Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Фән халык өчен эшләргә тиеш!

06.02: Фән халык өчен эшләргә тиеш!

Башкортстан Фәннәр академиясе 25 еллык юбилеен билгели.

Республика Фәннәр академиясе Башкортстан ССРы Югары Советы Президиумы карары белән 1991 елның 6 февралендә оештырыла. Болгавыр елларда республиканың фәнни-техник потенциалын саклап калу, ныгыту һәм үстерү максатында нигез салынган оешма бүгенге көндә Башкортстан фәненең үзәге булып тора. Академия республика фәнни оешмаларының, югары уку йортларының тикшеренү, инновация эшчәнлеген интеграцияләү, аларның үзара бәйләнешен тәэмин итү өлкәсендә зур эш башкара; фән һәм мәгариф, фән һәм икътисад арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга ныклы өлеш кертә. Башкортстан галимнәренең Русиядә, чит илләрдә гыйльми тикшеренүләр алып барган хезмәттәшләре белән аралашуын, тәҗрибә уртаклашуын көчәйтү дә – Фәннәр академиясенең игътибар үзәгендә.

Бүгенге көндә Башкортстан Фәннәр академиясе гыйльми эш белән шөгыльләнүче берничә бюджет һәм автоном учреждениене берләштерә, республика фәнни оешмаларына методик ярдәм күрсәтә.

Оешма бәйрәмне нинди кәеф белән каршылый? Аның алдагы үсеш юллары ничек күзаллана? Фән белән икътисадның үзара бәйләнешләре нидән гыйбарәт? Шушы һәм башка сораулар белән Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Әлфис Суфиян улы Гаязовка мөрәҗәгать иттек.


– Әлфис Суфиянович, Башкортстан Фәннәр академиясен тулы хокук белән илдә 1985-91 елларда барган үзгәртеп кору процесслары җимеше итеп карарга кирәк. Бу чордан инде күпме вакыт үткән, күпме сулар аккан... Ирешелгән казанышлар да шактый­дыр, мөгаен. Юбилейны нинди кәеф белән каршылыйсыз?

– Кәефләр күтәренке, әлбәттә. 1990нчы елларда Русия, Башкортстан нинди генә авырлыклар кичермәсен, без барыбер республиканың фәнни потенциалын саклап кала алдык. Югары Совет Президиумы карары белән Башкортстан Фәннәр академиясе оештырылуы шушы юнәлештә гаять мөһим һәм нәтиҗәле гамәл булды.

Мәсәлән, 7 томлык “Башкортстан энциклопедиясе” белән күпләр таныштыр, мөгаен. 2015 елда Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Указы белән аны төзеп чыгаруга зур өлеш керткән У. Сәетов, М. Илһамов, Б. Миркин, К. Әһлиуллина, Л. Шәрәпова Башкортстанның Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Җидетомлыкның әһәмияте бәяләп бетергесез, чөнки әлеге хезмәт – республика тарихын һәм бүгенге икътисади-сәяси, рухи тормышын, күренекле шәхесләрен бер системага салып күзаллаган һәм дөнья таләпләренә җавап биргән классик энциклопедия. 2014 елда Ирландия галимнәре белән медицина һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә уртак тикшеренүләр турындагы килешүгә кул куелган иде. Ул бүгенге көндә кызу темплар белән тормышка ашырыла. Тиздән аның нәтиҗәсен һәркем үз тормышында тояр, дип уйлыйм.

Узган ел Башкортстан Фәннәр академиясе өчен аеруча җимешле булды. Оешма Уфада узган ШОС һәм БРИКС илләре җитәкчеләренең дөнья саммитында Казахстанның, Кыргызстанның Милли фәннәр академиясе, Таҗикстан Фәннәр академиясе, Кытайдагы Цзянси провинциясенең Фәннәр академиясе белән үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде. Былтыр җәй Уфада алтынчы тапкыр үткәрелгән “Көнчыгыш – Көнбатыш” халыкара фәнни-гамәли конференциясе дөнья офтальмологиясе үсешенә зур өлеш кертте. Аның эшендә чит илләрдән килгән йөзләгән белгеч катнашты. Димәк, күз авыруларын дәвалау өлкәсендә Башкортстан бөтен дөньяга үрнәк булып тора ала!

