Төркия
Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Координатлар: 39°10′00″ т. к. 35°40′00″ кч. о. / 39.16667° т. к. 35.66667° кч. о. (G) (O)
|
Төркия (төр. Türkiye), рәсми атамасы Төркия Җөмһүрияте (төр. Türkiye Cumhuriyeti) — Аурупа һәм Азиядә урнашкан дәүләт. 1920-еллар башында, Госман империясе таркалуы нәтиҗәсендә барлыкка килде. Төркиянең күпчелек территориясе Кече Азия ярымутравына туры килә, Аурупада исә кечкенә өлеш урнаша.
Көнчыгышта Төркия Грузия, Әрмәнстан, Азәрбайҗан һәм Иран; көньякта — Гыйрак һәм Сүрия; көнбатышта Греция һәм Болгария дәүләтләре белән чиктәш. Төркия дүрт диңгез тарафыннан юыла: Кара диңгез, Урта диңгез, Эгей диңгезе һәм Мәрмәр диңгезе.
Төркия — борынгы һәм тарихи мәдәниятле демократик, унитар, конституцион җөмһүрият. Ул Аурупа шурасы, НАТО, OECD, ОБСЕ кебек оешмаларның әгъзасы.
Эчтәлек
Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төркия исемен (Türkiye) төрек телендә ике өлешкә бүлеп була: Türk, ягъни төрек, борынгы төрки телдә "көчле" дигәнне аңлата, һәм –iye, гарәб суффиксы.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1075—1077 — сәлҗук төрекләре тарафыннан Никея басып алына.
- 1077 — Конья солтанаты барлыкка килә, әкрен генә ул үз җирләрен киңәйтә.
- 1243 — Конья солтанаты монголлар, Хулагуидлар хакимлеге астына эләгә. 1307 елда кече кенәзлекләргә тарала. Аларның арасында булган Госман бәйлеге (ягъни округы) Госман империясенең нигезе булачак.
- 1284 — беренче испан хроникасы «Estoria de Espanna»-да, патша Альфонсо X Төркия (Turquia) башкаласы Экбатан турында хәбәр итә[2].
- 1318 елда Хулагуидлар, соңгы сәлҗук солтанын тәхеттән куып, бу дәүләтне юк итәләр.
- 1299 елда — Госман, Эртугрул улы һәм варисы, «солтан» титулын кабул итә һәм Конья солтаннарының идарәсен танымый. Аның исеме белән төрекләр госманлылар дип атала башладылар. Кече Азиядә аларның хәкимияте азая бара.
- 1326 елда византиялеләрдән сугыш белән кайтарылган җирләрдә Бурса шәһәрендәге башкала белән төрек солтанаты нигезләнә. Төрек солтаннарының хакимлеге янычарларга таяна.
- 1362 елда, Аурупадагы җирләрне басып алып, төрекләр башкаланы Әдирнә шәһәренә күчерәләр.
- 1396 елның 25 сентябре — солтан Баязит I һәм венгер патшасы Сигизмунд I гаскәрләре арасында сугыш (Никополь сугышы). Бу сугышта җиңү Госман империясенең Балкан ярымутравында хакимлеген ныгыта.
- 1402 елның 28 июле — Анкара астында сугыш. Әмир Тимурга сугышны оттырып, Баязит I әсирлеккә эләгә һәм вафат була (бәлки, үз-үзенә кул сала). Ләкин 30 елдан соң аның варислары таралган илне яңадан берләштереп көнбатышка хәрәкәтне дәвам итәләр.
Госман империясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1453 елда Мәхмәт II җитәкчелегендәге төрекләр Константинопольны басып алалар һәм аны яңа империянең башкаласы дип игълан итәләр.
- Сәлим I идарәсе вакытында Госман империясе Сүрия, Гарәбстан ярымутравын һәм Мисырны басып ала. Төрек солтаны Каһирә хәлифәсе урынына үзен хәлифә дип игълан итә.
XVI һәм XVII гасырлар вакытында Госман империясе 3 кыйтгада урнашкан территорияләрне контроль иткән дөньяның иң көчле мәмләкәте булды. Империя иң көчле кульминацион ноктага Сөләйман I идарәсе вакытында җиткән. Империя озак Изге Рим империясе һәм Польша белән Үзәк Аурупа өстендә контроль тоту өчен көрәште [3].
