1982 ел
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
1982 ел — Милади тәкъвиме буенча җомга көненнән башланган ел.
Еллар |
---|
1978 · 1979 · 1980 · 1981 — 1982 — 1983 · 1984 · 1985 · 1986 |
Унъеллык |
1960‑-еллар · 1970‑-еллар — 1980‑-еллар — 1990‑-еллар · 2000‑-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
- Һиҗри тәкъвимендә 1403—1404 еллар.
Эчтәлек
Вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 26 гыйнвар — Финляндиянең тугызынчы президенты буларак Мауно Койвисто сайлана.
- 15 февраль — Ньюфаундленд янында чыккан давыл нәтиҗәсендә нефть платформасы бата, 84 кеше һәлак була.
- 1 март — ССРБның «Венера-13» галәм җиһазы Венера планетасына утыра.
- 9 март — Ирландия премьер-министры булып Чарльз Хоги сайлана.
- 23 март — Гватемалада хәрби түнтәрелеш.
- 24 март — Бангладешта хәрби түнтәрелеш.
- 2 апрель — Фолкленд утраулары өчен Бөекбритания һәм Аргентина арасында сугыш башлана.
- 17 апрель — Бөекбритания патшабикәсе Елизавета II Бөекбританиядән тулы бәйсезлек биргән яңа Канада конституциясен игълан итә.
- 24 апрель — Евровидение 1982 бәйгесендә Алмания вәкиле Nicole җиңү яулый.
- 29 апрель — Кытай халык саны бер миллиардны уза.
- 24 май — Юрий Андропов КПСС ҮК сәркатибе булып билгеләнә.
- 30 май — Испания НАТОга 16нчы әгъза булып керә.
- 6 июнь — Будапешт Рубик кубигын җыю буенча беренче дөнья чемпионаты уза.
- 6 июнь — Ливан сугышы башлана: Израиль гаскәрләре, Көньяк Ливанга һөҗүм итеп, Бәйрут янына киләләр. БМО Иминлек Шурасы Израильдән гаскәрләрен Ливаннан чыгарырга таләп итә.
- 13 июнь — Испаниядә футбол буенча Дөнья чемпионаты ачыла.
- 14 июнь — Тынычлык килешүе белән Фолкленд сугышы тәмамлана.
- 6 июль — XX гасырның иң озын ай тотылуы. Ул 236 минут дәвам итә.
- 11 июль — Футбол буенча Дөнья чемпионаты финалында Италия такымы 3:1 исәбе белән ФРГ такымын җиңә.
- 14 сентябрь — Бәйрутта Ливан президенты Башир Җмайель үтерелә.
- 19 сентябрь — Скотт Фалман (АКШ) беренче булып смайликларны кулланырга тәкъдим итә.
- 21 сентябрь — БМО тәкъдиме буенча беренче тапкыр Халыкара тынычлык көне билгеләнә.
- 13 октябрь — Аурупада Ford Sierra автомобилен җитештерүне башлыйлар.
- 27 октябрь — Кытай үз халык саны бер миллиардны узган дип игълан итә.
- 3 ноябрь — Камерунда түнтәрелеш.
- 27 ноябрь — Япония премьер-министры булып Ясухиро Накасонэ билгеләнә.
- 26 декабрь — TIME журналы ел кешесе дип санакны атый.
Туулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:1982 елда туганнар
- 8 гыйнвар — Гүзәл Уразова, Татарстанның атказанган артисты.
- 20 март — Эльмира Галимова, композитор, Бөтенрусия һәм халыкара конкурслар лауреаты, Муса Җәлил премиясе лауреаты.
- 22 апрель — Кака, Бразилия футболчысы.
- 30 апрель — Кирстен Данст, АКШ актрисасы.
- 24 июнь — Николай Никифоров, Татарстан һәм Русия сәясәтчесе.
- 21 сентябрь — Марат Измайлов, футболчы, Русия чемпионы.
- 4 октябрь — Ленар Шәех, татар шагыйре, журналист.
- 3 ноябрь — Евгений Плющенко, Русия фигуристы, Олимпия чемпионы.
- 19 ноябрь — Зөлфәт Зиннуров, татар җырчысы, алып баручы.
- Сәет Бурятский (Александр Тихомиров) – шәех, ислам теологы һәм фундаменталь дингә өндәүче.
Вафатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:1982 елда вафатлар
- 19 июнь — Җәүдәт Ильясов, татар язучысы.
- 29 сентябрь — Гатаулла Минаев, Советлар Берлеге Каһарманы, партизан.
- 20 октябрь — Идрис Туктар, татар язучысы.
- 10 ноябрь — Леонид Брежнев, ЦК КПСС генераль сәркатибе.
- 3 декабрь — Юныс Әминов, татар драматургы, язучы.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ибраһим Нуруллин, татар язучысы[1].