2015 ел
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Бу мәкаләдә хәзерге вакыйгалар сурәтләнә. |
2015 ел — миллади тәкъвимендә пәнҗешәмбе көненнән башланган ел.
Еллар |
---|
2011 · 2012 · 2013 · 2014 — 2015 — 2016 · 2017 · 2018 · 2019 |
Унъеллык |
1990‑-еллар · 2000‑-еллар — 2010‑-еллар — 2020‑-еллар · 2030‑-еллар |
Гасырлар |
XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
- Хиҗри тәкъвимендә 1434–1435 еллар.
- Халыкара яктылык (ут) елы[1].
- Халыкара туфрак елы[2].
- Татарстанда — рәсми Парклар һәм скверлар елы.
- Татарстанда — рәсми булмаган Гаяз Исхакый елы[чыганагы?].
Эчтәлек
Вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гыйнвар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1 гыйнвар — Литва еврога күчеп, еврозонаның 19 нчы иле булды.
- 2 гыйнвар — Мәүлид кичәсе[3].
- 7 гыйнвар — Франция башкаласы Парижда мөселман дини фанатиклары Charlie Hebdo редакциясендә канкоеш оештыралар[4].
- 10 гыйнвар — Франциядә бердәмлек җыеннарына 200 меңнән артык кеше чыкты[5].
- 13 гыйнвар — Татарстанның Милли китапханәсе җитәкчесе итеп Разил Вәлиев кызы Сөембикә Җиһаншина билгеләнде[6].
- 16 гыйнвар — «Татмедиа» җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде[7].
- 23 гыйнвар — Cогуд Гарәбстаны патшасы Габдулла бин Габделгазиз вафат булды. Дәүләт җитәкчелеге аның ярымтуганы, 79 яшьлек шаһзадә Сәлманга күчте[8].
- 24 гыйнвар — Украина гаскәриләре торган Мариуполь шәһәре утка тотыла. Утыздан артык шәһәр кешесе һәлак була[9].
- 26 гыйнвар — ATR кырымтатар телевидение каналында эчке эшләр министрлыгы тарафыннан тентү үткәрелә[10].
- 28 гыйнвар — Русия Федерация шурасы 2016 елның гыйнварына кадәр Русия төбәкләре конституцияләреннән «президент» сүзен алу турындагы канунны хуплады. 2016 елның 1 гыйнварыннан Русиядә бер генә президент калырга тиеш[11].
- 29 гыйнвар — Кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз «халыкны тәртипсезлекләргә чакыруда һәм үзе шунда катнашуда» гаепләнеп кулга алынды[12].
- 30 гыйнвар — Мәскәүдә РФАнең Җәмгыять фәннәренең фәнни мәгълүмат институты (ИНИОН) янып чыга.
Февраль[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 3 февраль — Ленинград камалышын кичергән 81 яшьлек Рауза Галимова кибеттән май урлауда гаепләнеп, полиция бүлегендә вафат булган.[13]
- 5—15 февраль — 65 нче Халыкара Берлин кинофестивале[14].
- 6 февраль — Казанның Камал театрында «Хуҗа Насретдин» спектакле премьерасы[15].
- 10 февраль — «Башкортостан» телевидениесе җитәкче итеп Азамат Салихов билгеләнде[16].
- 11 февраль — Казанның «Мир» кинотеатрында «Айсылу» дип аталган яңа татар киносы тәкъдим ителде[17].
- 11 февраль — Икенче Минск солых килешүләре имзалана[18].
- 11 февраль — Искәндәр Гыйләҗев Татар энциклопедиясе институты мөдире итеп билгеләнде[19].
- 11 февраль — Русия югары мәхкәмәсе Мордовия мәктәпләрендә яулык бәйләүне тыю турында республика хөкүмәте карарын үз көчендә калдырды.[20].
- 20 февраль — Казанда «Белем җәүһәрләре» интернет проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды[21].