242 ел дәвамлыгында Госман империясе Русия белән сугышты, шул сугыш аны нык көченнән чыгарды. 20 гасыр башына Госман империясенең кайбер өлешләрендә сепаратистик фикерләр көчәйде. Империя үз территорияләрен югалта башлады.
- 1912 ел 8 октябрь — Беренче Балкан сугышы барышында Черногория Төркиягә сугыш игълан итә.
- 1914 ел 29 сентябрь — Италия Төркиягә сугыш игълан итә.
Алманиянең ярдәмен алу өмете белән Госман империясе Беренче дөнья сугышында катнаша. Шушы ук чорга нык бәхәсле булган әрмәннәр геноциды туры килә [4][5]. Нәтиҗәдә, Госман империясе сугышта җиңелә һәм дәүләт буларак яшәүдән туктый.
Төркия Җөмһүрияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Беренче дөнья сугышында җиңүчеләр имзалаган килешү буенча империя берничә өлешкә бүленергә тиеш була. Греция гаскәрләре Төркия территорияләренә керә. Әлбәттә, бу хәлләр, ягъни Истанбул, Измир һәм башка территорияләрнең басып алынуы төрекләрне тыныч калдыра алмый. Мостафа Кемаль Ататөрек җитәкчелеге астында булган милли хәрәкәт көчләре бәйсезлек өчен көрәш башлый. 1922 елның 18 сентябрендә дәүләт тулысынча оккупантлардан азат ителә. 1923 елның 24 июлендә исә Төркиянең чикләрен һәм суверенитетын дөнья җәмәгатьчелеге таный. 1923 елның 29 октябрендә башкаласы Анкарада булган яңа Төркия Җөмһүрияте игълан ителә [6]. Аның беренче президенты Мостафа Кемаль Ататөрек була.
Ататөрек Төркияне иске империя калдыкларыннан читләштерү өчен күп реформалар үткәрә башлый [6]. 1925 елның декабрендә Төркия Хиҗри тәкъвимнән Милади тәкъвименә күчә. 1934 елда аңа Ататөрек (төрекләр атасы) исемен бирәләр. 1938 елда Мостафа Кемаль Ататөрек вафат була.
Икенче дөнья сугышы вакытында Төркия нейтралитет саклый, ә 1945 елда исә БМОга керә. 1952 елның 18 февралендә Төркия НАТОда әгъзалык итә башлый.
1974 елның 20 июлендә Төркия гаскәрләре Кипрга керә. Тугыз елдан соң Төньяк Кипр Төрек Җөмһүрияте игълан ителә. Әлеге илнең суверенлыгын фәкать Төркия таный [7].
1980 елның 12 сентябрендә Төркиядә Кенан Эврен җитәкчелеге астында хәрби инкыйлаб үтә. 2003 елның 14 мартында Төркия премьер-министры вазыйфасын Рәҗәп Таййип Әрдоган үти башлый. Ә 2007 елдан президет булып сайланган Абдуллаһ Гөл 2009 елда Татарстанга эшче сәфәр белән килгән иде [8].
Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төркия — парламентлы демократик җөмһүрият. 1923 елдан башлап, Төркиядә секуляризация, ягъни дәүләтне диннән аеру, процессы барган иде[9]. Төркия конституциясе илне үзәкләштерелгән унитар дәүләт булып билгели. Дәүләтнең төп идеологик доктринасы — ататүркчелек.
Төркиядә канун чыгару хокукы берпалаталы парламентка — Төркия Бөек Милли Мәҗлескә бирелгән. Ул дүрт елга (2007 елга кадәр 5 елга) сайланган 550 депутаттан тора. Фиркәләр өчен минималь бусага — 10 %.
Дәүләт башлыгы — Төркия Җөмһүрияте президенты. Аның вәкаләтләре күбрәк церемониаль характерын йөртә. Кануннар үтәлеше артыннан премьер-министр җитәкләгән хөкүмәт карый, ләкин президентның да күп вакәләтләре бар. 2007 елның 28 августыннан президент вазыйфаларын Абдуллаһ Гөл, 2003 елдан премьер-министр вазыйфаларын Рәҗәп Эрдоган үти. Хәзер президентны халык биш елга сайлый.
Төркиянең югары мәхкәмәсе — Төркия Конституцион мәхкәмәсе. Ул 11 даими һәм 4 алыштырган әгъзадан тора.
