Мисыр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гарәп Мисыр Җөмһүрияте
جمهورية مصر العربية
Җөмһурийәт Миср әл-Гарәбийә
Flag of Egypt.svg Мисыр Илтамгасы
Мисыр байрагы Мисыр Илтамгасы

Координатлар: 26°02′00″ т. к. 29°13′00″ кч. о. / 26.03333° т. к. 29.21667° кч. о. / 26.03333; 29.21667 (G) (O)

Egypt in its region (undisputed).svg
Ил көе: «Ватан, Ватан, Ватан»
Бәйсезлек көне 1922 елның 28 феврале (Британ империясеннән)
Рәсми тел Гарәп теле
Башкала Каһирә
Зур шәһәрләр Каһирә, Александрия, Гиза
Идарә итү формасы Президент республикасы
Мисыр президенты
Вакытлы хөкүмәт башлыгы
Мөхәммәт Тантави
Эссам Шәрәф
Мәйдан
• Барлыгы
• % су өслеге
Дөнья буенча 30 урында
1 001 570 км²
0,6
Халык
• Тикшерү (2011)
Тыгызлыгы

80,271 млн кеше (15-нч.)
74 кеше/км²
Акча берәмлеге Мисыр фунты
Интернет-домен .eg
Телефон коды +20
Сәгать поясы +2

Мисы́р (гарәп. مصر‎‎‎ – Миср, мәсри مصرМаср), рәсми атама Гарә́б Мисы́р Җөмһүрияте́ (гарәп. جمهورية مصر العربية‎‎‎ – Җүмһүрийәт Миср әл-Гарәбиййә, мәсри جمهورية مصر العربية – Гумхурийет Маср эль-Арабийя) – төньяк-көнчыгыш Африкада һәм Синай ярымутравында урнашкан дәүләт. Израиль, Фәлистыйн, Судан һәм Ливия белән чиктәш. Төньякта Урта диңгез белән, ә көнчыгышта Кызыл диңгез белән юыла.

Географик мәгълүмат[үзгәртү]

Иярчен фотосурәте

Мисырның мәйданы — 1 001 450 км². Ләкин илнең климатик корылыгы аркасында, халык күбесенчә Нил елгасы буенча яши. Ягъни Мисыр халкының 99 проценты җирнең якынча 5,5 процентын гына куллана.

Мысыр көнбатышта — Ливия, көньякта — Судан, төньяк-көнчыгышта Фәлестыйн һәм Израиль илләре белән чиктәш. Төньяктан ул Урта диңгез, көнчыгыштан — Кызыл диңгез сулары белән юыла. Согуд Гарәбстаны һәм Иордания белән Мысыр диңгез аша чиктәш.

Мысыр урнашкан урын әһәмиятле геополитик роль уйный, чөнки ул Синай ярымутравы аша Африка һәм Азия күпере булып тора. Шулай ук Суэц каналы да Урта диңгез белән Һинд океанын тоташтыра.

Мисырның бөтен җирләре аша дөньяның иң зур елгаларының берсе — Нил ага.

Тарих[үзгәртү]

Төп мәкалә: Борынгы Мисыр

Халык[үзгәртү]

Төп мәкалә: Мисыр халкы
Мисыр демографиясе

2011 ел фаразларына күрә Мисырда 80 миллион 800 меңнән артык кеше яши. Бу күрсәткеч белән ил дөньяда 16 нчы урында тора. Ел саен халык саны 2 %-ка арта.

Уртача гомер озынлыгына килгәндә, ир кешеләрдә бу күрсәткеч — 69,8 ел, хатын-кызларда — 75,1 ел.

Милли состав: гарәпләр — 98 %, калган халыкны нубиялеләр, бәрбәрләр һ. б. халыклар тәшкил итә.

Халыкның 90 % — мөселманнар (сөнниләр), 9 % — христианнар (коптлар).

2005 ел мәгълүматларына караганда ирләрнең 83 %-ы белемле булса, хатын-кызларның 59 %-ы — белемле.

Халыкның 43 %-ы шәһәрләрдә яши. Иң зур шәһәрләр — Каһирә, Александрия, Гиза, Шубра әл-Һәйма, Порт-Сәид, Суэц.

Шулай ук кара[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]