Польша

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Польша Җөмһүрияте
Flag of Poland.svg Польша илтамгасы
Байрак Илтамга
Һимн: «Домборвский мазуркасы»
EU-Poland.svg
Рәсми тел поляк теле[1]
Башкала Варшава
Эре шәһәрләр Варшава, Лодзь, Краков, Вроцлав, Познань
Идарә итү формасы Парламент җөмһүрияте
Президент
Премьер-министр
Сейм маршалы
Сенат маршалы
Анджей Дуда[2]
Эва Копач
Малгожата Кидава-Блоньска
Богдан Борусевич
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

312 679 км²
3,07
Халык саны
• Бәя (2013)
• Җанисәп (2014)
Халык тыгызлыгы

38 383 809[3][4] кеше
38 483 957[5] кеше
123 кеше/км²
ТЭП (САМП)
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына

854,191 млрд.[6] $
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына

489,795 млрд.[6] $
12 708[6] $
КПҮИ (2013) Green Arrow Up Darker.svg 0,821[7] (бик югары) (39-нчы-нч.)
Акча берәмлеге Польша злотые (PLN)
Интернет домены .pl
ISO коды PL
ХОК коды POL
Телефон коды +48
Сәгать пояслары CET (UTC+1, җәен UTC+2)

Координатлар: 52°13′00″ т. к. 21°02′00″ кч. о. / 52.21667° т. к. 21.03333° кч. о. / 52.21667; 21.03333 (G) (O)

Польша (польча Polska, рәсми исеме Польша Җөмһүрияте́, польча Rzeczpospolita Polska — Жечпосполита Польска) — Үзәк Аурупада урнашкан дәүләт. Польша башкаласы — Варшава.

Исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төгәл рәсми исеменең тәрҗемәсе — Поляк Республикасы, чөнки Polska — поляк дигәнне аңлата (лат. Respublica PolonaPolonia (Польша) түгел) [8]. Рәсми исемендә хәзерге поляк сүзе «republika» (республика) кулланылмый, ә искергән «Rzeczpospolita» (Жечпоспо́лита) сүзе кулланыла.

Польша сүзе борынгы славян сүзе полъ (ачык, ирекле, буш) сүзеннән килеп чыккан, илнең рельефында тигезлек өстенлек иткәнен күрсәтә.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Висла һәм Одра елгалары бассейнында, төньякта Балтыйк диңгезе һәм көньякта Карпат һәм Судет таулары арасында урнашкан. Территориясенең 90% өлешеннән күбрәге тигезлек һәм түбәнлекләр алып торалар, көньякта таулар бар. Диңгез ярлары тәбәнәк, комлы. Климаты уртача, океан климаты белән континенталь климат уртасында. Гыйнварның уртача температурасы -1...- 6°С, июльнең уртача температурасы 10—19°С. Еллык явым-төшемнәр саны 500—1800 мм. Одра, Висла, Буг, Нотец һәм Варта елгалары — көймә йөрешле. Польшада 9000дан артык күл бар, иң зурлары: Снярдви (113,8 км²), Мамри (104 км²).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Польша тарихы
Польша бүлүләре харитасы

Польша территоиясендә палеолит дәвереннән кешеләр яшәгән. Б.э.к. 1 меңъеллык һәм б.э. 1 меңъеллыкның беренче яртысында Польша территоиясендә славян кабиләләрнең формалаштыру урыны булган. 8—9 гасырларда кабилә кенәзлекләре барлыкка килгәннәр. 10 гасырда Одра, Висла һәм Буг елгалары арасында яшәүче полян (Польша, поляклар атамалары шуннан килеп чыккан), мазовшан, вислян, поморян кабиләләренең кенәзлекләре берләштерелде һәм бердәм Польша дәүләте барлыкка килде. Ләкин, 12 гасырда Польша дәүләте янә кенәзлекләргә бүленеп китте.

13 гасырның азагында кенәз Пшемысл ІІ җитәкчелеге астында Польша җирләрене берләштерү өчен көрәш башланды. 14—15 гасырларда бердәм дәүләт пәйда булды, мәдәният үсеш алды, поляк теле формалашып бетте. 15 гасырның бернче яртысында Краковтагы Ягайло университеты (1364 елда нигезләнгән) поляк фәне үзәгенә әйләнде. 1569 елда Польша белән Бөек Литва кенәзлеге берләшүе нәтиҗәсендә Речь Посполитая дәүләте пәйда булган. 1609—12 елларда Польша Русиягә һөҗүм ясады.

