 021 км²
2,42 %
Халык саны
• Бәя (2014)
• Җанисәп (2011)
Халык тыгызлыгы

Green Arrow Up Darker.svg80 780 000[3] кеше
80 219 695[4] кеше
229 кеше/км²
ТЭП (САМП)
  • Барлыгы (2011)
  • Кеше башына

3,089 трлн[5] $ (5-нче)
37 814 [5] $
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы (2009)
  • Кеше башына

3,235 трлн[5] $
39 442[5] $
КПҮИ (2013) Green Arrow Up Darker.svg 0,920[6] (бик югары) (5-нче-нч.)
Акча берәмлеге Евро[7][8][9]
Авиаширкәт Lufthansa
Интернет домены .de
ISO коды DE
ХОК коды GER
Телефон коды +49
Сәгать пояслары CET (UTC+1, җәен UTC+2)
  1. Федераль юстиция министрлыгы (алм.)
  2. Әдәби алман теле югары алман сөйләше нигезендә төзелгән. дат, лужица, фриз һәм чегән телләре рәсми танылган милли азчылыклар телләре булып торалар. түбән алман теле — төбәк сөйләше булып санала.

Координатлар: 51°31′ т. к. 9°55′ кч. о. / 51.517° т. к. 9.917° кч. о. / 51.517; 9.917 (G) (O)

Алмания (Алмания Федератив Җөмһүрияте, алман. Bundesrepublik Deutschland) – Үзәк Аурупада урнашкан дәүләт. Төньяктан Дания һәм Балтыйк диңгезе белән, көнчыгыштан Польша һәм Чехия республикалары белән, көнбатыштан Франция, Люксембург белән, төньяк-көнбатыштан Бельгия һәм Голландия белән, көньякта Швейцария һәм көньяк-көнчыгышта Австрия белән чикләнгән. Территориясе: 357 021 км², су өлеше — 2,42%, халык саны: 81 751 600 кеше.

Алмания – федераль парламент җөмһүрияте, 16 автономияле җирләрдән тора. Башкаласы – Берлин.

Алмания Аурупа берлегенә, БМО, НАТО һәм G8 кә керә.

Исемнең этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания сүзе алман халкының исеменнән алынган. Германия сүзе — алманнарның үз сүзләре түгел, Галлиянең төньягында яшәгән галл-герман халкы Рейнның аръягында яшәгән герман телле халыкка биргән исем, мәгънәсе «күрше» дигәнне аңлата (gair man).

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Deutschland topo.jpg

Алманиянең территориясе төньяктан көньякка сузылган. Табигый шартлары буенча да, кешеләрнең алардан файдалануы буенча да бертөрле түгел. Көньяккарак киткән саен, урыны калкулана бара.

Төньягында Төньяк Герман түбәнлеге ята. Бу урында кайчандыр диңгез булган, ул калын утырма катлам калдырган. Мореналы калкулыклар арасында бозлыклар ясаган кечерәк кенә күлләр ята. Дымлы климат шартларында бик күп сазлыклар ясалган, хәзер аларның барысын да диярлек киптереп бетергәннәр, анда болыннар һәм сөрү җирләре җәелеп ята. Йомшак диңгез климаты, явым-төшемнең күплеге үсемлекләр өчен бик уңайлы. Бу — бик әһәмиятле терлекчелек районы.

Илнең зур өлешен уртача биеклектәге бик матур урманнар белән капланган таулар тасмасы алып тора. Болар — борынгы таулар, түбәләре яссы яки гөмбәзгә охшап тора. Уртача биеклектәге таулар гранит, гнейс, комташ, известь катнашкан тау токымнарыннан ясалган һәм киң үзәннәр белән аерылган. Яссы тау түбәләреннән җәелеп киткән үзәннәр, ялангач кыялар күренә. Сазлыклардан күп санлы инешләр башлана, алар агачлар арасыннан агалар, кайвакыт шома кыядан төшеп, кечкенә шарлавыклар ясыйлар. Таудагы көтүлекләрдә терлек көтәләр, басуларда арыш, солы һәм бәрәңге үстерәләр. Тауларның табигате бик матур, анда күп тыюлыклар һәм җәй көне халык ял итә торган урыннар бар.

Алманиянең көньяк өлешенә Альп тауларының төньяк сыртлары һәм аның итәкләре урнашкан. Төньяк Альплар тәбәнәк, кайбер түбәләренең генә биеклеге 3000 м га җитә. Альп таулары итәгендә кеше кулы тимәгән табигать яхшы сакланган, ул тыюлыклар һәм милли парклар рәвешендә саклана.

