Рәшит Бәшәр 1949 елның 7 октябрендә Кукмара районы Яниль авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1967 – 1972 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала, аннары хезмәт юлын башлый: укытучы, укыту бүлеге мөдире, училищеда директор урынбасары, газетада корректор, Лениногорск тимер-бетон җиһазлар заводында мастер, Чалыда инженер - диспетчер хезмәтләрен башкара.
Р.Бәшәрнең беренче әдәби тәҗрибәләре – шигырьләре һәм хикәяләре – республика матбугатында алтмышынчы елларның ахырларында күренә башлый. Укучыларга ул нигездә балалар шагыйре буларак билгеле. 1975 – 1981 еллар арасында Татарстан китап нәшриятында аның нәниләргә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына адресланган өч шигъри җыентыгы (“Әйлән-бәйлән”, “Бәйрәм”, “Яшел океан”) басылып чыкты.
Вакыйга: Шагыйрь Рәшит Бәшәр туган көн (1949)
Вакыйга датасы: 07 October 07 до 07 October 17 (Кабатлана торган вакыйга)