Румыния
|
|||||
Һимн: «Deşteaptă-te, Române!» | |||||
Рәсми тел | румын теле | ||||
Башкала | Бүкрәш | ||||
Эре шәһәрләр | Яссы, Тимишоара, Күстәнҗә, Галац, Клуж-Напока | ||||
Идарә итү формасы | Парламент җөмһүрияте | ||||
Президент Премьер-министр Сенат Рәис Депутаталар пулаты рәисе |
Клаус Йоханнис Виктор Понта Кэлин Попеску-Тэричану Валериу Згоня[1] |
||||
Мәйдан • Барлыгы • су өслеге проценты |
238 391 км² 3-нче |
||||
Халык саны • Бәя (2013) • Халык тыгызлыгы |
▼21 790 479[2] кеше 91,40 кеше/км² |
||||
ТЭП • Барлыгы (2011) • Кеше башына |
352.270 млрд.[3] $ 16,518 $ |
||||
КПҮИ (2013) | 0,786[4] (югары) (56-нчы-нч.) | ||||
Акча берәмлеге | Румыния лее (RON) | ||||
Интернет домены | .ro | ||||
ISO коды | RO | ||||
ХОК коды | ROU | ||||
Телефон коды | +40 | ||||
Сәгать пояслары | UTC+02:00 һәм UTC+03:00 |
Координатлар: 45°54′ т. к. 25°02′ кч. о. / 45.900° т. к. 25.033° кч. о. (G) (O)
Румы́ния (рум. România) – Аурупаның көньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Конституция буенча, ул демократик җөмһүрият. Башкала – Бухарест (Бүкрәш) шәһәре.
Аурупа берлегенә керә.
Эчтәлек
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Румыния территориясенең күп өлешен таулар һәм калкулыклар алып тора. Төп тау тезмәсе — Карпат таулары (иң биек ноктасы — Молдовяну тавы, 2544 м). Карпат тауларында җир тетрәүләр була. Трансильвания платосы һәм Көнбатыш Румыния таулары да Карпат тезмәсенә карыйлар. Көньякта Түбән Дунай тигезлеге һәм көнбатышта Урта Дунай тигезлеге урнашкан. Румыния территориясендә Кара диңгез яр буеның озынлыгы 245 км. Күстәнҗәдән төньяктарак ярлары күбесенчә тәбәнәк, аерым урыннарда сазланган, култыклар һәм ва лиманнар белән ергаланган, утраулар күп.
Файдалы казылмалардан нефть һәм газ, ташкүмер, тимер, полиметалл, бакыр һәм алтын мәгъдәннәре, боксит, таш тоз чыганаклары табылган.
Климат уртача континеталь.
Иң зур елга — Дунай. Аның төп кушылдыклары: Прут, Сирет, Олт, Яломица.
Түбәнлекләрдә, нигездә, уңдырышлы каратуфрак, биеклекләрдә көрән һәм соры урман, тауларда, нигездә, тау-болын туфраклары таралган. Елга тугайларында болыннар, камышлыклар, урманнар бар. Трансильвания платосы, Молдавия калкулыгы, Добруҗаның иң биек урыннарында һәм Карпат тау алдында (400—700 м биеклеккәчә) катнаш имәнлекләр бар. Карпат тауларында (800—1200 м биеклеккәчә) буклар, биегрәк (1500—1800 метргача) ылыслы агачлар үсә. Тауларның иң биек өлешләрен субальп вә альп болыннары алып тора.
Урманнарда бүре, төлке, барс, бурсык, куян, йоклач, кошлардан чырайсыз ябалак, тукран, кәккүк һәм башкалар яши. Тау кәҗәсе, дуңгыз, аю, болан, далаларда байбак, йомран, дала тычканы очрый.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Эре шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Урын | Шәһәр исеме | Румын исеме | Жудец | Халык саны (2011) |
1 | Бухарест | Bucharest | Bucharest | 1 883 425 |
2 | Клуж-Напока | Cluj-Napoca | Cluj | 324 576 |
3 | Тимишоара | Timișoara | Timiș | 319 279 |
4 | Яссы | Iași | Iași | 290 422 |
5 | Констанца | Constanța | Constanța | 283 872 |
6 | Крайова | Craiova | Dolj | 269 506 |
7 | Брашов | Brașov | Brașov | 253 200 |
8 | Галац | Galați | Galați | 249 342 |
9 | Плоешти | Ploiești | Prahova | 209 945 |
10 | Орадя | Oradea | Bihor | 196 367 |
11 | Брэила (Ибраил) | Brăila | Brăila | 180 302 |
12 | Арад | Arad | Arad | 159 704 |
13 | Питешти | Pitești | Argeș | 155 383 |
14 | Сибиу | Sibiu | Sibiu | 147 245 |
15 | Бакэу | Bacău | Bacău | 144 307 |
16 | Тыргу-Муреш | Târgu Mureș | Mureș | 134 290 |
17 | Бая-Маре | Baia Mare | Maramureș | 123 738 |
18 | Бузэу | Buzău | Buzău | 115 494 |
19 | Ботошани | Botoșani | Botoșani | 106 847 |
20 | Сату-Маре | Satu Mare | Satu Mare | 102 441 |
Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Румыния — җөмһүрият. Гамәлдәге Конституциясе 1991 елның 8 декабрендә гомумхалык референдумында халык тарафыннан хупланган. Дәүләт башлыгы — президент. Ул халык тарфыннан гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау нигезендә яшерен тавыш бирү юлы белән 4 елга сайлана һәм 2 мөддәттән артык сайлана алмый. Канун чыгаручы хакимиятне икепулатлы парламет, башкарма хакимиятне хөкүмәт гамәлгә ашыра.
Дәүләт гимны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Deşteaptă-te, române! |
Уян, румын |
Гимнның тарихы
1848 елның революцион-патриотик җыры «Deşteaptǎ-te române!» (“Уян, румын!”) 1990 елда гына илнең рәсми гимны буларак расланды. Аның 11 куплеттан торган текстын шагыйрь Андрей Мурешану (Andrei Mureşanu (1816-1863), музыкасын халык иҗаты белгече Антон Панн (Anton Pann (1796-1854) 1830 нчы елларда ук язган булган. Бу ике иҗат кешесе ул вакытта бер-берсе белән таныш булмаган әле һәм үз әсәрләрен, бер-берсенең иҗат җимешеннән хәбәрдар булмаган килеш тудырган. Көй белән шигырьне 1848 елдагы революция вакытында бөтенләй башка кеше – җырчы Георге Ученеску (Gheorghe Ucenescu (1830-1896) “бергә тоташтырган”.
Хәзерге заманда Мурешану шигыренең 4 куплеты гына кулланыла. “Румын Марсельезасы” Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң коммунистлар тарафыннан тыелган иде. Хәзер ул ил гимны буларак кына түгел, җырчыларның патриотик репертуарында аерылгысыз бер өлеш итеп тә кулланыла.
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ В РУМЫНИИ ПРОИЗОШЛА СМЕНА ПРЕДСТАВИТЕЛЕЙ ВЛАСТИ 04.07.12г.
- ↑ Census.gov. Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2013. U.S. Department of Commerce (2013). 9 май 2013 көнне тикшерелгән. 9 май 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ [1], IMF World Economic Outlook Database, October 2009
- ↑ Human Development Report 2013(ингл.). United Nations Development Programme (2013). 13 август 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
|
|
---|---|
Австрия • Азәрбайҗан • Албания • Алмания • Андорра • Әрмәнстан • Беларусия • Бельгия • Болгария • Босния һәм Герцеговина • Бөекбритания • Ватикан • Маҗарстан • Греция • Гөрҗистан • Дания • Ирландия • Исландия • Испания • Италия • Казакъстан • Кипр • Латвия • Литва • Лихтенштейн • Люксембург • Македония • Мальта • Молдавия • Монако • Монтенегро • Нидерландлар • Норвегия • Польша • Португалия • Румыния • Русия • Сан-Марино • Сербия • Словакия • Словения • Төркия • Украина • Финляндия • Франция • Хорватия • Чехия • Швейцария • Швеция • Эстония
Өлешчә танылган дәүләтләр: Косово Танылмаган дәүләтләр: Днестр буе • Донецк Халык Җөмһүрияте • Луганск Халык Җөмһүрияте Буйсынган территориялар: Акротири һәм Декелия • Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Җерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
|
---|
Австрия • Алмания • Бельгия • Болгария • Бөекбритания • Венгрия • Греция • Дания • Ирландия • Испания • Италия • Кипр • Латвия • Литва • Люксембург • Мальта • Нидерландлар • Польша • Португалия • Румыния • Словакия • Словения • Финляндия • Франция • Чехия • Швеция • Эстония Керүгә кандидатлар: Албания • Исландия • Македония • Төркия • Хорватия • Черногория |