Алмания төньякта Дания, көнчыгышта Польша һәм Чехия, көньяк һәм көньяк-көнчыгышта Австрия, көньякта Швейцария, көньяк-көнбатышта Франция, көнбатышта Люксембург һәм Бельгия, төньяк-көнбатышта Нидерландлар белән чикләнә. Төньякта Төньяк һәм Балтыйк диңгезләре суы белән юыла.

Гыйнварның уртача температурасы 1,5 °C тан (тигезлекләр) — минус 6 °C кача (таулар). Июльнең уртача температурасы 18 °C тан 20°C кача. Еллык явым-төшем микъдары 600-800 мм. Биек тауларда җәй салкын, явым-төшем микъдары 1000-2000 мм.

Илнең күп өлешендә күчмә климат: диңгез климатыннан континенталь климатка күчә. Климат шартлары бик күп төрле культуралар игәргә мөмкинлек бирә. Рейн үзәнендә хәтта йөзем үстерәләр. Һәр җирдә явым-төшем күп була, тауларда 600—800 мм га җитә.

Алманиядә елгалар күп: Рейн, Дунай, Эльба, Везер һәм Одер, алар каналлар белән тоташтырылган, иң мәшһүр канал — Киль каналы, ул Балтыйк һәм Төньяк диңгезләрне тоташтыра. Эре күлләр: Боден, Мюриц. Алар күбесенчә көньяктан төньякка таба ага. Иң матур һәм зур елга — Рейн. Бу елга буйлап миллионнарча тонна йөк ташыйлар. Елга тамакларында зур порт шәһәрләре урнашкан. Илнең көньяк-көнбатыш өлешендә Дунайның башланган урыннары ята. Рейн һәм Дунай бигрәк тә яз һәм җәй көннәре, карлар һәм таулардагы бозлыклар эрегән вакытта күп сулы була.

Урманнары аз калган. Алар илнең якынча 1/4 мәйданын биләп тора һәм күбесенчә тауларда сакланып калганнар. Кеше кулы белән ясалган ландшафтлар өстенлек итә. Промышленностьның үсүе, юллар челтәренең куелыгы, авыл һәм шәһәрләрнең күплеге һаваның һәм суның нык пычрануына китерә. Елгалар пычрак һәм агуланган суны Төньяк диңгезгә илтә. Елгалар һәм күлләр күп булуга карамастан, төче су җитми.

Туфрагы нигездә көлсу, кәсле-көлсу һәм көрән урман туфрагыннан гыйбарәт.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Археологик магълүматларгә күрә, Алмания территоиторясендә кеше 500-300 мең еллар элек пәйда булган. Б. э. к. 1-менъеллык азыгында Алманиядә урынлашкан алман кабиләләре Рим дәүләте белән бәрелешә башлыйлар. Халыкларның Бөек күченеше дәвереннән соң Алманиядә алеманнар, баварлар, көнчыгыш франклар, сакслар, тюринглар һәм фризлар калганнар.

Урта гасырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

6—8 гасырларда Алманиянең бөтен территориясе франклар кулында калган. 9 гасырда Алмания җирләре Көнчыгыш Франка кыйраллыгы составына кергәннән соң мөстәкыйль алман дәүләтенә юл ачылды. Штауфенлар нәселе (1138—1268) дәверендә Алмания территориясе шактый киңәйде. Аерым алман кенәзлекләре, аеруча Саксония кенәзлеге „тәре яулары“ нәтиҗәсендә Эльба һәм Балтыйк буе халыкларның җирләрен басып алды.

15 гасыр ахыры — 16 гасыр башында крәстиәннәр һәм шәһәрлеләрнең җәбер-золымга каршы күтәрелелешләр булганнар. Аеруча, халыкта төрле сылтау белән яңа салымнарны салган католик чиркәүгә каршы катгый ризасызлык туган. Мартин Лютер җитәкчелеге астында католик чиркәүгә каршы хәрәкәт — реформация башланган (1517). Реформация дәверендәге массакүләм хәрәкәтенең иң югары ноктасы 1524—26 еллардагы крәстияннәр сугышы булган. Католик һәм протестантларның үзара көрәшләре Аурупадагы утызъеллык сугыш (1618—48) килеп чыгуына сәбәп булган. Сугыш нәтиҗәсендә Алмания гаять зур югалтуларны кичерде. 1648 елгы Вестфалия солых шартнамәсенә буенча, Алмания берничә кенәзлеккә бүленде.

