Җиңел атлетика – спорт патшабикәсе, иң популяр һәм массалы спорт төрләренең берсе. Бүген җиңел атлетика программасына 31 дисциплина керә. Аларның 26сы Олимпия уеннары программасына кертелгән.
Археологлар әле дә безнең борынгы балаларыбыз ук җиңел атлетика туында белгәннәр, ярышканнар дигән фактка дәлилләр табып торалар. Мисал өчен, Борынгы Спартада кайбер гимнастик күнегүләр белән беррәттән йөгерү дә малайларны һәм кызларны тәрбияләүнең мәҗбүри программасына кертелгән булган. Әмма җиңел атлетика тарихы Борынгы Грециядәге Олимпия уеннары вакытында оештырылган йөгерү ярышларыннан соң башланган, дип санала. Әлеге вакыйга безнең эрага кадәр 776 елда була.
Җиңел атлетика Татарстанда
Хатын-кызлар
Татарстанның җиңел атлетика йолдызлары дип аталырга хаклы кешеләрнең саны бик күп. Әмма аларның берничәсе генә Олимпия уеннары чемпионы, Европа һәм Дөнья беренчелекләре призеры исеменә лаек. Укырга
Җиңел атлетика – спорт патшабикәсе, иң популяр һәм массалы спорт төрләренең берсе. Бүген җиңел атлетика программасына 31 дисциплина керә. Аларның 26сы Олимпия уеннары программасына кертелгән.
Археологлар әле дә безнең борынгы балаларыбыз ук җиңел атлетика туында белгәннәр, ярышканнар дигән фактка дәлилләр табып торалар. Мисал өчен, Борынгы Спартада кайбер гимнастик күнегүләр белән беррәттән йөгерү дә малайларны һәм кызларны тәрбияләүнең мәҗбүри программасына кертелгән булган. Әмма җиңел атлетика тарихы Борынгы Грециядәге Олимпия уеннары вакытында оештырылган йөгерү ярышларыннан соң башланган, дип санала. Әлеге вакыйга безнең эрага кадәр 776 елда була.
Җиңел атлетика Татарстанда
Хатын-кызлар
Татарстанның җиңел атлетика йолдызлары дип аталырга хаклы кешеләрнең саны бик күп. Әмма аларның берничәсе генә Олимпия уеннары чемпионы, Европа һәм Дөнья беренчелекләре призеры исеменә лаек.
- Ольга Рукавишникова – 1980 елда Мәскәүдә үткән XX җәйге Олимпия уеннары җиңүчесе. Ул Олимпиадада биш төрле ярышны берләштергән дисциплинада (пятиборье) көмеш медаль яулады.
- Лилия Нуретдинова (Яр Чаллы) 1992 елда Барселонада үткән ярышларда 4х400 метрлы эстафетада алтын медаль, ә 800 метрга йөгерүдә көмеш медаль алды.
- Нина Переведенцева Европа һәм Дөнья чемпионатларында катнашып күп тапкырлар җиңү яулаган. Халыкара класслы спорт мастеры Нина Переведенцеваның 1998 елда җиңел атлетика буенча Халыкара ярышларда күрсәткән нәтиҗәсе (6 м 85 см) әле бүген дә озынлыкка сикерү буенча Татарстан рекорды булып тора.
- Ирина Вострикова - Европа чемпионаты призеры, Япониядә һәм Италиядә үткән Универсиадаларда катнашкан спортчы.
Аларны чын мәгънәсендә Татарстандагы җиңел атлетика йолдызлары дип атарга мөмкин.
Ир-атлар
Халыкара ареналарда чыгыш ясаган Татарстан җиңел атлетларының саны аз түгел. Мисал өчен, 1986 елгы “Добрая воля” уеннарында дүртенче урын алган йөгерешче Игорь Переведенцев, Дөнья һәм Европа чемпионатлары җиңүче булган озынлыкка сикерүче Руслан Гатауллин, 2000 елда Сиднейда үткән Олимпия уеннарында катнашкан йөгерешче Артем Мастров, Европада үткән кышкы чемпионатта катнашкан ядрә ыргытучы Александр Сальников, 1998 елда Европа чемпионатында һәм башка халыкара ярышларда катнашкан йөгерешче Сергей Манаков, 1998 елда Сеулда үткән Олимия уеннарында катнашкан марафончы Равил Кашаповларны атап үтәргә мөмкин.
Әмма ирләр арасында Олимпия уеннарында җиңгән беренче һәм әлегә бердәнбер Татарстан спортчысы – озынлыкка сикерүче Денис Капустин. 1989 елдан 2003 елга кадәр Денис Капустин СССР, БДБ һәм Россия җыелма командалары составына кергән. Бу дәвердә ул күп кенә халыкара дәрәҗәле спортчылар белән ярыша һәм уңышлы чыгыш ясый. Спортчы карьерасын төгәлләгәннән соң да ул Татарстанда җиңел атлетика спорт төрен үстерүгә зур өлеш кертә. Ул Халыкара класслы спорт мастеры Юлия Зиновьева, Атказанган спорт мастеры Игорь Спасовходский, Халыкара класслы спорт мастеры Алсу Мортазина, Халыкара класслы спорт мастеры Анна Куропаткина кебек спортчыларны әзерләгән тренер.
Хәзерге заман. Яңа йолдызлар
Пекинда үткән соңгы Олимпия уеннары Татарстан җиңел атлетлары өчен аеруча уңышлы булды. 2008 елда Татарстаннан катнашучы 3 спортчы төрле дәрәҗәдәге Олимпия медаленә лаек булды. Пекинда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән якташыбыз – Яр Чаллы кызы Гөлнара Сәмитова-Галкина. Стипль-чез дисциплинасында Сәмитова-Галкина дөнья һәм Олимпиада рекорды куеп, алтын медаль яулады. Аның нәтиҗәсе 8.58.81 Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Әлеге дистанциядә бронза медальне шулай ук якташыбыз Түбән Кама кызы Екатерина Волкова алды. 4х400 м эстафетада исә Казан җиңел атлеты Елена Мигунова көмеш медаль яулады.
Дөнья һәм Европа чемпионатларында да безнең спортчылар уңышлы чыгыш ясый. Шул ук Екатерина Волкова 2007 елда Осакада үткән Дөнья чемпионатында алтын медаль алды.
2009 елда исә Дөнья чемпионатында Татарстаннан катнашкан хатын-кызлар командасы иң күпсанлысы иде. Халыкара ярышларда якташларыбыз йөгерешчеләр Галкина-Самитова, Волкова, Наталья Русакова, Любовь Моргунова, колга белән биеклеккә сикерүче Александра Киряшова, сөңге ыргытучы Валерия Забрускова катнашты. Шулай итеп Россия җыелмасына Татарстаннан берьюлы 6 спортчы кертелде.
2011 елда республика җыелма командасы өчен чыгыш ясаучы Юлия Зарипова Кореяның Тэгу шәһрендә үткән Дөнья чемпионатында алтын медаль алды.
Республикада җиңел атлетика белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар:
- 7 җиңел атлетика манежы,
- җиңел атлетика өчен йөгереш юллары һәм махсус секторлар булган 18 стадион,
- балалар һәм үсмерләр олимпия резервы спорт мәктәбе, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе, балалар һәм үсмерләр спорт клубларында 62 җиңел атлетика бүлеге бар.
Татарстан Ресубликасы территориясендә үткәрелүче ярышлар
1. Ю.Красильников истәлегенә турнир. 2011 елда ярышларда бөтен Россиядән 700 дән артык спортчы катнаша.
2. Күп төрле ярышны берләштергән дисциплинада (многоборье) буенча Бөтенроссия турниры
3. Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге
4. Ветераннар арасында Алтын команда кубогы
5. «Яшьләр шиповкасы» ярышларының Бөтенроссия финалы
Җиңел атлетика Казанда
-
113 нче номерлы мәктәп
-
«Гамәли оптика дәүләт институы» фән-сәнәгать берләшмәсе» федераль дәүләт унитар предприятиесе
-
Казан шәһәренең «Авиатор» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе
-
Казан шәһәренең «Мотор» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе
-
Җиңел атлетика буенча балалар һәм үсмерләр олимпия резервы спорт мәктәбе
-
«Виктория» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе
-
«Тасма» балалар һәм үсмерләр олимпия резервы спорт мәктәбе
-
«Приволжанин» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе
-
«Олимп» балалар һәм үсмерләр олимпия резервы спорт мәктәбе
Фото fisu.net Яшерергә