ВИДЕО-АРХИВ:  

18.06.2015

1177



Адымнар
Адымнар     

29.05.2015

1838



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

03.11.2015

510



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Мәдәният

Башкортстанның “Балтач таңнары” татар газетасы үзенең юбилеен билгели

Версия для печати

14 сентябрь 2006,16:47



(Уфа, 14 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Балтач районындагы “Балтач таңнары” газетасы редакциясе өчен бу көннәр күңелле мәшәкатьләр эчендә үтә. Район халкы арасында бик популяр булган бу басма үзенең 75 еллык күркәм юбилеен билгели. Шушы уңайдан биредә байтак тантаналы чаралар оештырыла. Иртәгә район газетасы юбилее уңаеннан тантаналы кичә дә була.

“Балтач таңнары” татар газетасының тарихы бай да, эчтәлекле дә. Төрле зилзиләле елларда исемнәрен берничә тапкыр алмаштырса да, үзенең төп кыйбласын үзгәртми ул – район халкына кызыклы һәм эчтәлекле язмалар, теге яки бу вакыйгалар хакында яңалыкларны көне-сәгате белән җиткереп тора.

Бу иҗади коллективта милләтебезнең әллә күпме талантлы шәхесләре, танылган журналистлар һәм язучылар тәбияләнеп чыккан. Баштагы өч елда бу басма күршедәге Тәтешле һәм Аскын районнары халкына да таратыла. Сугыштан соңгы елларда бу басмага талантлы мөхәррирләр Хәмит Якупов, Нурислам Нуретдинов, Рафик Бабич, Хәким Шәймөхәммәтов, Әнвәр Әхмәтҗанов, Марс Шәрипов, Әнис Таҗетдиновлар җитәкчелек итә.

2004 елдан газетаның баш мөхәррире вазыйфасын талантлы журналист һәм булдыклы оештыручы Рөстәм Мәүли улы Вәлиев башкара.

Бүгенге көндә “Балтач таңнары” татар телендә 6000 данәдә чыгып килә. Райондагы марилар белән удмуртлар да алдырып укый аны. Газетаны укымлы итеп чыгаруга сәләтле һәм тәҗрибәле журналистлар Розалия Галләмова, Аида Хәйретдинова, Дамир Хәйретдинов, Римма Вәлиева һәм башкалар зур өлеш кертә. Юбилей уңаеннан ихлас котлаулар һәм җылы теләкләр кабул итә алар бу көннәрдә.

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее и нажмите Ctrl + Enter. Используется система Orphus.
    Опубликовать      

Поместите ссылку на статью в ваш блог:

Написать комментарий

Обновляется щелчком мыши


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?