Универсиада авылы – 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрү вакытында спортчылар һәм делегацияләр составындагы башка катнашучыларны яшәү урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү өчен махсус төзелгән микрорайон.
Универсиада авылы 12 мең кешегә исәпләнелгән. Универсиадага кадәр һәм ярышлардан соң әлеге комплекс студентлар кампусы буларак хезмәт итәчәк һәм Россиядә мондый төр корылмаларның иң зурысы булачак. Анда Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары яшәячәк.
Универсиада авылы Казанның Идел буе районында урнашкан. Комплексның территориясе Зур Казан боҗрасының Җиңү проспекты һәм Академик Парин урамнары буенча, Хөсәен Мәүлетов урамыннан Оренбург трактына кадәр сузылган. Өстән караганда Универсиада авылы төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба сузылган зур турыпочмакны хәтерләтә.
Универсиада авылы «Җиңү Проспекты» метро станциясеннән ерак түгел урнашкан. Микрорайонга 27 нче һәм 47 нче маршрут автобусларында барып була.
2009 елның 10 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары – 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов катнашында Универсиада авылына беренче таш салу тантанасы узды. Универсиада авылы проекты баштан ук студентлар шәһәрчеге буларак планлаштырылды.
Универсиада авылының беренче өлеше 2010 елның 30 августында ук студентларны кабул итте. 2 кластерга берләштерелгән 20 торак корпусның гомуми мәйданы – 187 мең кв.м., биредә бер үк вакытта 7 меңнән артык кеше яши ала. Студентларны урнаштырган вакытта FISU тарафыннан тәкъдим ителгән аккредитацияләү программасы сыналды. Нәтиҗәдә, 1142 кеше 8 сәгать эчендә урнаштырылып бетте, һәрберсе турында мәгълүмат бердәм базага кертелде.
Универсиада авылы Уеннарга кадәр һәм аннан соң Россиядәге иң эре студентлар кампусы буларак хезмәт итәчәк.
Комплексның беренче ике кластеры Казан (Идел буе) федераль университеты карамагына тапшырылган. Өченче кластер исә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенә тапшырылачак. Бүген Универсиада авылында дөньяның 41 иленнән 6000 тирәсе студент яши. Аларның 64 %ы Татарстан Республикасыннан, 30 %ы – Россия Федерациясе төбәкләреннән, ә 6%ы чит илдән килеп укучылар.Укырга
Универсиада авылы мэрының Интернет кабул итү бүлмәсе
Бүген, 10 июльдә, Универсиада авылы төзелә башлауга 3 ел тулды. Бу уңайдан студентлар кампусы территориясендә Универсиада авылының ТР Геральдика комиссиясе тарафыннан теркәлгән рәсми әләме күтәрелде.
Тулысынча укыргаУниверсиада авылы Студентларның бөтендөнья Уеннарын кабул итәргә әзерләнә генә әле. Казан (Идел буе) федераль университетының Авылда яшәүче студентларны исә бүген үк студентлар үзидарәсен булдыра. Яшьләрнең тырышлыгы бушка булмады. Безнең кызлар – Эльвира Сафина белән Гүзәл Ханова Мәскәүдә узган Бөтенроссия «Студентлар активы» конкурсында җиңү яулады.
Тулысынча укыргаНәкъ бер елдан, 2013 елның 19 июнендә Студентларның XXVII бөтендөнья җәйге Уеннары спортчылары һәм кунакларын Универсиада авылына урнаштыру башланачак.
Тулысынча укыргаУниверсиада вакытында Авылда спортчылар һәм төрле илләрдән килгән рәсми делегация вәкилләре яшәячәк.
Универсиадада катнашучылар заманча җиһазландырылган бер, ике һәм өч кешелек бүлмәләрдә торачак. Бүлмәләр барлык кирәкле инфраструктура белән тәэмин ителгән. Яшәү өчен каралган бүлмәләрдән тыш, һәр делегация өчен өстәмә офис бүлмәләре һәм медицина кабинетлары да тәкъдим ителә. Универсиада авылы территориясендәге барлык корылмалар да видеокүзәтү, янгын сүндерү системалары һәм кондиционерлар белән тәэмин ителгән.
Команда үзәге, теркәлү һәм аккредитация хезмәтләре, спорт һәм мәгълүмат үзәге, FISU музее Халыкара мәгълүмат үзәгендә урнашачак.
Универсиада авылын рәсми рәвештә ачу тантанасы 2013 елның 29 июненә тәгаенләнгән.
2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың Генераль партнеры
2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың Генераль партнеры
2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың Генераль партнеры
2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың Рәсми партнеры
2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың Партнеры