Һамбург

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Шәһәр
Ирекле Һанза Һамбург шәһәре
Freie und Hansestadt Hamburg
Байрак Герб
Flag of Hamburg.svg Coat of arms of Hamburg.svg
Ил
Алмания
Бургомистр
Нигезләнде
Мәйдан
755,264 км²
Мәркәз биеклеге
6 м
Халык саны
1 794 453 кеше
Халык тыгызлыгы
2367 кеше/км²
Сәгать поясы
Телефон коды
+49 40
Почта индекслары
20001-20999
21001-21149
22001-22609
Рәсми сайт
Һамбург (Алмания)
Red pog.png

Ирекле Һанза Һамбург шәһәре (алман. Freie und Hansestadt Hamburg) — Алмания Федератив Җөмһүриятендә урнашкан шәһәр. Халык саны буенча Алманиядә икенче, Аурупа Берлегендә җиденче урын алып тора. 2011 елда шәһәрдә 1 794 453 кеше яшәгән.

Һамбург Эльба елгасының Төньяк диңгезенә койган урынында урнашкан, иң зур Аурупа портларыннан исәпләнә.

808 елда император Бөек Карл Hammarburg кальгасы төзи. Иске саксонча елга буенда урнашкан кала дигәнне аңлата. Урта гасырларда Һамбург Hansa шәһәрләр сәүдә берләшмәсенә кергән.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һамбургта бөек композиторлар Георг Гендель һәм Густав Малер иҗат иткәннәр. Әле биредә мәшһүр музыкачы Дитер Болен яшәп ята.

Һамбургта 17 гасырда фосфор ясаган экспериментатор Хенниг Бранд яшәгән

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һамбург Аурупа шәһәрләре арасында күперләр саны буенча беренчелекне алып тора. Аларның төгәл саны да билгесез (2300 белән 2500 арасында, Венециядә 400 генә).

Һамбургның иң зур районы — Альтона исемле. Һамбург «ирекле шәһәр» буларак мөстәкыйль тормыш алып барганда, Альтона Дания падишаһлары биләмәсендә кала.

Һамбургта «Ак Тайсон» — Руслан Чагаев күнекмәләр ясый.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр үзәгенең панорамасы
Шәһәр үзәгенең панорамасы