Бүлек сирәк, кыйммәтле һәм аерым әһәмияткә ия булган документларны (алар арасында: гарәп шрифтындагы кулъязма һәм искебасма татар һәм шәрык китаплары, искебасма рус китаплары, милли һәм туган якны өйрәнүгә багышланган әдәбият) эзләп табу, китапханәгә алдыру, фәнни эшкәртү һәм саклау белән шөгыльләнә, кулъязмаларның, сирәк китапларның, вакытлы матбугатның һәм башка кулъязма һәм басма документларның махсус коллекцияләрен булдыру өстендә эшли, язма ядкәрләр фондына, аерым коллекцияләргә, басма китапларга һ.б. электрон рәвештә һәм карточкалар нигезендә алфавит тәртибендәге һәм систематик каталоглар төзи; китапханәдән файдаланучыларга хезмәт күрсәтә; моннан тыш, татар китабы тарихы өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып бара, бүлек фондларын Татарстанда һәм республикадан читтә яшәгән милләттәшләребез арасында пропагандалый. Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан фәнни-методик һәм наширлек эшчәнлеге дә алып барыла. 
 

Бүлекнең структурасы:

Хезмәт күрсәтү төрләре:

• уку залында вакытлыча файдалану өчен документлар бирү;
• бүлек фондларында сакланучы документлар турында мәгълүмат бирү;
• бүлекнең эш юнәлеше белән бәйле төрле белешмәләр бирү;
• белешмә һәм мәгълүмат чыганакларыннан (шулай ук электрон мәгълүматлар базаларыннан) эзләү буенча консультацияләр бирү;
• китапханәдә һәм аннан читтә күргәзмәләр оештыру;
• китап һәм әдәбият тарихына караган күзәтүләр әзерләү;
• язма әдәбият һәм китап тарихы, ярдәмче тарихи дисциплиналар һәм чыганакчылык белән шөгыльләнүчеләргә консультацияләр бирү һәм фәнни-методик ярдәм күрсәтү;
• сирәк басмалар һәм кулъязмалар белән бәйле консультацияләр бирү;
• бүлектә экскурсияләр үткәрү;
• ксерокүчермә ясау.

Белешмә аппарат:

Бүлек фондларына систематик һәм алфавит тәртибендә төзелгән карточкалы традицион һәм электрон каталоглар

Күргәзмәрәрдән күренешләр (фоторәсемнәр)

Виртуаль күргәзмәләр

Китап бүләк итүчеләр (исемлек)

Эш тәртибе:
дүшәмбе – җомга көннәрендә – 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр;
шимбә, якшәмбе – ял көннәре;
һәр айның соңгы чәршәмбесе – җыештыру көне. 

 


Заһидуллин Айрат Җиһангир улы
Заһидуллин Айрат Җиһангир улы
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире
Элемтә өчен мәгълүмат
Адрес: К.Маркс ур., 36 йорт
Телефон: (843)292-09-28
E-Mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования