МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ "МОАБИТ ДӘФТӘРЛӘРЕ" ТЕЛЕ: ИНТЕРНЕТ-СҮЗЛЕК Әлеге сүзлек Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты патриот шагыйрь Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" циклы шигырьләренең материалларын тасвирлаучы белешмәлек комплексының интернет-компоненты [интернет-сүзлеге, МДС (ИС)] булып тора. Комплекска шулай ук традицион формадагы ике сүзлек (китап-сүзлек) тә керә [сүз формалары сүзлеге - МДС(ТС сф), сүзләр сүзлеге МДС(ТС с)]. Комплекс Муса Җәлилнең 93 шигыренең материалларын эченә ала. Сүзлекләр Казан университетында оештырылган Җәлил компьютер фонды нигезендә төзелде. Фонд Җәлил әсәрләренең 4 томлык академик басмасындагы текстына (к. [МД 1976]) нигезләнә. Төзүзе-авторлары - Казан федераль университетының теоретик һәм гамәли лингвистика кафедрасы укытучылары Галиуллин Камил Рәхим улы, Кәримуллина Резеда Нуретдин кызы, Минһаҗева Ләйсән Садыйк кызы. Программ-тәэминат - Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр үзәге хезмәткәрләре Обносова Наталия Александровна һәм Фёдоров Евгений Викторович. Сүзлекнең Интернет-версиясе авторлар тарафыннан перспективалы төп версия буларак карала. Белешмәлекнең Интернеттагы компонентына: Белешмәлекнең Интернеттагы компонентында материалны: Программа берәмлекләрне: Кулланучының шулай ук: Компьютер фондын төзү, сүзлекләр әзерләү, телгә караган белешмәлекләр бастырып чыгару һәм Интернетта урнаштыру эше Татар теленең машина фондын төзү программаcы кысаларында алып барыла һәм Россия гуманитар фәннәр фонды, Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды, "Фән һәм техника үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча эзләнүләр һәм тикшеренүләр" Федераль максатчан фәнни-техник программасы, "Югары мәктәпнең фәнни потенциалын үстерү (2009-2010 еллар)" Аналитик ведомство максатчан программасы (2.2.1.1/6944) грантлары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында"гы Законны гамәлгә ашыру комитеты ярдәмендә башкарыла. Авторлар фондның һәм сүзлекнең мәгълүмати мөмкинлекләрен арттыра, баета алырдай теләк-тәкъдимнәр көтеп кала. Адрес: 420008, Россия, Казан шәһәре, Кремль урамы, 18 нче йорт, Казан федераль университеты, филология факультеты, теоретик һәм гамәли лингвистика кафедрасы. E-mail:
kamil.galiullin@ksu.ru (К.Р.Галиуллин),
re_ka@mail.ru (Р.Н.Кәримуллина), |