– Халыкара проектлар ШОС һәм БРИКС саммитлары кысаларында кул куелган килешүләр белән генә чикләнмидер, мө­гаен?

– Юк, әлбәттә. Мондый килешүләр Беларусь, Украина, Эстония, Әзербайҗан, Молдова кебек элекке СССРга караган дәүләтләрнең Фәннәр академияләре белән инде күптән төзелде. Шулай ук без Русия төбәкләре – Татарстан, Якутия – Саха республикаларының гыйльми үзәкләре белән хезмәттәшлек итәбез. Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге, Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыклары белән уртак проектларыбыз бар. “Транснефть”, “Башбиотехнология” оешмалары, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Уфа дәүләт нефть-техник университеты белән берлектә икътисад өчен кирәкле эзләнүләр алып барабыз.

– Чынлап та, соңгы елларда Русия һәм Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан фәнни даирәләр алдына икътисади өлкә белән тыгыз хезмәттәшлек итү, инновацияле алымнар булдыру бурычы куелды. Бу өлкәдә Башкортстан Фәннәр академиясе нинди эш башкара?

– Фән халыкка хезмәт итәргә тиеш! Бу – кире как­кысыз хакыйкать. Әгәр галимнәрнең тикшере­нүләре халыкка файда китерми икән, димәк, аларның бәясе дә шулкадәр генә.

Бу өлкәдә сизелерлек уңышларыбыз, казанышларыбыз бар. Башкортстан фәненең даны ил дәрәҗәсендә танылу яулады. Мәсәлән, узган елда Г. Теләшев, Г. Әхмәтов, Г. Сидоров кебек галимнә­ре­без экологик яктан хәвефсез югары октанлы бензин җитештерүнең энергия ресурсларын саклаучы инновацион алымнарын гамәлгә керткән өчен Русия Федерациясе Хөкүмәтенең Фән һәм техника өлкәсендәге премиясенә лаек булды.

Физика һәм биология өлкәләрендә дә зур уңыш­ларыбыз бар. Бер төркем галимнәребез “Яңа нанокристалл материаллар эшләү, тикшерү һәм файдалану” дип аталган хезмәте өчен республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Указы белән Башкортстанның Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясен алды. Шушы ук бүләккә биологларыбызның “Башкортстан Республикасында күпфакторлы һәм нәсел авыруларын ДНК буенча диагностикалау алымнары” дип аталган хезмәте дә лаек булды. Бу тикшеренүләрнең нәтиҗәләре сәнәгатьтә һәм сәламәтлек саклауда киң кулланылыш табарга тиеш. Бүгенге икътисади санкцияләр дәверендә аларның әһәмияте икеләтә арта. 2015 елның августында Уфада “Күләмле наноструктур материаллар: фәннән – инновацияләргә” исемле V Халыкара симпозиум үтүе дә (әйткәндәй, ул соңгы 4 елда өченче тапкыр узды) фән белән сәнәгать бәйләнешләренең ныгый баруына ышанычлы дәлил булып тора.

Узган елда Русия фундаменталь тикше-ренүләр фондының Гыйльми Советы рәисе, академик В. Панченконың Уфага килүе дә рес­публика фәненең үсешенә сизелерлек өлеш кертте. Ул Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очрашып, республика Хөкүмәте һәм әлеге Фонд арасында Хезмәт­тәшлек турында килешүгә кул куйды.

Эзләнүләребезнең халык мәнфәгатьләрен­дә алып барылуын дәлилләү өчен бер генә сан китерү дә җитә: фәнни тикшеренүләребез нәтиҗәсендә без төрле дәрәҗәдәге 38 патентка ия булдык. Бу – зур сан. Республика икътисадына кертелгән һәр инновацияле алымда Башкортстан Фәннәр академиясенең өлеше бар, димә к.