2007 елның 21 октябрендә Төркиядә Конституциягә үзгәртүләр кертү буенча референдум узган иде. Төзәтүләр буенча президент халык тарафыннан сайланырга тиеш (элек аны парламент сайлаган иде), Милли Мәҗлескә сайлаулар исә һәр 4 ел үтәргә тиеш.
Хәзерге вакытта Милли Мәҗлестә иң күп урынны Ислам диненә якты карашлы Ак партия ала.
Дәүләт гимны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Istiklâl marşı
(беренче куплет)
Korkma, sönmez bu şafaklarda yüzen al sancak;
Sönmeden yurdumun üstünde tüten en son ocak, tüten en son ocak.
O benim milletimin yıldızıdır, parlayacak;
O benimdir, o benim milletimindir ancak.
Çatma, kurban olayım çehreni ey nazlı hilâl!
Kahraman ırkıma bir gül! Ne bu şiddet bu celâl?
Ne bu şiddet bu celâl?
Sana olmaz dökülen kanlarımız sonra helâl,
Hakkıdır, Hakk'a tapan, milletimin istiklâl!
Истикълал маршы
Курыкма, сүнмәс бу шәфәкъ нурларында ал байрак,
Исән-имин илем өстендә янган иң соңгы учак, янган соңгы учак,
Ул минем милләтемнең йолдызыдыр – балкыячак,
Минем милләтемнең, милләтемнең анчак.
Чытма йөзеңне, зинһар өчен, әй, назлы һилал,
Каһарман халкыма гөл сыман бу шиддәт һәм бу җәләл, бу шиддәт һәм бу җәләл.
Юкса, синең өчен түккән каныбыз булмас хәләл;
Хактыр Хакка табынган милләтемә истикълал!
Гимнның тарихы
“Istiklâl Marşı” Төркия Җөмһүриятенең рәсми гимны буларак 1921 елның 12 мартында кабул ителде. Бәйгегә җибәрелгән 724 шигырь арасыннан МиллиМәҗлес МәһмәтАкиф Эрсой (Mehmet Akif Ersoy) әсәрен сайлап алды. Аңа24 композитор тарафыннан көй тәкъдим ителде. Илдә бәйсезлек өчен көрәш барган шартларда гимн кабул итү өчен махсус шураны 1924 елда гына төзи алдылар, ул Али Рифат Чагатай (Ali Rifat Çağatay) музыкасына өстенлек бирде. Сигез елдан соң көй нык үзгәртелде һәм шуннан бирле ул ил Президенты симфоник оркестры дирижёры Зәки Үнгөр (Zeki Üngör) аранжировкасында башкарыла.
Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төркия 82 илгә (элек виләят сүзе кулланган) бүленә. Һәр ил үз чиратында илчеләргә (районнарга, төр. ilçe) бүленә. Барлыгы Төркиядә 923 район тирәсе исәпләнә.
Шулай ук ил рәсми булмаган 7 регинга бүленә:
- Эгей регионы
- Кара диңгез регионы
- Үзәк Анатолия регионы
- Көнчыгыш Анатолия регионы
- Мармара регионы
- Урта диңгез регионы
- Көньяк-көнчыгыш Анатолия регионы
Виләят өстендә сәяси идарәне хөкүмәт билгеләнгән vali үти.
Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төркия көнчыгыш ярымшарында урнашкан. Мәйданы 779452 км² тәшкил итә. Төркиянең күпчелек өлеше (97 %) Азиядә урнашкан, 3 %-ты исә Аурупада ята. Төркиянең географик үзенчәнлеге — ике кыйтганы берләштерү, монда борынгы заманнардан иң мөһим юллар үтә.
Көнбатыштан көнчыгышка Төркия 1’600 км-га, көньяктан төньякка исә 600 км-га сузылган. Өч тарафтан дәүләт өч диңгез тарафыннан юыла: Кара диңгез, Эгей диңгезе һәм Урта диңгез. Төркиянең Аурупа һәм Азия өлешләре Мәрмәр диңгезе, Босфор һәм Дарданелла бугазлары белән аерыла.
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төркия икътисадында 28 %ын сәнәгать, 15 %ын авыл хуҗалыгы, 6 %ын төзелеш, 51 %ын хезмәт күрсәтү (күпчелектә туризм) өлкәләре тәшкил итә.
Уңай яклар: Авыл хуҗалыгы тармагы илне тулысынча азык белән тәэмин итә. 1990 елларда икътисадның тиз үсүе күзәтелде. Туризм. Белгечләр күп булуы. АБ белән киң хезмәттәшлек.
Тискәре яклар: Гел югары булган инфляция (2004 елда 54,4 %). Таянычлы булмаган иҗтимагый финанс секторы. Дәүләт бюрократиясе. Тигез булмаган хосусыйлаштору.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төркиянең күпчелек халкын төрекләр тәшкил итә. Барлыгы илдә 12 җанисәп үткәрелде. 1927 елдан Төркия халкы саны 4,4 тапкыр үсте. 2005 елда халык саны 70 миллионны тәшкил итә, тиз үсүче халык саны илнең иң мөһим проблемаларның берсе.
Төркия буенча халык таралышы тигез түгел — халык тыгызлыгы Мәрмәр, Эгей һәм Кара диңгезләре ярында иң зур. Шәһәрләр арасында исә иң зур халык тыгызлыгы Истанбулда, иң кечкенә исә Хаккәри районында.
Тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төркиянең дәүләт теле — төрек теле. Аның, татар телендә кебек үк, күп сүзләре гарәп һәм фарсы телләреннән күчте. Үз вакытында алар телнең 80 %ын тәшкил итте. XX гасырга кадәр Госман империясе әдәби теле сөйләм госман теленнән нык аерылды. Төркия Җөмһүриятен 1923 елда нигезләгәннән соң, телнең аурупалаштыру процессы урын алды.
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төркия халкының 99 %ты — мөселманнар, күбесенчә сөнниләр. Күп төрек гореф-гадәтләре шаригать кануннарына нигезләнгән.
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кече Азиядә Урта Азиядән угыз төркиләре килеп бу җирләрне үзләштергәнче төрле халык вәкилләре яшәгән була. Аларның мөселманлаша барган саен уртак мәдәнияткә үз элементларын китерәләр. Шул рәвешле, Госманлы дәүләте мәдәнияте Грекларның, Ислам һәм Төрки мәдәниятләрнең кушылмасы була. Бүгенге көнге Төркиядә дин дәүләттән аерылган, мәдәнияте исә күп өлкәләрдә Аурупалаштырылган булуына карамастан, халыкта борынгы традицияләр саклана.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төрек әдәбият белгечләре төрек әдәбиятының башын VIII—X гасырдагы борынгы төрки язмалар белән бәйлиләр. Госманлы чоры әдәбиятына фарсы һәм гарәп тәэсире астында үсеш ала.
Назыйм Хикмәт, Орхан Памук кебек төрек язучылары бөтен дөньяга танылганнар.
Архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төрек архитектурасын шартлы рәвештә өч чорга бүлеп була: сәлҗук чоры (12−13 гасырлар), Госман империясе (14-19 гасырлар), хәзерге чор (20-21 гасырлар). Бу өч чорның һәрбересендә үзенең берничә этаплары бар. Күп башка халыкларда кебек үк, гади өйләр зур кызыксындыруны уятмый, төрек архитектурасы турында сөйләгәндә, гадәттә иң мөһим мәшһүр биналарын тәшкил иткән аның иң күренекле үрнәкләрен истә тоталар (мәчәтләр, сарайлар, мәдрәсәләр, хөкүмәт һәм иҗтимагый биналар).
Сәлҗуклар империясе үзенә бай тарихлы һәм мәдәниятлы Иранны кертә. Шушы чор өчен гадилек, гармоник пропорцияләр, керү капкаларының бай бизәлеше хас. Күп сәлҗук биналарында эчке ишекалды бар.
Госман империясе чорына исә иң зур тәэссирне Византия архитектурасы ясый. Мәсәлән, мәшһүр Аясофья бинасы күп кенә төрек биналарын ясауга илһамландырды. Бу чор өчен зур аркалар, бай бизәлеш хас.