Русия, Пруссия һәм Австрия составында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берничә гасыр дәвамында Польша Аурупадагы иң кодрәтле дәүләтләрдән берсе булып торды. Әмма авыр сугышлар сәбәпле дәүләт инкыйразга очрап, өч мәртәбә (1772, 1793, 1795 елларда) Пруссия, Австрия, Русия арасында бүленгән. 1807 елда Наполеон І көчләре Пруссияне җиңеп, Франциягә бәйле Варшава һерцоглыкны төзде. 1814—15 елларда Вена конгрессында Польша янә бүленгән. Варшава һерцоглыгының зур өлеше Польша патшалыгына әйләндерелеп, Русиягә тапшырылган.

Пруссия Варшава һерцоглыгының бер өлешен алды, Силезия һәм Померанияне үзендә саклап калды. Австриягә (1867 елдан Австрия-Маҗарстан) Галиция бирелде. Краков җөмһүрияте төзелгән. Поляк халык азатлык өчен туктаусыз көтәшкән (1794 елда Т. Костюшко җитәкчелегендәге күтәрелеш, 1830—31, 1846, 1848, 1863—64 еллардагы күтәрелешләр).  

Пруссия составындагы поляк җирләрендә көчле алманлаштыру сәясәте алып барылган. Русия империясендә дә, чигенешләр белән булса да, урыслаштыру сәясәте үткәрелгән, урыс хөкүмәте хәтта поляк телен кирилл язуына күчерергә ният иткән.[9] Австриядә полякларның хәле чагыштырмача җиңел булган — 1861 елда Галициянең эчке мәсьәләләрне хәл итү өчен төбәк сеймы оештырылган; поляк теле мәктәпләрдә, тәшкиләтләрдә һәм мәхкәмәдә кулланылган, Краков һәм Львов университетлары гомумполяк мәдәният үзәкләренә әверелгәннәр.  

Беренче бөтендөнья барышында урыс Польшасы җирләре Алмания һәм Австрия-Маҗарстан басып алганнар; басып алынга территориясендә Польша кыйраллыгы игълан ителгән. 1918 елның 6 октябрендә Польша бәйсез дәүләт булып игълан ителә.

Бәйсез дәүләт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елның апрелдә Совет-Польша сугышы башланды. 1921 елгы Рига солых килешүе буенча, Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белорусия Польшага күчте. 1939 елның 1 сентярбенда Алмания Польшага һөҗүм итеп, икенче бөтендөнья сугышын башлап җибәрде; 17 сентябрендә Польшага совет гаскәре бәреп керде һәм көнбатыш төбәкләрне басып алды. 1945 елның майда поляк җирләре фашистлардан азат ителгәннәр. Берлин конференциясе карары буенча, Польша составына Көнбатыш Пруссиянең өчтән ике өлеше, көнбатыш чиге исә Одер һәм Нейсе елгалары буенча урнаштырыла. 1952—1989 елларда дәүләт Поляк Халык Җөмһүриятедип аталган.

1980-еллар башында дәүләттә тирән иҗтмагый-икътисади төшенкелек башлады. 1981 елның декабрендә хәрби халәт игълан ителгән. 1989 елда «Бердәмлек» (Solidarność) берлеге вәкилләре хакимияткә килде һәм дәүләт исеме Польша Җөмһүрияте итеп үзгәртелгән. 1997 елның 25 майда үткәрелгән референдумда дәүләтнең яңа конституциясе кабул ителде.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эре калалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Chcę krzyczeć, chcę ryczeć, chcę śpiewać... (3873896715).jpg
Варшава
Krakow rynek 01.jpg
Краков
Lodz skyline.jpg
Лодзь
Wrocław, widok na rynek z Mostku Czarownic.jpg
Вроцлав

Урын Шәһәр Полякча Халык саны

Poznań 1.jpg
Познань
Danzig Marienkirche Profil (2011).JPG
Гданьск
0907 Plac Lotników Szczecin SZN.jpg
Щецин
Bdg OperaNova 8 07-2013.jpg
Быдгощ

1 Варшава Warszawа 1 700 612
2 Краков Kraków 757 611
3 Лодзь Łódź 728 892
4 Вроцлав Wrocław 630 131
5 Познань Poznań  554 696
6 Гданьск Gdańsk 460 276
7 Щецин Szczecin  410 131
8 Быдгощ Bydgoszcz 363 926
9 Люблин Lublin 349 103
10 Катовице Katowice 310 764
11 Белосток Białystok 294 001
12 Гдыня Gdynia 249 139
13 Ченстохова Częstochowa 236 796
14 Радом Radom 221 287
15 Сосновец Sosnowiec 216 420
16 Торунь Toruń 204 954
17 Кельце Kielce 202 196
18 Гливице Gliwice 187 474
19 Забже Zabrze 181 128
20 Бытом Bytom 176 902
2011 ел


Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

POLSKA mapa woj z powiatami.png

Польшаның административ бүленеше, нигездә, тарихи төбәкләргә нигезләнеп ясалган. Воеводалык дәрәҗсендә адинистратив хакимият хөкүмәт тарафыннан тәгаенләнгән воевода, сайланган Төбәк ассамблеясе һәм шул ассамблея тарафыннан сайланган башкаручы хакимият арасында бүленә.