– Сер түгел, икътисади кризис фән өлкәсен финанслауда шактый зур авырлык­лар тудыра. Башкортстан Фәннәр акаде­мия­сенең матди хәле ничегрәк? Оешма үзен тәэмин итә аламы?

– Алдан ук шуны әйтик: Фәннәр акаде­мия­сенең эшчәнлек юнәлешләре Башкортстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән фәнни-техник программалар һәм республика Башлыгының Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык юлламасы нигезендә формалаша. Әлеге программалар һәммәсе дә дәүләт тарафыннан финанслана. Мәсәлән, 2014 елда 148 проект буенча 38 миллион 715 мең сумлык дәүләт контрактлары төзелде. Кызганычка каршы, узган елны әлеге программаларны финанслау 15 процентка кимеде һәм 33 миллион 532 мең сум тәшкил итте.

Без дәүләткә генә ышанып, кул кушырып утырмыйбыз, Русия Фундаменталь тикшере­нүләр фонды һәм Русия Гуманитар фәнни фон­ды грантларына дәгъва итеп, мөстәкыйль проектлар да әзерлибез. Мәсәлән, соңгы өч елда Башкортстан Фәннәр академиясенә караган оешмалар әлеге фондлар тарафыннан 61 миллион 139 мең сум күләмендә өстәмә финанс ярдәме алды. Русия Гуманитар фәнни фонды тарафыннан финанслану буенча без илдә – икенче, Русия Фундаменталь тикшере­нүләр фондыннан алынган грантлар буенча дүртенче урынны билибез. Әлеге проектлар буенча барлыгы 600дән артык галим шөгыль­ләнә. Шулай булгач, зарланырга урын юк.

– Әлеге көндә нинди проектлар буенча эш алып барасыз? Башкортстан Фәннәр академиясе алдында торган көнүзәк бурыч­лар белән уртаклашсагыз иде.

– 2014 елда Башкортстан Башлыгы безне биш мәсьәлә буенча җаваплы башкаручы итеп билгеләгән иде. Әлеге бурыч-вазыйфаларның һәммәсе дә үтәлде, дип әйтергә мөмкин. Агымдагы елда Башкортстан Фәннәр академиясенең өстенлекле фәнни тикшеренү юнәлешләрен билгеләү өстендә эш алып барыла, безнең тарафтан төзелгән “Башкортстанда 2017-22 елларда фән үсеше” дәүләт программасы республика Хөкүмәтендә тикшерү һәм килешү стадиясен үтә. Шулай ук Русия Президентының 2012 елның 7 маенда кабул ителгән 597 санлы Указы ни­ге­зендә төзелгән “Юл картасы” да тәмамлану алдында.

Бүгенге көндә алдыбызда торган бурыч­ларның иң мөһиме – Башкортстан технологик башлангычы концепциясен башкарып чыгу. Аның проекты буенча Башкортстан Фәннәр академиясе, Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге, республика югары уку йортлары берлектә эшли. Ул инде төрле даирәләрдә тикшерү үтте. Тиздән Башкортстан Башлыгы карамагындагы Советның беренче утырышында раслауга тәкъдим ителергә тиеш.

– Әңгәмә өчен рәхмәт! Тынгысыз эшегездә уңышлар юлдаш булсын!



Басып чыгарырга



Комментарий кушырга











Печать книг

Новости русской версии сайта

Яңа номер

47 (24901)

от 23 апреля 2016 Архив номеров газеты






Кызыл тан турында клип



Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:


Һава торышы

23.04.2016, шимбә
иртән
+6...+9
көндез
+9...+12
кичкә
+7...+12
төнлә
+6...+7
24.04.2016, якшәмбе
иртән
+6...+8
көндез
+9...+12
кичкә
+7...+11
төнлә
+3...+6



Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»