Хәзерге чорга исә тәэссирне секуляризация, ягъни дин белән дәүләтне аеру процессы ясады. Элек мәчетләр белән мәдрәсәләр архитектураның иң күркәм үрнәкләре булып торса, 1920 елларда игътибар күбрәк хөкүмәт һәм иҗтимагый биналарга бирелде. Аурупа архитектурасы тәэссире артты. Алдынгы планга гадилек, уңайлык, модернизм чыкты.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Department of Economic and Social Affairs Population Division (2009)."World Population Prospects, Table A.1
- ↑ Primera Cronica General. Estoria de España. Tomo I. — Madrid, Bailly-Bailliere e hijos, 1906, 60 бит
- ↑ Jay Shaw, Stanford; Kural Shaw, Ezel (1977). History of the Ottoman Empire and Modern Turkey. Cambridge University Press. Калып:Only in print.
- ↑ INTERNATIONAL ASSOCIATION OF GENOCIDE SCHOLARS (June 13, 2005), open letter to Prime Minister Recep Tayyip Erdogan
- ↑ The International Campagne to End Genocide
- ↑ 6,0 6,1 Shaw, Stanford Jay; Kural Shaw, Ezel (1977). History of the Ottoman Empire and Modern Turkey. Cambridge University Press. ISBN 0-521-29163-1.
- ↑ "Timeline: Cyprus". British Broadcasting Corporation. 2006-12-12. Retrieved 2006-12-25.
- ↑ Төркия президенты Русиягә килә
- ↑ Çarkoğlu, Ali (2004). Religion and Politics in Turkey. Routledge, UK. ISBN 0-415-34831-5.
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Викиҗыентыкта? Төркия |
- Төркия президенты
- Төркия премьер-министры
- Төркия бөек милләт мәҗлесе
- Хөкүмәт рәсми порталы
- BBC News сайтында Төркия сәхифәсе
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |
|
---|
Дәүләтләр:
Төркия • Үзбәкстан • Казакъстан • Азәрбайҗан • Кыргызстан • Төрекмәнстан • Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте (өлешчә танылган) Автономияләр: Алтай (Русия) • Башкортстан (Русия) • Гагаузия (Молдавия) • Дагстан (Русия) • Кабарда-Балкария (Русия) • Каракалпакстан (Үзбәкстан) • Карачай-Чиркәсия (Русия) • Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы Татарстан (Русия) • Тыва (Русия) • Хакасия (Русия) • Чуашстан (Русия) • Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы (Кытай) • Якутия (Русия) |
|
|
---|---|
Австрия • Азәрбайҗан • Албания • Алмания • Андорра • Әрмәнстан • Беларусия • Бельгия • Болгария • Босния һәм Герцеговина • Бөекбритания • Ватикан • Маҗарстан • Греция • Гөрҗистан • Дания • Ирландия • Исландия • Испания • Италия • Казакъстан • Кипр • Латвия • Литва • Лихтенштейн • Люксембург • Македония • Мальта • Молдавия • Монако • Монтенегро • Нидерландлар • Норвегия • Польша • Португалия • Румыния • Русия • Сан-Марино • Сербия • Словакия • Словения • Төркия • Украина • Финляндия • Франция • Хорватия • Чехия • Швейцария • Швеция • Эстония
Өлешчә танылган дәүләтләр: Косово Танылмаган дәүләтләр: Днестр буе • Донецк Халык Җөмһүрияте • Луганск Халык Җөмһүрияте Буйсынган территориялар: Акротири һәм Декелия • Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Җерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
|
|
---|---|
Азәрбайҗан • Әрмәнстан • Әфганстан • Бангладеш • Бәхрәйн • Берләшкән Гарәп Әмирлекләре • Бруней • Бутан • Вьетнам • Гөрҗистан • Гыйрак • Исраил • Индонезия • Иран • Йәмән • Казакъстан1 • Камбоҗа • Катар • Кипр • Көньяк Корея • Төньяк Корея • Көнчыгыш Тимор • Күвәйт • Кыргызстан • Кытай • Лаос • Ливан • Малайзия • Мальдивлар • Мисыр2 • Монголия • Мьянма • Непал • Оман • Пакьстан • Русия1 • Сингапур • Согуд Гарәбстаны • Сүрия • Таҗикстан • Таиланд • Төрекмәнстан • Төркия1 • Үзбәкстан • Үрдүн • Филиппиннар • Һиндстан • Шри-Ланка • Япония
Танылмаган дәүләтләр һәм башка территорияләр: Абхазия • Вазиристан • Гыйрак Көрдстаны 1 Өлеше Аурупада. 2 Күбесенчә Африкада. |
Искәрмәләр[үзгәртү]
* Сүриянең әгъза булуы 2012 елда туктатылды.Калып:Link FA