Пруссиянең күтәрелүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзенең мөһим географик урынында урнашканга күрә, Бранденбург-Пруссия курфүрстлыгы (1701 елда Пруссия кыйраллыгы) иң эре алман дәүләтләреннән берсенә әверелде. 1740-1786 елларда, Фридрих II дәверендә прус милитаризмы үзенең иң югары ноктасына җитте. Пруссия, Аурупадагы бөек дәүләтенә әверелеп, Алманиядә хакимият урнаштыру өчен Австрия белән көрәшне көчәйтте. 1740 елда, Бавар мирасы өчен сугыш барышында Пруссия чирүе Силезиянең күпчелек өлешен басып алды.

Франсуз буржуаз инкыйлабыннан соң французларга каршы берлектә катнашканнар, әмма Алмания гаскәре җиңелде. 1793 елның 18 мартында французлар тарафыннан азат ителгән Майнц алман җирендә беренче демократик җөмһрүрият игълан ителгән. 1803—1804 елларда Наполеон Алманиядагы кече дәүләтләрне басып алып, үз протектораты асында Рейн берлеген барлыкка китерде. 1812 елгы сугыш барышында Русия гаскәре Алманияне Наполеон хакимлегеннән азат иткән. 1814—1815 еллар Вена конгрессы карары буенча, 39 дәүләтне берләштергә Алмания берлеге төзелгән. 1834 елда 18 дәүләт арасында Алмания тамгаханә берлеге барлыкка килгән. Анда Пруссия җитәкче ролен уйнаган. Бу берлек сәнәгать һәм сәүдәне үстерүдә зур әһәмияткә ия булган. Аеруча тимер төзелешндә Алмания зур казанышларга ирешкән һәм 1850 елдан, тимер юлар озынлыгы буенча Аурупада икенче урынга чыкты.

1848-1849 елларда Алмания буйлап ахыргы исәптә батырылган либераль күтәерелешләр дулкыны үтте.

1866 елда Пруссия һәм тагы 17 Төньяк Алманиядәге дәүләт Төньяк Алмания берлегенә берләшкәннәр. Фактик рәвештә бу бердәм дәүләт булган: аның бер президент (прус кыйралы), канцлер, Рейхстаг һәм бундесрат, бердәм гаскәр, акча берәмлеге, тышкы сәясәте идарәлеге, почта һәм тимер юл идарәлеге булган. 1870—1871 еллардагы франк-прусс сугышы дүрт көньякалман дәүләтләренең кушылуга һәм бердәм Алман империясенең барлыкка килүгә китерде.

ХХ гасыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания колонияләрне басып алуга соң кереште, шуңа күрә ул аларны яңадан бүлү юлларнын табарга тырышты. Ул Австро-Венгрия һәм Италия белән Өчлек берлеген төзи. Гаять зур хәрби чыгымнарга күрә (бюджетның яртысына кадәр җиткән) 1914 елда Алмания иң яхшы коралланган гаскәренә ия булган. Англия Русияне якламас дип уйлаган Алмания беренче бөтендөнья сугышын башлап җибәрде. 1914 елның 1 августында Алмания Русиягә, 3 августында Франциягә сугыш игълан итә. 4 августында исә Англия Алманиягә каршы сугыш игълан итте.

1915 елда Алмания Көнчыгыш фронтында уңыш яулаган: Русия гаскәре Польша һәм Литваны бушатырга мәҗбүр булган. Көнбатыш фронтында исә алманнар французларны җиңә алмаган һәм сугыш йончыткыч позицион сугышына әверелә. Алмания акрынлап көчсезләнә башлады, 1917 елда АКШның сугышка Антанта ягына керүе җиңелүне якынайтты, хәтта көнчыгышта төзегән Брест солых та моңа комачауларга алмаган.

1918 елның язында Алмания гаскәре көнбатышта һөҗүмне башлады әмма ул уңышсызлыкка очрады. 1918 елның 5 октябрьдә солых сорап, Антантага мөрәҗәгәть итте. 1918 елның 11 ноябрендә Германия делегациясе, Антанта күрсәткән шартларга ризалыгын белдереп, килешүгә кул куя. 9 ноябрьдә Берлинда күтәрелеш күтәрелә, монархия төземе төшерелә һәм Алманиядә җөмһүрият игълан ителә.

