Чжуаннар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Чжуаннар
Үз аталышы: Bouxcuengh/BouчCueŋƅ
Гомуми саны: 16 178 811 (2000)
Таралышы: Көньяк Кытай
Тел: чжуан теле
Дин: буддизм, даосизм, традицион диннәр
Бүтән халыкка керүе: тай халыклары
Якын халык: Буи халкы

Чжуаннар (чжуан. Bouxcuengh/BouчCueŋƅ, бучжуан, шулай ук бубу, буи, бунун; кыт. гад. 壮族, пиньинь: Zhuàng Zú) - буи халкына якын торучы Көньяк Кытайның җирле халыкларының берсе. Кытайның рәсми танылган 56 халкының берсе булып, аның иң күп санлы милли азчылыгы булып тора.

Халык саны (2000 елга) - 16 178 811 кеше. Күбесе Гуанси вилаятендә тора, монда саннары - 14,24 млн, Юньнаньда - 1,14 млн, ә Гуандунда 570 меңләп яшиләр.

Бүген рәсми кулланылучы «чжуан» этнонимы XIII гасырда барлыкка килсә дә, Кытайда 1964 елда гына рәсми кабул ителә. Аннан башка чжуан халкының тагын 20ләп атамасы бар.


Пәрәвездә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]