Бөтендөнья татар телендә белем бирүче укытучылар интернет-җыены (форумы): Язучы Лирон Хәмидуллин туган көн (1932) - Бөтендөнья татар телендә белем бирүче укытучылар интернет-җыены (форумы)

Эчтәлеккә күчү

Вакыйга: Язучы Лирон Хәмидуллин туган көн (1932)

Кулланучы офлайн   Белем авторы 

  • Белем авторы
  • PipPipPipPipPipPipPip
  • Төркем: Администратор
  • Хәбәрләр: 1657
  • Теркәлү: 26 November 06

Вакыйга датасы: 10 November 07 до 10 November 17 (Кабатлана торган вакыйга)

Ул Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында туа. Авыл мәктәбендә җиде класс тәмамлаганнан соң, тимер юл техникумында укый, 1951–1954 елларда армиядә хезмәт итә. Аннан кайткач, Орск шәһәрендә тимер юл участогы бригадиры, соңрак өлкән мастер була. 1961 елдан Казанда яши. Башта – Трамвай-троллейбус идарәсендә, 1967–1982 елларда СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры булып эшли.
Л.Хәмидуллин әдәбиятка 60 нчы елларда килә. Әдәби җәмәгатьчелек аның “Юлда” дигән хикәяләр җыентыгын һәм “Дала иртәсе” дигән повестен җылы кабул итә. Ул озак еллар тәрҗемә өлкәсендә эшли: үзбәк язучысы Ә.Мохтарның – “Чинар” романын, казах язучысы Ә.Әлимҗановның – “Отрар хатирәсе” дигән китабын, В.Быковның “Обелиск” һәм “Дожить до рассвета” дигән повестьларын татарчага тәрҗемә итә.

© 2007-2014 "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлеге күзәтүе астында эшли
Әлеге проект 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәү максатында ясалды

    Tatarstan.Net - барлык Татарстан сайтлары   PR-CY.ru

Форумда реклама: монда сезнең реклама була ала!!!