- 21 февраль — Татарстанда «Татарча хатасыз!» фотомарафоны старт ала. Марафонның максаты – элмә такталар, билбордлар, баннерлар, реклам белдерүләре, мәгълүмат такталары, юл күрсәткечләре, җитештерүчеләрнең товар тышлыкларында татар телендәге грамматик, синтаксик һәм стилистик хаталарын табу, белдерүләрнең ике телдә башкарылганлыкларын күзәтү[22].
- 23 февраль — Оскар, 2015 тантанасы [23].
- 27 февраль — Мәскәүдә оппозиция сәясәтчесе Борис Немцов үтерелде[24].
Март[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 7 март — ФСБ Б.Немцовны үтерүдә шикләнелгән беренче ике адәмне тоткарлаган. Алар — Чечнябашы Р.Кадыйровка буйсынган МВД хезмәткәрләре булып чыкты.
- 11 март — Казанда, зур сәүдә үзәгендә янгын чыгып, 40 кеше зарар күргән, 17 кеше һәлак булган.
- 16 март — 11 көн «югалып торганнан» соң Русия президенты В.Путин Кыргызстандагы коллегасы белән рәсми очрашу үткәрде.
- 20 март — Атлантик океаны төньягында күренәчәк тулы кояш тотылуы (Казанда — 57%[25]).
Апрель[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1 апрель — Кырымда ATR телеканалының тапшырулары туктатылган.
- 27 апрель — Казакъстанда вакытыннан алда узган президент сайлавында 97,7 процент тавыш белән 1989 елдан бирле ил белән идарә иткән Нурсолтан Назарбаев җиңде.[26]
Май[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 16 май — Чечня башкаласы Грозныйда район полициясе башлыгының 17 яшьлек мәктәп баласын икенче хатынлыкка алу церемониясе зур шау-шу белән узган.[27]
- 17 май — Украинаның Лугански өлкәсендә диверсия оештырганда Русиянең ике махсус гаскәрие тотыла.[28]
- 30 май — Дөнья буйлап татарлар күпләп яшәгән торак пунктларында 2015 ел Сабан туе бәйрәмнәре башланып китә.
- 30 май — Грузиянең элекке президенты Михаил Саакашвили Украинадагы Одесса өлкәсе губернаторы итеп билгеләнә.[29]
Июнь[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2 июнь — Yandex эзләү системасының тәрҗемә хезмәтенә бета-версиядә татар теле өстәлде.[30]
- 3 июнь — Казанда «Татарча хатасыз!» фотомарафоны нәтиҗәләре игълан ителде.[31]
- 4 июнь — Арчада Татар әлифбасы китабына һәйкәл ачылды.[32]
Июль[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 17 июль — Ураза бәйрәме.
- 24 июль — 9 август, «Су спорт төрләре буенча 16 FINA дөнья чемпионаты» (Казан).
Август[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1 август — Әнкарада Бөтендөнья кырымтатар конгрессының корылтае эшен башлады.[33]
- 6 август — Русиядә көнбатыш илләрдән кертелгән азык-төлекне яндыру кампаниясе башланды.[34]
Сентябрь[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 23 сентябрь — Корбан бәйрәме уздырыла.
Вафатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 17 гыйнвар — Әминә Сафиуллина (89), Татарстан телевидениесенең беренче дикторы.
- 18 гыйнвар — Флорид Бүләков (66), драматург, Башкортстанның халык язучысы.
- 1 февраль — Марсель Иванов (50), татар композиторы.
- 24 февраль — Гомәр Усманов (82), Татарстанның партия һәм дәүләт эшлеклесе.
- 27 февраль — Борис Немцов (54), Русия опозиция җитәкчеләренең берсе
- 9 март — Мөхәммәт Сабиров (82), 1990-1995 елларда Татарстан Республикасы хөкүмәте җитәкчесе.
- 12 март — Терри Пратчетт, британ язучысы, фантаст.
- 14 март — Валентин Распутин, совет язучысы.
- 23 март — Ли Куан Ю, Сингапурның беренче премьер-министры.
