ИСКЕ БАЙСАР

Фәнни мөхәрририят: 

Иске́ Байса́р авылы, Актаныш районында. 

География

Актаныш авылыннан 30 км көньяк-көнбатыштарак, Сөн елгасы буенда. 

Тарихы

17 йөздә нигез салына. 17-19 йөзләрдә халкы асабалар һәм типтәрләр катлауларына бүленә, игенчелек, терлекчелек, кирпеч сугу, он тарту, чабата һәм ит сату белән шөгыльләнә. Крәстияннәр кузгалышы (1773-75) чорында Е.И. Пугачёв ягында көрәшә. 20 йөз башында Иске Байсарда волость идарәсе урнаша; 4 мәчет, кыз балалар һәм ир балалар мәктәпләре, икмәк һәм печән кабул итү пунктлары, ашлык саклау-сату кибете була; шимбә саен базар эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3878 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостенда. 1920 дән ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 ның 10 августыннан - Актаныш, 1935 нең 10 февраленнән - Калинин, 1959 ның 12 октябреннән - Актаныш, 1963 нең 1 февраленнән - Минзәлә, 1965 нең 12 гыйнварыннан Актаныш районында. 

Халкы

2010 елда 677 кеше (татарлар) яши. Халык саны: 1795 тә - 486, 1859 да - 1165, 1870 тә - 807, 1884 тә - 1712, 1897 дә - 1909, 1906 да - 2034, 1913 тә - 2038, 1920 дә - 2169, 1926 да - 1885, 1938 дә - 1198, 1949 да - 752, 1958 дә - 1073, 1970 тә - 1046, 1979 да - 947, 1989 да - 717, 2002 дә - 663 кеше.

Икътисад

Халкының төп шөгыле - кырчылык, мөгезле эре терлек, дуңгыз асрау. 

Мәгариф

Урта мәктәп. 

Мәдәният

Мәдәният йорты, китапханә. 

Мәгълүматны бирүче: 

Чыганак: 

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010