уйлар
  Куркыту өчен түгел  

Җиһанны туфан җиңәрме?

Соңгы елларда хәтта кыш көннәрендә дә, җирнең әле теге, әле бу өлкәсен су баса. Яз көннәрен инде әйткән дә юк. Шунысы игътибарга лаек, бу хәлләр елдан-ел ешрак кабатлана һәм халыкка бик күп бәла китерә. Планетабызда климатның үзгәрүе хәзер инде беркемгә дә сер түгел, бу үзгәреш ел саен көчәйгәннән-көчәя бара. Глобаль җылыну нәрсәгә китерергә мөмкин?

Русия Фәннәр академиясенең хисаплау математикасы белгечләре климат үзгәрешләрен 150 ел алдан фаразларга мөмкинлек бирүче уникаль модель эшләгәннәр.

Галимнәр фикеренчә, Америка кинофильмнарында күрсәтелә торган климат фаҗигаләре хәзергә әле безгә янамый. Алай гына да түгел, Русия өчен фаразлар яхшырак та. 2100 елга безнең илнең климаты үзгәрә, ул Франциянекенә охшаш була: кышкы температура –К6-10, ә җәйгесе 3-5 градуска югарырак булырга тиеш.

Климат кинәт түгел, ә бәлки акрынлап үзгәрә барачак. 150 ел эчендә җирдә температура уртача 4 градуска җылыныр дип көтелә.

Әлбәттә, климат фаҗигасе янамый, дип әйтүләре күңелне җылыта-җылытуын. Ә шулай да барысы да ал да гөлме соң?

Беренчедән, климат тотрыкланганчы безгә глобаль җылынуның “бүләкләре” – яңгырлы-пычрак кышлар, бозлавыклар белән очрашып торырга туры киләчәк. Чаңгы яратучыларга шыгырдавык коры кар өстендә шуу мөмкинлеге азайганнан-азая барачак, грипп һәм башка шуның ише эпидемияләр озаккарак сузылачак. Соңгы елларда без җәй айларында чыдап булмаслык эсселектән интегәбез һәм бу һәр елны кабатланып торачак.

Икенчедән, Русиянең галәмәт зур территориясе ул – мәңгелек туң җирләр. Балчыгы, таулары җәен дә эреми торган тоташ мәңгелек боз панцыре белән төрелгән. Ул җирләрдә төзелеш гомер-гомергә мәңгелек туңны исәпкә алып башкарыла килде. Чөнки бу туңны мәңге эремәс дип уйладык. Әмма глобаль җылыну үз төзәтмәләрен кертергә мөмкин: корылмалар ишелә, юллар җимерелә, үткәргеч торбалар шартлый, шәһәрләр “йөзә” башлар... Кыскасы, без Франциядәге төсле рәхәт климатка сөенербез микән? Чөнки үзгәреш җимешләре бик ачы булыр төсле.

Глобаль җылыну Дөнья океанына да тәэсир итми кала алмый. Бер-ике ел элек Британия матбугатына АКШ оборона министрлыгының глобаль җылынуга кагылышлы яшерен доклады эләккән иде. Анда Пентагон киңәшчесе Эндрю Маршалл һәм ЦРУ консультанты Даг Рандаллның шактый күңелсез фаразлары бар.

Докладта әйтелүенчә, яңа бөтендөнья туфаны (су басу) инде 20 елдан ук АКШта башланып ил яшәү өчен яраксызга әйләнәчәк. Яр буе районнары гел су астында калып, Вашингтон, Нью-Йорк, Сан-Франциско һәм Лос-Анджелес юкка чыгачак. Ә үзәк районнарда корылык башланачак. Су баскан җирләрдән качкан кешеләрнең күбәюе һәм азык-төлек җитмәү исән калган шәһәрләрдә паника һәм тәртипсезлекләр тудырырга мөмкин. Климат катастрофасы АКШның милли куркынычсызлыгына яный һәм бүгеннән үк ашыгыч чаралар күрә башлау зарур, дигәннәр доклад авторлары.

Башка илләргә дә зур күңелсезлекләр яный. Экспертлар ышандыруынча: 2020 елга дөнья океаны күтәрелү нәтиҗәсендә, Европаның зур шәһәрләрен су басачак. Париж, Лондон, Берлин, Рим гына түгел, ә бәлки кайбер илләр дә су астында калачак.

Русиягә дә шактый эләгәчәк. Көнбатыш Себер түбәнлеге галәмәт зур диңгезгә әвереләчәк, сусаклагычлар ярларыннан ташып чыгып, Ставрополь краен, Ростов, Астрахань һәм Волгоград өлкәләрен су басачак. Санкт-Петербург, Магадан һәм Петропавловск-Камчатск су астында калачак.

“Абау!” – дисезме? Башка илләр белән чагыштырганда, Русия әле ярыйсы гына хәлдә булачак. Яртылаш су астына киткән Англиядә, американнар фикере буенча, климат шактый нык суынып, себер салкыннары башланачак. Азия илләрендә тиңдәшсез корылыклар көтелә.

Глобаль җылынуның сәбәбе – атмосферага промышленность газлары чыгу, дип әйтәләр. Дөрес, бу фикер белән барлык галимнәр дә килешеп бетми. Мәсәлән, Валерий Карнаухов фикеренчә, җылыну – атмосферадагы углекислый газны табигый экологик системаның йоту тизлеге кискен кимү аркасында.

Атмосферадагы углекислый газның зур өлешен диңгезләр һәм сазлыклар йота. Җылы диңгезләрдә углекислотаны планктон һәм коралл (мәрҗән) утраулары, ә сазлыкта торф үзләштерә. Хәзер исә бик күп сазлыкларны киптереп бетерделәр, тропик урманнарны кисәләр, коралл һәм планктон Дөнья океаны пычрану нәтиҗәсендә күпләп һәлак ителә, һәм шуңа күрә атмосферада углекислый газ күбәйгәннән-күбәя.

Ә менә Британиянең Рутарфорд Эпплтон галимнәре белдерүенчә, глобаль җылынуга Кояш гаепле. Соңгы елларда аның активлыгы планетада температураның күтәрелүенә китерде. Чикаго университеты галиме Юджин Паркер да бу фикерне яклый. Тикшеренү мәгълүматлары күрсәтүенчә, әле кешелек барлыкка килгәнче үк Җир тарихында берничә салкынаю һәм җылыну чоры булган: бозлыклар материкка әле һөҗүм иткән, әле чигенгән һәм эрегән. Шунысын да искәртик, болар бар да кеше катнашыннан башка барган.

Русия галимнәренең безне алай ук куркытмавы күңелне бераз җылыта-җылытуын. Аларның фаразлары чит ил галимнәренекеннән дөресрәк булып чыксын иде дип телисе генә кала. Безнең илдә тормыш болай да җәннәт түгел, су басу гына җитмәгән иде!

Андрей СИДОРЕНКО.