Иосиф Сталин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Иосиф Виссарионович Сталин
гөрҗ. იოსებ ბესარიონის ძე ჯუღაშვილი
Stalin 1945.jpg
Тулы исем:

Иосиф Виссарионович Джугашвили

Һөнәре:

сәясәтче

Туу датасы:

6 (18) декабрь 1878 ел, рәсми юрама буенча 9 (21) декабрь 1878 ел

Туу җире:

Гори, Тифлис губерниясе, Русия империясе

Милләт:

грузин

Үлем датасы:

5 март 1953 ел

Үлем җире:

Кунцево, Мәскәү өлкәсе, РСФСР

Әтисе:

Виссарион Иванович Джугашвили

Әнисе:

Екатерина (Кетеван) Геладзе

Хатыны:

Екатерина Сванидзе (19041907)
Надежда Аллилуева (19191932)

Балалары:

уллары: Яков һәм Василий
кызы: Светлана
тәрбиягә алынган улы: Артём Сергеев

Бүләк һәм мөкяфәтләре:

Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены

Култамгасы:

Joseph Stalin Signature.svg

[[commons:Category:Joseph Stalin|Иосиф Виссарионович Сталин
гөрҗ. იოსებ ბესარიონის ძე ჯუღაშვილი]]
Викиҗыентыкта
Wikisource-logo.svg Әсәрләр Викитекада

Иосиф Виссарион улы Сталин (гөрҗ. იოსებ ბესარიონის ძე ჯუღაშვილი, транслитерация Иосеб Бесарионос дзе Җуғашвили, тат.лат. İoseb Besarionos dze Cuğaşwili) (9 (21) декабрь 1878(18781221)5 март 1953) — совет сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, 1924(1929) — 1953 елларда СССБ җитәкчесе, совет диктаторы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И.В. Сталин (Джугашвили) 1879 елның 21 декабрендә Тифлис губернасының Гори шәһәрчегендә итекче гаиләсендә туган, 1894 елны Гори руханилар мәктәбен тәмамлап, Тифлисның православ руханилар семинариясенә кергән һәм, марксизмны пропагандалавы аркасында, 1899 елны аннан чыгарылган. 19021913 елларда алты тапкыр кулга алына, сөргенгә сөрелә; дүрт тапкыр сөргеннән качып китә. 1903 елда большевиклар фиркасенә керә. 1917 елның мартында Турухан сөргененнән Петроградка барып кайта. Бөек Октябрь инкыйлабында актив катнашмаган, ләкин баш күтәрү карары яклаган.

Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң Милләтләр эшләренең комиссары булып җитәкләгән. Мулланур Вахитов Мөселман эшләре комиссары булып җитәкләгән, Сталин җитәкчелегендә эшләгән.

Русия ватандашлар сугышы вакытында Сталин Сарысу (Царицын) шәһәре саклавында катнашкан.

Эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1922 елның 3 апрелендә Иосиф Сталин ЦК РКП(б) генераль сәркатибе итеп сайлана.

И. Сталин дөнья тарихында бик каршылыклы шәхес. Аның хәкимлегендә Яңа Икътисадый Сәясәте бетерелгән, күп хезмәтчел авыл кешеләре бастырылган һәм үтерелгән, ГУЛАГ системасы булдырылган, 1932-1933 ачлыгы, диктаторлык режимын урнаштырылган, 1937 елда зур бастыру сәясәте үткәрелгән, сугыш алдында сәләтле хәрби башлыклары үтерелгән, төрле милләтләрнең изүе булган, күп милләтләр сөргенгә җибәрелгән (кырымтатарлар, чичәннәр, ингушлар, карачайлар, балкарлар һ.б.).

Моннан тыш Сталин җитәкчелегендә зур сәнәгать нигезләнгән, атом бомбасы ясалган, Совет Дәүләтенең чикләре киңәйтелгән, Бөек Ватан сугышында (күп югалтулар белән) һәм Икенче бөтендөнья сугышында җиңү, фән үсеше (генетикадан тыш) да булган.

Сталин хәкимлегендә гаделсез милли җөмһүриятнең чикләре булдырылган, күп милләтләр (Кырым татарлары, вайнахлар, карачайлар, Идел алманнары һ.б.) бастырылган һәм сөргенгә җибәрелгән. Сталин хәкимлегендә күп гаепсез кешеләре бастырылган һәм үтерелгән булган.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]