Воеводалыклар повятларга, повятлар исә гминаларга бүленәләр. Эре шәһәләр, гадәттә, гмина яки повят статусына ия. Әлеге вакытта Польша 16 воеводалыкка, 379 повятка (шул исәптә повят статусына ия 65 шәһәр), һәм 2,478 гминага (шул исәптә 305 — шәһәр, 588 — шәһәр-авыл, 1,584 — авыл гминалары) бүленә.

Воеводалык Үзәк Мәйдан Халык саны, 2011[10]
Бөек Польша воеводалыгы Познань 29 825,59 3 447 441
Вармия-Мазуры воеводалыгы Ольштын 24 202,95 1 452 147
Карпаты асты воеводалыгы Жешув 17 926,28 2 127 285
Кече Польша воеводалыгы Краков 15 144,10 3 337 471
Көнбатыш Поморье воеводалыгы Шчецин 22 901,48 1 722 883
Куявия-Поморье воеводалыгы Быдгошч, Торунь 17 969,72 2 097 634
Лодзь воеводалыгы Лодзь 18 219,11 2 538 677
Люблин воеводалыгы Люблин 25 114,48 2 175 700
Любуш воеводалыгы Гожув-Великопольски, Зелёна-Гура 13 984,44 1 022 843
Мазовия воеводалыгы Варшава 35 597,80 5 268 660
Ополе воеводалыгы Ополе 9 412,47 1 016 213
Подлясье воеводалыгы Белосток 20 179,58 1 202 365
Поморье воеводалыгы Гданьск 18 292,88 2 276 176
Свентокшиж воеводалыгы Кельце 11 672,34 1 280 727
Силезия воеводалыгы Катовице 12 294,04 4 630 364
Түбән Силезия воеводалыгы Вроцлав 19 947,76 2 915 238

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Польша — җөмһүрият. Гамәлдәге конституциясе 1997 елның 25 майда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент, ул Польша ватандашлары тарафыннан гомуми тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә яшерен тавыш бирү юлы белән 5 ел мөддәткә (срокка) сайлана.

Канун чыгаручы хакимиятне икепулатлы парламент (түбән пулат — сейм, югары пулат — сенат), башкарма хакимиятне президент һәм Министрлар Шурасы (хөкүмәт) гамәлгә ашыра.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Варшава вакыф биржасы

Тулаем эчке продуктында сәнәгатьнең өлеше 31,2%, авыл хуҗалыгының өлеше 4,5%, хезмәт күрсәтү тармагының өлеше 64,3%. 2012 елгы хәле буенча, экспорт буенча төп партнерлар —  Алмания (26.0%), Бөекбритания (7.0%), Чехия(6.5%), Франция (6.0%), Русия (5.2%), Италия (5.0%), Нидерландлар (4.6%).[12] Экспорт маддәләре — машиналар һәм транспорт җиһазлары (37,8%), ярымфабрикатлар (23,7%), башка сәнәгый таварлар (17,1%), ашамлыклар һәм тере хайваннар (7,6%).

Импорт буенча төп партнерлар —  Алмания (27.3%), Русия (12.2%),  Нидерландлар (5.9%), Кытай (5.4%), Италия (5.2%), Чехия (4.3%), Франция (4.2%) (2012).[13] Импорт маддәләре — машиналар һәм транспорт җиһазлары (38,8%), ярымфабрикатлар (21,0%), химик матдәләр (15,0%), минераль матдәләр, ягулык, майлау материаллары һәми тыгыз бәйләнештә булган материаллар (12,6%), башка сәнәгый таварлар (9,0%).

Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Польшада ташкүмер, күкерт, табигый газ, көмеш казып алына, корыч эретүдә ил Аурупада адынгы урыннардан берсендә тора. Күмер дәүләт ягулык-энергетика балансының нигезен тәшкил итә. Ташкүмер Югары Силезиядә, Валбжих һәм Люблин бассейннарында, көрән күмер дә казып чыгарыла. Электр станцияләре, нигездә, күмер кәннәре (шахталары) тирәсендә төзелгән. Җылылык электр станцияләрдә елга уртача 135,3 млрд. кВсәг электр эшләп чыгарыла. Бакыр, кургаш рудалары, азрак микъдарда нефть тә чыгарыла.

