Accessibility links

якшәмбе, 8 гыйнвар 2017, Казан вакыты 03:29

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Марсель Зарипов 85 яшендә вафат булды.

6 гыйнвар Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, прозаик, тәрҗемәче һәм журналист Марсель Зарипов 85 яшендә вафат булды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә. Мәрхүмне якшәмбе соңгы юлга үзе яшәгән Зур Кызыл урамындагы 59 нчы йорттан озатачаклар. Озату сәгать 10да башлана.

Зарипов күренекле татар язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүе белән халык күңелендә калыр. Ул Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять" ("Завещание"), Гариф Ахуновның "Артышлы тау буенда" ("За горой Артыш"), Нурихан Фәттахның "Ител суы ака торур" ("Итель-река течет"), Вакыйф Нуруллинның "Аккан су юлын табар" ("С ношей гору не обходят") һәм башка татар язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итә.

Марсель Зарипов "Девятая высота", "Жнецы", "Чужой медовый месяц" кебек китаплар авторы.

Марсель Зарипов 1931 елның 23 октябрендә Татарстанның Сарман районы Янурыс авылында укытучылар гаиләсендә туа.

1956-1957 елларда аның җирле һәм республика матбугатында беренче мәкаләләре күренә башлый. 1958 елда Зариповны Әлмәт шәһәр газетына әдәби хезмәткәр итеп чакыралар. Шушы вакыттан алып ул профессиональ журналист һәм язучы. 1962–1966 елларда Зарипов нефть табылган районнарда "Советская Татария" газетының үз хәбәрчесе булып эшли.

Марсель Зарипов чирек гасыр "Советская Россия" газетының Татарстанда махсус хәбәрчесе булып эшли һәм анда республика тормышына багышланган, икътисади һәм социаль мәсьәләләрне күтәргән меңләп мәкалә бастыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG