2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан, 6-17 июль

Спорт көрәше

Ирекле көрәш

Ирекле көрәш – тамырлары Борынгы Грециягә үк барып тоташкан олимпия спорт төре. Борынгы Грециядә үткәрелгән антик Олимпия уеннарында көрәшчеләр куллары белән көндәшләренең аякларын тотып, аркасына аударырга тиешл булган. Бүгенге ирекле көрәш Бөекбританиядә уйлап табыла һәм АКШ та камилләштерелә. XVIII гасырда Бөекбританиядә көндәшләргә бер-берсен аякларыннан тотып егарга һәм аяклар белән дә алымнар ясарга рөхсәт иткән көрәш төре була. Ә Америка кушма штатларында «catch-as-catch-can» (Catch wrestling), ягъни, кэтч-рестлинг дип аталган көрәш төре популяр була.

Ирекле көрәш Россиядә

Россия империясе вәкилләре ирекле көрәш буенча халыкара ярышларда катнашмый. Олимпиадаларда безнең көрәшчеләрнең дебюты 1952 елда Финляндия башкаласы Хельсинки шәһәрендә була. Беренче тапкыр катнашуларына карамастан, Советлар Союзы спортчылары ул уеннарда 2 алтын һәм бер көмеш медаль яулый. Укырга

Грек-рим көрәше Универсиадаларда

Грек-рим көрәше буенча ярышлар Универсиадалар программасына беренче тапкыр 1973 елда кертелә. 1977 һәм 1981 елгы Универсиадаларда да грек-рим көрәшчеләре катнаша. Студентларның халыкара Уеннары кысаларында әлеге төр буенча  соңгы ярышлар 2005 елда Измир (Төркия) шәһәрендә уза.

Ирекле көрәш Универсиадаларда

Ирекле көрәш буенча ярышлар Универсиадалар программасына беренче тапкыр 1973 елда өстәмә спорт төре буларак кертелә. Бу вакыйга Мәскәүдә узган җәйге Универсиадада була. Икенче тапкыр ирекле көрәшчеләр 1977 елда Болгария башкаласы София шәһәрендә узган Универсиадада көч сынаша. 1981 елда Бухарестта (Румыния) узган Универсиада программасына янәдән ирекле көрәш буенча ярышлар керә. Ирекле көрәш буенча Универсиада кысаларында соңгы медальләр 2005 елда Төркиянең Измир шәһәрендә 2005 елда уйнатыла.


Уйнатылачак медальләр саны – 21 комплект.

Универсиада корылмалары

Akbars-345x230

«Ак барс» көрәш сарае

Адрес: Ф.Әмирхан проспекты, 1 йорт
Телефон: (843) 557-74-41


Партнерлар Icon-more

2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың Генераль партнеры

2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың Генераль партнеры

2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың Генераль партнеры

2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың Рәсми партнеры

2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың Партнеры