Германиянең оккупация зоналары

Веймар җөмһүрияте һәм Өченче рейх[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919 елның февраленда Веймар шәһәрендә чакырылган оештыру мәҗлесендә Веймар җөмһүрияте конституциясе кабул ителә.

1929 елда башланган дөнья икътисади кризис Алмания икътисады шактый каты тәэсир итте. Бу шартларда национал-социалистик фиркасе (1919 елда барлыкка килгән) йогынтысы зурая башлады. 1932 елның сайлауларда Адольф Һитлер 13 млннан артык тавыш алды. Шул ук елның ноябрь аенда хакимият национал-социалистлар кулына күчте. 1933 елда фашистлар диктатурасы урнаштырылды. Һитлер рейхсканцлер, соңрак дәүләт башлыгы булып китте. 1936—39 елларда Италия белән берлектә Испаниягә каршы интервенция оештырды. 1938 елның мартында Австрияне, шул ук елның октябрендә Чехословакиянең Судет өлкәсен басып алды.

1939 елның 1 сентябрендә Алмания Польшага һөҗүм ясап, икенче бөтендөнья сугышын башлап җибәрде. 3 сентябрьдә Англия һәм Франсия Алманиягә каршы сугышны игълан итте. 1940 елның апрельдә Алмания Дания һәм Норвегияне, май—июньдә исә БельгияҺолландияЛюксембург һәм Францияне басып алды. 1940 елның сентябрендә Берлинда Алмания, Италия вә Япония хәрби берлекне төзегәннәр. 1941 елның апрельдә Алмания Югославия һәм Юнанстанны басып алды. Шул ук елның 22 июнендә исә Алмания Советлар Берлегенә һөҗүм итте. Сугыш башындагы уңышларга карамастан, алманнар ахыргы исәптә җиңелгәннәр. 1945 елның 2 маенда совет гаскәрләре Берлинны яулаганнар. 7 маенда Реймс шәһәрендә алман вәкилләре берсүзсез тәслим (капитуляция) турында актка кул куялар. 8 маенда совет ягы таләбе буенча, алар кабат тәслим (капитуляция) актын имзалыйлар.

Сугыштан соңгы еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания дүрт оккупация зонасына бүленгән. 1949 елның маенда инглиз, француз һәм американ оккупация зоналарында Алман Федератив Җөмһүрияте игълан ителә; шул ук елның 20 сентябрьдә совет оккупация зонасында Алман Демократик Җөмһүрияте төзелгән һәм бу вазгыять 1990 елга кадәр сакланган. 1990 елда АФҖ һәм АДҖ Алманиянең берләшү турында килешүенә кул куялар.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания халкының 90% — этник алманнар. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Алманиягә башка илләрдә яшәүче 9 млн га якын немец күченеп кайта. Чит илләрдән килгән эшчеләр күп. 2,5 млн. — төрекләр (шуларның 1,7 млн. — гражданнар), 930 мең экс-Югославия халыклары, 200 мең Русия халкы, 130 мең — Украина халкы. 90% — шәһәрләрдә я шәһәр яны бистәләрдә яши.

Хәзерге вакытта дәүләтнең халык саны елдан елга кими: 2008 елга халык кимүе 0,02% булган.

Алманиядә 6 млн. кеше урысча, ә 2,1 млн. — төрекчә сөйләшә беләләр.

Эре шәһәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Cityscape Berlin.jpg
Берлин
Hamburger Rathaus von St-Petri.jpg
Һамбург
Stadtbild München.jpg
Мүнхен
Köln Panorama.jpg
Көлн

Урын Шәһәр Төбәк Халык саны

Frankfurt Am Main-St Bartholomaeus-Ansicht vom Nextower-20110812.jpg
Майндагы Франкфурт
Schloß-Rosenstein.jpg
Штутгарт
Medienhafen Duesseldorf Nacht.jpg
Дүсселдорф
DK DO Skyline 300ppi CC BY NC SA-20140223-3068.jpg
Дортмунд