Дәүләт ихтыяҗлары өчен зарур нефтьнең 90% өлешеннән күбәрәге чит илләрдән сатып алына. Нефтьне эшкәртү сәнәгатенең төп үзәкләре — Плоцк һәм Гданьск. Читтән китерелгән тимер руда һәм җирле кокс нигезендә эшләүче металлургия заводлари (шул исәптән, Краковтагы металлургия комбинаты һәм мәшһүр "Катовице" комбинаты) Югары Силезия агломерациясендә урнашкан. Төсле металлургия сәнәгате тәркибендә бакыр (Глогув, Легница), кургаш, рух (Катовице, Буковно, Мястечко-Слёнске) вә алюминий (Конин) заводлары бар. Сәнәгатьнең төп тармаклары булып торучы машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгате төрле мәхсулат эшләп чыгара. Көймәләр төзү (Гданьск, Гдыня, Щецин), очкычлар төзү (Варшава, Мелен, Свидвин), вагон вә локомотивлар төзү (Свидница, Зелена-Гура, Вроцлав, Познань, Хшанув), автомобильләр төзү (Варшава, Стараховице, Елч, Люблин, Ныса), тракторлар төзү (Варшава) үсеш алган. Шахта һәм металлургия заводлары өчен технология әсбап-җиһазлары, кою, химия, азык-төлек, агач эшкәртү, төзелеш материаллары эшханәләре өчен комплект әсбап-җиһазлары, станоклар, көймә йөрткечләре, электр моторлар, һ.б. нәрсәләр эшләп чыгарыла. Химия сәнәгатендә күкерт әчелеге, минераль ашламалар, сода, хлор, пластмасса, синтетик тола, каучук эшләп чыгаручы эшханәләре бар. Төп үзәкләре — Тарнув, Освенцим, Плоцк, Быдгощ. Фармацевтика, фотохимия, парфюмерия (Варшава, Лодзь, Краков), резина, цемент, шешә, фарфор-фаянс, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь, аяк киеме, тегүчелек сәнәгате бар. Тукымачылык (җеп, җитен, трикотаж), азык-төлек (шикәр, спирт-арақ, ит, май, балык, тәмәке) сәнәгать тармаклары үсеш алганнар. Урманнарда агач хәзерләнә.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт мәйданының 61% — авыл хуҗалыгына яраклы җирләр. Хосусый фермер хуҗалыклары өстенлек итәләр. Дәүләт хуҗалыклары, ширкәтләр һәм авыл хуҗалыгы түгәрәкләре да бар. Иң мөһим авыл хуҗалыгы культуралары: арыш, бодай, арпа, солы, бәрәңге, шикәр чөгендере һ.б. Терлекчелек өлеше зур. Мөгезле эре терлек, дуңгыз, сарык, ат һ.б. сугымга симертелә.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Транспортның нигезен тимер юллар тәшкил итәләр. Тимер юллар озынлыгы — 23 420 км, автомобиль юллары озынлыгы 412 264 км. Елга көймәчелеге үсеш алган. Төп диңгез портлары — Гданьск, Гдыня, Щецин. Диңгез сәүдә флотының тоннажы — 1,8 млн. тонна дедвейт. Төп халыкара аэропорты — Окенсе (Варшава янында).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 2005 елның 6 гыйнварында кабул ителгән канун буенча, берәр милли азчылык халык санының 20% һәм зуррак өлешен тәшкил иткән гминаларда җирле муниципалитетлар дәүләт тәшкиләтләрендә икенче телне кертергә хокукы бар. Канун белорус, литва, кашуб һәм алман телләренә карый.
  2. В Варшаве состоялась инаугурация нового президента Польши Анджея Дуды
  3. Census.gov. Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2013. U.S. Department of Commerce (2013). 9 май 2013 көнне тикшерелгән. 9 май 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  4. Население на 3 квартал 2012"
  5. Główny Urząd Statystyczny. Ludność. Stan i struktura ludności oraz ruch naturalny w przekroju terytorialnym w 2014 r. Stanu w dniu 30 VI 2014 r [1]
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 Международный Банк, World DataBank: World Development Indicators, версия от 27 ноября 2013 года
  7. Human Development Report 2013(үле сылтама — тарих). United Nations. 14 март 2013 көнне тикшерелгән.
  8. Карагыз: Słownik Ojczyzny Polszczyzny, Wrocław 2002, или
  9. http://el-tolstyh.livejournal.com/174276.html
  10. Ludność w gminach. Stan w dniu 31 marca 2011 r. - wyniki spisu ludności i mieszkań 2011 r.
  11. Азаттык.орг сайтында
  12. https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2050.html#pl
  13. https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2061.html#pl