Австрия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү


Австрия Җөмһүрияте
Flag of Austria.svg Австрия илтамгасы
Байрак Илтамга
Австрия милли һимны
EU-Austria.svg
Рәсми телләр Alman tele[1]
Башкала Вена шәһәре[2]
{{{Җитәкчеләр вазифалары}}} {{{Җитәкчеләр}}}
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

8 572 895 кеше (1 октябрь 2014)[3] кеше
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

436 887 543 466±1 АКШ доллары[4] $
КПҮИ  0,747, 0,764, 0,794[5], 0,815, 0,836[5], 0,853, 0,879[5], 0,881[5], 0,884[5], 0,884[5] һәм 0,885[5] 
Акча берәмлеге Евро
Интернет-домен .at
ISO коды AT
ХОК коды AUT
Телефон коды +43
Сәгать кушаклары Үзәк Аурупа вакыты[d], UTC+01:00, UTC+02:00 һәм Europe/Vienna[d]
Балигъ булу яше 18 лет

АвстрияАурупада урнашкан ил. Аурупа берлегенә керә.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Австрия территориясенең 70% өлешен таулар алып тора. Аның көньяк өлешен Көнчыгыш Альп таулары — Югары Тауэрн (биеклеге 3797 метрга кадәр) һәм Түбән Тауэрн; төньяк өлеше — үрләр булган тигезлек, кырый төньяк-көнчыгышта ул Урта Дунай тигезлеге белән тоташкан. Файдалы казылмалар: нефть, газ, магнезит, көрән күмер, тимер һәм кургашын-тутыя мәгъдәннәре, графит, аш тозы; төзелеш материалларының запаслары да бар.

Климаты уртача. Гыйнварның уртача температурасы —1…—4 °C, июльдә +15…+18°Cкача. Елга 500—900 мм, тауларда 2000 миллиметргача явым төшә. Төп елга — Дунай һәм аның кушылдыклары (Инн, Траун, Энс, Драва һ.б.).

Елгалар зур энергоресурсларга ия. Күлләр күп, аларның күпчелеге бозлыклардан пәйда булган. Кәсле-көлсу һәм соры урман туфраклары, көньяк-көнчыгышта селтеле көлсулашкан кара туфраклар, тауларда тау-соры, тау-болын, тау-көлсулашкан туфраклар. Австрия мәйданының 40% өлеше урманнар. 2000 м биеклектә тау болыннары башлана.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

БЭК 1 гасырдан башлап бу җирдә төрле кабиләләр, нигездә кельтләр яшәгән. Безнең эраның 6 гасыр азагында Австрия көнбатышына баварлар, үзәк һәм көнчыгыш өлешләренә славян кабиләләре (нигездә словеннар) күчеп килеп урнаштылар. 8 гасыр ахырында Австрия Франк дәүләте тәркибенә, бу дәүләт таркалганнан соң (843), Көнбатыш Франк кыйраллыгы тәркибенә керде. 10 гасырның икенче яртысында булдырылган Көнчыгыш маркасы Австрия дәүләтен нигез салган. 1156 елдан башлап Австрия Изге Рим империясе тәркибендәге һерцоглык. 12 гасыр азагыннан 14 гасыргача Австрия һерцоглары Штирия, Каринтия, Краина, Тирольне кушып алганнар.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Австрия 9 федераль җиргә бүленә:

The States of Austria Numbered.png
  1. Бургенланд
  2. Каринтия
  3. Түбән Австрия
  4. Югары Австрия
  5. Зальцбург
  6. Штирия
  7. Тироль
  8. Форарльберг
  9. Вена шәһәре

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны — 8 420 010 кеше (2013). Иң зур этник төркем — халкының 88,6%ны тәшкил итүче алмантелле австриялеләр. Төп тел — алман теле. Австриялеләрнең сөйләм һәм рәсми теле Алманиядәге алман теленнән җитди рәвештә аерыла. Австрия шивәләре Алманиянең бавар шивәсенә һәм Швейцариянең алман теленә якын. Шуннан тыш, 6 танылган милли азчылык та бар: хорватлар, словеннар, чехлар, словаклар, маҗарлар һәм чегәннәр. Словеннар, хорватлар һәм маҗарлар Штирия, Каринтия һәм Бургенландның кайбер районнарында, Венада шулай ук чехлар һәм яһүлдәр яши.

Торак пунктлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

A-Wien-Stephansd-Turm-West.JPG
Вена
Graz.austria.jpg
Грац
Урын Шәһәр Төбәк Халык саны Урын Шәһәр Төбәк Халык саны Linz Donau.jpg
Линц
Fuerte-Hohensalzburg.JPG
Зальцбург
1 Вена Вена 1,775,843 11 Винер-Нойштадт Түбән Австрия 42,273
2 Грац Штирия 269,997 12 Штайр Түбән Австрия 38,120
3 Линц Югары Австрия 193,814 13 Фельдкирх Форарльберг 31,428
4 Зальцбург Зальцбург 146,631 14 Брегенц Форарльберг 28,412
5 Иннсбрук Тироль 124,579 15 Клостернойбург Түбән Австрия 26,395
6 Клагенфурт Каринтия 96,640 16 Леондинг Югары Австрия 26,174
7 Филлах Каринтия 60,004 17 Баден Түбән Австрия 25,229
8 Вельс Югары Австрия 59,339 18 Вольфсберг Каринтия 24,993
9 Санкт-Пөлтен Түбән Австрия 52,145 19 Леобен Штирия 24,466
10 Дорнбирн Форарльберг 46,883 20 Крем Түбән Австрия 24,085
2012 ел


Дәүләт корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Австрия — федератив җөмһүрият. Гамәлдәге конституция 1920 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — федераль президент, ул халак тарафыннан 6 елга сайлана. Канун чыгаручы хакимиятне ике пулатлы парламент: Милли Шура (аскы пулат) һәм Федераль Шура (югары пулат) гамәлгә ашыра. Башкарма хакимиятне федерал президент һәм ул билгеләнгән федераль канцлер җитәкчелегендәге хөкүмәт гамәлгә ашыра. Һәр җирнең үз конституциясе һәм канун чыгаручы органы бар.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Австрия — югары дәрәҗәдә үскән индустриаль-аграр дәүләт.  Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 1,7%, сәнәгать 32,3%, хезмәт күрсәтү тармагы 65,8%ны тәшкил итә.

2012 елгы мәгълүматларына күрә, Австрия экспорты 163,1 миллиард долларны тәшкил итә; Алмания — 31.4%, Италия — 7.0%, Франция — 4.7%, Швейцария — 4.5%, АКШ — 4.4%.[6] Төп экспорт таварларымашиналар һәм җиһазлар, транспорт чаралары һәм запас өлешләре, кәгазь һәм катыргы, металл эшләнмәләр, химик матдәләр, тимер һәм корыч, текстиль, азык-төлек.

Австрия экспорты 170,5 миллиард долларны тәшкил итә; төп партнелар: Алмания — 42.1%, Италия — 6.6%, Швейцария — 5.1%.[7] Төп импорт таварлары — машиналар һәм җиһазлар, автомобильләр, химикатлар, металл эшләнмәләр, нефть һәм нефть мәхсулатлары; ашамлыклар.

Австрия икътисадында эре чит ил корпорацияләре мөһим рөл уйный.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]