1 Берлин Берлин 3326002
2 Һамбург Һамбург 1718187
3 Мүнхен Бавария 1364920
4 Көлн Төньяк Рейн-Вестфалия 1013665
5 Майндагы Франкфурт Һессен 676533
6 Штутгарт Баден-Вүртемберг 591015
7 Дүсселдорф Төньяк Рейн-Вестфалия 589649
8 Дортмунд Төньяк Рейн-Вестфалия 571403
9 Эссен Төньяк Рейн-Вестфалия 565900
10 Бремен Бремен 544043
11 Дрезден Саксония 517765
12 Лейпциг Саксония 510043
13 Һанновер Түбән Саксония 509485
14 Нүрнберг Бавария 490085
15 Дуйсбург Төньяк Рейн-Вестфалия 487470
16 Бохум Төньяк Рейн-Вестфалия 362585
17 Вупперталь Төньяк Рейн-Вестфалия 342570
18 Билефельд Төньяк Рейн-Вестфалия 327199
19 Бонн Төньяк Рейн-Вестфалия 307530
20 Мүнстер Төньяк Рейн-Вестфалия 293323
[10]


Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Karte Deutsche Bundesländer (nummeriert).svg
Федераль җир Башкала Мәйдан (км²) Халык саны[11]
1 Баден-Вүртемберг Штутгарт 35.751,65 10 486 660
2 Бавария Мүнхен 70.549,19 12 397 614
3 Берлин - 891,75 3 292 365
4 Бранденбург Потсдам 29.477,16 2 455 780
5 Бремен Бремен 404,23 650 863
6 Һамбург - 755,16 1 706 696
7 Һессен Висбаден 21.114,72 5 971 816
8 Мекленбург-Алгы Померания Шверин 23.174,17 1 609 982
11 Рейнланд-Пфалц Майнц 19.847,39 3 989 808
12 Саар Саарбрүккен 2.568,65 999 623
13 Саксония Дрезден 18.414,82 4 056 799
9 Саксония-Анһалт Магдебург 20.445,26 2 287 040
15 Түбән Саксония Һанновер 47.618,24 7 777 992
10 Төньяк Рейн-Вестфалия Дүсселдорф 34.042,52 17 538 251
16 Түрингия Эрфурт 16.172,14 2 188 589
15 Шлезвиг-Һолштейн Киль 15.763,18 2 800 119

Дәүләт корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рейхстаг, алман парламентының резиденциясе

АФҖ — федератив җөмһүрият. Гамәлдәге конституциясе 1949 елның 23 маенда кабул ителгән, аңа 1954, 1956, 1990, 1993 вә 1994 елларда үзгәртүләр кертелгән.

Дәүләт башлыгы — федераль президент. Ул махсус чакырылган федераль мәҗлес тарфыннан 5 ел мөддәтенә (срогына) сайлана һәм бу вазифага тагын фәкать бер тапкыр гына сайланырга мөмкин.

Федераль мәҗлес бундестаг рәисе тарафыннан чакырыла вә ул бундестаг депутатлары һәмдә ландтаглар (җир парламентлары) тарафыннан сайланган әгъзалардан гыйбарәт. Президент эшкә сәләтлелекне югалтса яки вафат булса, бундесрат рәисе президент вәкаләтләрен башкара. Канун чыгару хакимиятен парламент башкара. Ул ике пулат: бундестаг вә бундесраттан гыйбарәт. Бундестаг халык тарафыннан 4 ел мөддәткә сайлана. Бундесрат исә җир хөкүмәтләре үз арасыннан 4 ел мөддәткә билгеләнгән вәкиллардан гыйбарәт. Башкарма хакимият федераль канцлер җитәкчелегендәге федераль хөкүмәт кулында. Федераль канцлер бундестагта президентның тәкъдиме буенча тавышлар күпчелеге белән сайлана. Вәзирләр федераль канцлерның тәкъдиме белән президент тарафыннан тәгаенләнәләр. Һәрбер җирнең үз конституциясе, парламент вә хөкүмәте бар.

Дәүләт гимны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Einigkeit und Recht und Freiheit

Einigkeit und Recht und Freiheit
für das deutsche Vaterland!
Danach lasst uns alle streben
brüderlich mit Herz und Hand!
Einigkeit und Recht und Freiheit
sind des Glückes Unterpfand!
Blüh' im Glanze dieses Glückes,
blühe, deutsches Vaterland!
Blüh' im Glanze dieses Glückes,
blühe, deutsches Vaterland!

Гимнның әдәби тәрҗемәсе:

Berdämlek, Xoquq, Xörriät

Berdämlek, Xoquq, Xörriät

Alman cirendä xäkim.

İzge tuğanlıq xislären

Yörtsen küñelendä härkem.

Berdämlek, Xoquq, Xörriät –

Bezneñ bäxet soltanı.

Şul bäxettä çäçäk atsın

Mäñge Alman Watanı!

Şul bäxettä çäçäk atsın

Mäñge Alman Watanı!


Гимнның тарихы

Алмания Федератив Республикасының бүгенге гимны музыкасын композитор Франц Йозеф Һайдн (Franz Joseph Haydn (1732-1809) язган дип санала. Бу – рәсми караш. Дүрт куплеттан торган сүзләрен 1841 елда Аугуст Һайнрих Һофманн фон Фаллерслебен (August Heinrich Hoffmann von Fallersleben (1798-1874) иҗат иткән, монысы төгәл билгеле. Гимнның музыкасы Австриянең иске король гимнына нигезләнеп язылган, дигән фикер дә бар, бу гимн беренче тапкыр 1797 елның 12 февралендә башкарылган булган. Хәер, безнең көннәргә кадәр сакланып калган тагын бер чыганак та бар әле – шул ук көйгә җырлана торган көньяк алман халык җыры. Аның беренче сүзләре: “Wieder klingen deutsche Lieder…” (Яңадан алман җырлары яңгырый).

Гимн 1922 елда Алман Республикасының беренче президенты Фридрих Эберт (Friedrich Ebert) тарафыннан расланган. Хәзерге заманда Фаллерслебен шигыренең өченче куплеты гына рәсми рәвештә башкарыла, гимнның исеме дә шул куплетның беренче сүзләреннән алынган: “Einigkeit und Recht und Freiheit” (Бердәмлек, Хокук, Хөррият). Ваймар республикасында дүрт куплет та гамәлдә булган. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң „Deutschland über alles“ (“Алмания барыннан да өстенрәк” – Фаллерслебен шигыре нәкъ шулай башлана) рухында язылган өч куплетны рәсми кулланыштан төшереп калдырганнар. Шуңа да карамастан, Алманиядә аларны рәсми булмаган шартларда башкаруны тыя торган канун юк.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тулаем эчке продукты буенча Алмания дөньяда 3 урынны, экспорт буенча 1 урынны, хәрби бюджет буенча 6 урынны биләп тора. Күп кенә фәнни һәм технологик тармакларда лидерлыкка ия.

Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания икътисадының төп таянычы. Көрән кумер, ташкүмер, нефть, табигый газ, полиметалл рудалар, калий һәм аш тозы чыгарыла. Энергетика, кара ва төсле металлургия, машиналар төзү, көймәләр төзү, химия һәм нефть химиясе, агач эшкәртү, азык-төлек сәнагате гаять зур үсеш алган.

Алмания сәнәгате нигездә урта ширкәтләрдә гыйбарәт. Сәнәгатьтә мәшгуль булган барча эшчеләрнең 32 % дан күбрәге (2,2 млн. кеше) эре фирмаларда эшли. „Сименс“ концерны, „Фольксваген“, БМВ вә „Даймлер Бенц“ кебек автомобильләр төзеү фирмалары, „Һөхст“, „Байер“ һәм БАСФ кебек химия концерннары, „Рурколе АГ“ күмер казу фирмасы, „ФЕБА“ һәм „РВЕ“ электр техника концерны яки „Бош“ концерннары бөтен дөньяга мәшһүр булып, дөньяның һәммә урыннарда филиаллары, ширкәтләре яки тикшеренү йортлары бар.

Алмания ташкүмергә һәм калий тозларына бай. Рур ташкүмер бассейны аеруча танылган. Рур өлкәсе үзенең алга киткән промышленносте белән аерылып тора.К үпчелек чималны, бигрәк тә нефтьне, читтән кертергә туры килә.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимер юллар озынлыгы — 91,4 мең км, автомобиль юллары озынлыгы — 496,6 мең км. Иң эре аэропорт — Майндагы Франкфурт шәһәрендә. Башка эре аэропортлар: Берлин — Тегел, Берлин — Шенефелд, Бремен, Һамбург, Һанновер, Дрезден, Дүсселдорф, Көлн/Бонн, Лейпциг, Мүнхен, Нүрнберг, Саарбрүккен һәм Штутгарт. Су юллары озынлыгы — 7467 км. Мөһим диңгез портлары: Һамбург, Бремен, Бремерхафен, Вилһелмсхафен, Росток.[12]

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл хуҗалыгында төп шөгыль — терлекчелек, моның өчен табигый шартлар бик уңайлы. Үсемлекчелек терлекләрне азык белән тәэмин итә. Алмания авыл хуҗалыгына яраклы 36 млн. га җир бар. Төп продуктлар:бодайарпашикәр чөгендере, бәрәңге, шулай ук йөзем, җиләк-җимеш, яшелчәләр һ.б. Бодайның берникадәр өлешен чит илләрдән сатып алалар. Илнең җәй җылырак көнбатыш һәм көньяк-көнчыгышында шикәр чөгендере үстерәләр. Терлекчелектә мал ите, дуңгыз ите, тавык ите һәм сөт җитештерелә. Сусыл альп болыннарында, илнең башка җирләрендәге кебек үк, сыерларның сөт токымнарын көтәләр. Һәркайда дуңгыз асрыйлар.

Алмания территориясенең якынча өчтән бер өлешен (10,7 млн.га) урманнар биләп тора. Мәмләкәттә һәр ел 30—40 млн. м³ агач хәзерләнә, бу күләм эчке ихтыяҗның өчтән ике өлешен каплап тора. Алмания агач экпортлаучы иң эре дәүләтләрдән берсе. Төньяк һәм Балтыйк диңгезләрдә, Гренландия утравы тирәсендә балык тотыла.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дрезден галереясе бинасы

Алмания мәдәнияте үз эченә хәзерге Алмания мәдәниятен дә, хәзерге Алманияне тәшкил итүче дәүләтләр (Пруссия, Саксония һ.б.) мәдәнятен дә кертә. «Алман мәдәнияте» төшенчәсенең киңрәк аңлатуы үз эченә Австрия мәдәниятен дә кертә: сәяси рәвештә ул Алманиядән бәйсез булса да, анда шулай ук мәдәняткә караган алманнар яши. Алман мәдәнияте безнең эрага кадәр 5 гасырдан мәгълүм.

Хәзргә Алманиягә мәдәни тормышының төрлелеге һәм аның киң таралганлыгы хас. Мондагы мәдәни төрмыш бер яки берничә шәһәрдә тупланмаган, мәдәни үзәкләр бөтен ил буйлап таралганнар — мәшһүр Берлин, Мүнхен, Веймар, Дрезден яки Көлн белән беррәттән Ротенбург-об-дер-Таубер, Наумбург, Байройт, Целле, Виттенберг, Шлезвиг кебек мәдәни әһәмияткә ия кече үзәкләр дә бар. 2009 елдагы хәле буенча, Алманиядә 6250 музей эшли, килүчеләр саны 106 миллион кешегә җитә.[13] Шуларның иң мәшһүрләре — Дрезден рәсемнәр галереясе, Алман музее (Мүнхен), Тарихи музей (Берлин), һәм башкалар.

Мигъмарият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Изге Михаил чиркәве (Фульда)

Алман кабиләләрнең борынгы мигъмари ядкарьлекләре (агачтан эшләнгән) сакланмаган. Таштан эшләнгән мигъмари ядкарьлекләре (Ахендагы сарай капелласы, 790—805: Фульдтәге Изге Михаил чиркәве, 822) соңгы антик һәм Византия мигъмарияте тәэсирендә пәйда булганнар. 9—10 гасырларда базилика тибындагы бизәксез чиркәүләрне корылганнар. 11-12 гасырларда роман эслүбендәге (стилендәге) чиркәү вә соборлар (Мария Лах чиркәве, 1093—1230; Майнцтагы собор, 1100-1230 һ.б.) барлыкка килгәннәр. 13-14 гасырларда Алманнияда готика стиленә хас биналарны яңа конструкцияләр нигезендә кору үсеш алды. Яңарыш дәверендә дә готика эслүбе үз урынын югалтмаган. 17 гасырда мигъмарият һәм тасвирый сәгатьтә тантаналы барокко эслүбе киң таралды.

18 гасырның беренче ярымда сарай һәм чиркәүләр төзелеш тагыш үсеш алды һәм кайчакта барокко белән рококо өлешчә берләштерелде, икенче ярымда исә классицизм эслүбендә театр, музей һәм уку тәшкиләтләре корылганнар. 19 гасырда яңа төзелеш материаллары — тимер һәм бетон конструкциялари пәйда булышы аркасында модерн гадәткә керде. 20 гасырда техник тәрәкъкыяте (прогрессы) белән конструктивизм һәм функционализм кануннары нигезендә сәнәгать һәм торак урыннары биналары барлыкка килгәннәр.

Тасвирый сәнгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания территориясендә палеолит һәм неолит, җиз вә тимер гасырлары сәнгате һәйкәлләре табылган. Безнең эра башында алман кабиләләренең примитв сәнгате пәйда булган. 8—9 гасырларда Каролинглар сәнгатенә (сөяк гравюралары, миниатюра) Византия, борынгы дөнья мәдәнияте тәэсир итте. 11-13 гасырлар сәнгате (Һилдесһайм соборының бронза ишекләре, 1015, Рейхенау утраувындагы Оберсел чиркәвенең дивари рәсемнәре миниатюралар) дини характердагы роман эслүбенә күчү дәвере булган. 13—14 гасырларда алман готикасы камилләштереп, сарай-рыцарьлык мәдәнияте элементлары үскән шәһәрләр мәдәнияте белән кушылып китте.

Яңарыш дәверендә инсанпәрвәрлек (һуманизм) рухы белән сугарылган реалстик сәнгать барлыкка килә. 15 гасырда пәйда булган бу сәнгать (С. Лохнер, Л. Мозер, Һ. Мулчер, М. Шонгауэр) 16 гасырның 30 елларда А. Дүрер, Һ. Һолбейн әсәрләрендә югары ноктасына күтәрелде. Сәнгатьтә 16 гасырның икенче ярымыннан манеризм, 17 гасырда барокко хөкем сөргән, 18 гасыр уртасында классицизм пәйда булды (Р. Менгс, А. Кауфман, А. Я. Карстенс һ.б.). 1848—49 еллардагы инкыйлаб дәверендә сугышчан демократик рухындагы картиналар ясалганнар (И. П. Һазенклевер, К. Һүбнер, К. Ф. Лесинг). 19 гасырның эре реалист рәссамы А. Менсел иҗатында алман тормышы үзенең тулы чагылышын тапты. 20 гасыр башларында Алмания вак буржуазия агымы — экспрессионизм ватани булып калды (һәйкәлче В. Лембрук һ.б.). Фашистлар хакимияткә килгәч, эзәрлекләүләргә карамастан, кайбер рәссамнар (Барлах, Колвиц, О. Нагел) инсанпәрвәрлек идеалларына тугры калдылар. Сугыштан соң үткән традицияләрне алман тасвирый сәнгате торгызуга керешә һәм Аурупа һәм Америка сәнгатендәге яңа агымнардан файдалана.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.rfhwb.de/Docs/Februar%20April%202012/FRG%20-%20obschaya%20inf.%2014.04.12.pdf
  2. "„Die zentralen Worte daraus, „Einigkeit und Recht und Freiheit", waren zum offiziellen Wahlspruch der BRD erhoben worden." - Peter Ebenbauer, Christian Wessely und Reinhold Esterbaue: Religiöse Appelle und Parolen: Interdisziplinäre Analysen zu einer neuen Sprachform, Kohlhammer, 2008, S. 84 Online
  3. Өземтә китерү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок ES не указан текст
  4. Zensus 2011: Bevölkerung am 9. Mai 2011. Retrieved 1 June 2013.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Germany. International Monetary Fund. 1 октябрь 2009 көнне тикшерелгән. 22 август 2011 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  6. Germany — Country profile of human development indicators
  7. 7,0 7,1 http://ec.europa.eu/economy_finance/euro/countries/germany_en.htm
  8. 8,0 8,1 http://www.bpb.de/nachschlagen/lexika/lexikon-der-wirtschaft/19280/europaeische-wirtschafts-und-waehrungsunion
  9. 9,0 9,1 http://www.bundesfinanzministerium.de/Web/DE/Themen/Europa/Euro_auf_einen_Blick/Europaeische_Wirtschafts_und_Waehrungsunion/europaeische_wirtschafts_und_waehrungsunion.html
  10. https://www.destatis.de/DE/ZahlenFakten/LaenderRegionen/Regionales/Gemeindeverzeichnis/Administrativ/Aktuell/Zensus_Gemeinden.xls;jsessionid=E514CCE99993ECC0A7A8AAACFDDDB0CA.cae2?__blob=publicationFile
  11. https://www.destatis.de/DE/PresseService/Presse/Pressekonferenzen/2013/Zensus2011/bevoelkerung_zensus2011.pdf?__blob=publicationFile
  12. Eisenbahnatlas Deutschland. — Кёльн: Verlag Schweers + Wall GmbH, 2007. — ISBN 978-3-89494-136-9
  13. http://www.smb.spk-berlin.de/ifm/dokumente/kurzbericht/kurzbericht2009.pdf
  14. Әтиләр көне

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]