- 13 май — Гайнан Сәетхуҗин (77), мәшһүр совет спортчысы, шоссе велоузышлары буенча 10 тапкыр ССРБ чемпионы.
- 18 май — Әхәт Нигъмәтуллин (93), татар әдәбият белгече, шагыйрь.
- 3 июнь — Фикрәт Табиев (87), дәүләт һәм партия эшлеклесе, 1960-79 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре.
- 23 июнь — Эдуард Кульпин-Гобәйдуллин (75), тарихчы, икътисадчы, Шәрыкны өйрәнгән фәлсәфәче.
- 23 июнь — Сәләм Алишев (86), тарихчы-галим.
- 26 июнь — Евгений Примаков (85), ССРБ һәм Русия Федерациясе дәүләт эшлеклесе.
- 2 июль — Әхәт Уразмәтов (сәхнә псевдонимы «Кәтүк») (83), күренекле татар сәнгатькәре, артист.
- 4 август — Фәнзаман Баттал (76), язучы, публицист, сатира остасы.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Нобель премиясе лауреатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ The International Year of Light and Light-based Technologies, IYL2015
- ↑ International Year of Soils
- ↑ Мәүлид 2015 елда ике тапкыр бәйрәм ителәчәк
- ↑ Парижда сатира журналына һөҗүмдә унике кеше һәлак булды
- ↑ Франциядә бердәмлек җыеннарына шимбә көнне 200 меңнән артык кеше чыкты
- ↑ Сөембикә Җиһаншина Милли китапханә җитәкчесе итеп билгеләнде
- ↑ "Татмедиа" җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде
- ↑ Cогуд Гарәбстаны патшасы Габдулла бин Габделгазиз вафат
- ↑ Мариуполь утка тотылу нәтиҗәсендә дистәләрчә кеше корбан булды [ВИДЕО]
- ↑ ATR каналы җитәкчелеге тентүне "кырымтатарларга һөҗүм" дип атады
- ↑ Татарстан конституциясеннән "президент" сүзен алырга кушылды
- ↑ Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз кулга алынды [ВИДЕО]
- ↑ кичергән татар апасы май урлау гаебен күтәрә алмады
- ↑ В Берлине открылся 65-й международный кинофестиваль (рус.)
- ↑ Хуҗа Насретдин, халык һәм хакимият
- ↑ "Башкортостан" телевидениесе җитәкче итеп Азамат Салихов билгеләнде
- ↑ Казанда яңа татар киносы тәкъдим ителде. Аншлаг белән
- ↑ Украинада тынычлык урнаштыруга багышланган сөйләшүләр тәмамланды
- ↑ Искәндәр Гыйләҗев Татар энциклопедиясе институты директоры итеп билгеләнде
- ↑ Русия мәктәпләрендә яулык бәйләүне тыю арта: мөселманнар нишләр?
- ↑ "Белем җәүһәрләре" бәйгесе башланды
- ↑ Татарстанда "Татарча хатасыз!" фотомарафоны старт ала
- ↑ “Левиафан” “Оскар”ны ала алмады
- ↑ Мәскәүдә Борис Немцов атып үтерелде
- ↑ Тьма над нами: завтра в Казань придет солнечное затмениe
- ↑ Яңадан сайланган Назарбаев Казакъстанда "авыр реформалар" вәгъдә итте
- ↑ Регистрация брака Луизы Гойлабиевой и Нажуда Гучигова
- ↑ Украинада кулга алынган ике Русия хәрбие күзләү алып барганнарын таныды
- ↑ Михаил Саакашвили Одесса губернаторы итеп билгеләнде
- ↑ Яндекс үз тылмачына татар телен өстәде
- ↑ "Элмә такталарда хаталарга игътибар итү чиргә әйләнә башлады"
- ↑ Арчада «Әлифба» китабына һәйкәл ачу тантанасыннан ФОТОрепортаж
- ↑ Анкарада Бөтендөнья кырымтатар конгрессы
- ↑ Русиядә Көнбатыштан кертелгән азык-төлекне яндыра башладылар
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Викиҗыентыкта? 2015 |