Стивен Һокиң

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Стивен Һокиң latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Стивен Һокиң
Stephen Hawking.StarChild.jpg
Туган телдә исем ингл. Stephen Hawking
Туган 8 гыйнвар 1942(1942-01-08)[1][2][…]
Оксфорд, Бөекбритания[1]
Үлгән 14 март 2018(2018-03-14)[4][5][…] (76 яшь)
Кембриҗ, Англия, Бөекбритания[5]
Үлем сәбәбе ян амиотрофик склерозы[d]
Күмү урыны Вестминстер аббатлыгы[d][7]
Яшәгән урын Англия
Ватандашлыгы Flag of the United Kingdom.svg Бөекбритания[8]
Әлма-матер Университет көллияте[d], Тринити Һолл[d][9], St Albans School[d] һәм St Albans High School for Girls[d]
Һөнәре физик-назарияче, космолог, язучы
Эш бирүче Гонвилл һәм Кай көллияте[d][10], Кембриҗ университетының математика факультеты[d][10], Perimeter Institute for Theoretical Physics[d][11] һәм Кембриҗ университеты[d][12][13]
Җефет Җейн Вайлд Һокиң[d][14] һәм Элен Мейсон[d]
Балалар Лүси Һокиң[d], Роберт Һокиң[d] һәм Тим Һокиң[d]
Спорт такымы әгъзасы University College Boat Club[d]
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать бакалавры[d] (1962) һәм докторлык дәрәҗәсе[d] (1 март 1966)
Гыйльми исем: математиканың Лукас прафисыры[d]
Фән өлкәсе: Гомуми чагыштырмалылык теориясе, квант гравитациясе, Теоретик физика һәм космология[d]
Эш урыны: Гонвилл һәм Кай көллияте[d][10], Кембриҗ университетының математика факультеты[d][10], Perimeter Institute for Theoretical Physics[d][11] һәм Кембриҗ университеты[d][12][13]
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать бакалавры[d] (1962) һәм докторлык дәрәҗәсе[d] (1 март 1966)
Гыйльми исем: математиканың Лукас прафисыры[d]
Фәнни җитәкче: Деннис Сиама[d]
Hawkingsig.svg

Commons-logo.svg Стивен Һокиң Викиҗыентыкта

Стивен Уильям Һокинг (ингл. Stephen William Hawking, 8 гыйнвар 1942, Оксфорд, Бөекбритания — 14 март 2018, Кембриҗ, Бөекбритания) — инглиз нәзарый физигы һәм фәнне популярлаштыручы. Дөньяның Зур Шартлау нигезендә барлыкка килүе турында тәгълиматы һәм кара тишекләр теориясен өйрәнгән. Кече массалы кара тишекләр, үзләренең вакыйгалар офыгында Һокинг нурланышын чыгарып, энергияләрен югалталар һәм, ахыр чиктә, «үләләр» дигән гипотезаны әйткән[15][16][17].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балачак һәм гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стивен Һокинг 1942 елның 8 гыйнварында Оксфордта туа, монда аның әти-әнисе алман авиациясенең бомбага тотуыннан куркып, Лондоннан күчеп килгән була[18].

Әтисе — Фрәңк Һокинг Хампстедта медицина үзәгендә тикшеренүче булган. Әнисе, Изабель Һокинг, шунда ук сәркатип булып эшләгән. Стивенның ике сеңлесе (Филиппа һәм Мэри) һәм үги абыйсы, уллыкка алынган Эдвард булган[19].

Белем алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1962 елда Стивен Оксфорд университетын тәмамлый (сәнгать бакалавры дәрәҗәсе белән), ә 1966 елда Кембриҗ университетының Тринити-холл көллиятендә фәлсәфә докторы дәрәҗәсен ала («Киңәя торган галәмнәрнең сыйфатлары» дигән диссертация яза)[20].

1965 елдан Һокинг Кембриҗ университетында Гонвил һәм Киз көллиятендә тикшеренүче булып эшләгән, ә 19681972 елларда — Нәзарый астрономия институтында, 19721973 елларда — Астрономия институтында, 19731975 елларда — гамәли математика һәм теоретик физика кафедрасында эшләгән, 19751977 елларда гравитация теориясен укыткан, 19771979 елларда — гравитацион физика профессоры булган, 1979 елдан — математика профессоры.

Танылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1974 елда Һокинг Лондонның патша җәмгыяте әгъзасы була, ә 1979 елда Кембриҗ университетының Лукас профессоры вазифасын ала. 2009 елга кадәр бу вазифада була[21]

Авыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960-еллар башында ук Һокингта ян як амиотрофия склерозы билгеләре чагыла башлый, ахыр чиктә, бу авыру аркасында анда паралич була[22]. 1963 елда анда бу авыру барлыгы раслана, ул чакта табиблар аңа ике ел ярым гомер калган дип әйтәләр. Ләкин авыру чынлыкта акрынрак үсеш кичерә, шуңа күрә Стивен 1960-еллар ахырында гына коляскага утыра[23].

1985 елда Һокинг каты авырый башлый, анда пневмония табыла. Операцияләрдән соң Һокинг сөйләшә алмый башлый[24]. Ул сөйләм синтезаторын кулланырга мәҗбүр була. Баштарак аның уң кулындагы шәһадәт бармагы гына хәрәкәтләнгән, соңрак ул да хәрәкәтләнми башлый. Ахыр чиктә, аның битендә мимика мускулы гына хәрәкәтләнергә сәләтле булып кала, шуның ярдәмендә ул санак белән идарә иткән һәм кешеләр белән аралашкан.

Һокинг Boeing 727 очкычында авырсызлык шартларында оча

Каты авырса да, ул актив тормыш алып бара. 2007 елда махсус очкычта авырсызлыкта оча[25], ә 2009 елда хәтта галәмгә очарга тиеш була[26][27], ләкин бу план чынга ашмый кала.

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965 елда Джейн Уайлдка өйләнә, аларның улы Роберт (1967), кызы Люси (1970) һәм улы Тимоти (1979) туа. Тора-бара Стивен белән Джейнның мөнәсәбәтләре начарлана, 1990 елдан алар аерым яши башлый[28]. 1995 елда Һокинг Элайн Мэйсонга өйләнә һәм аның белән 11 ел яшәп, 2006 елда аерыла[29].

Үлем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һокинг 2018 елның 14 мартында Кембриҗ шәһәрендә, үзенең йортында вафат булды. Аңа 76 яшь иде[30][31]. Бу хакта аның гаиләсе хәбәр итте.

Карашлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стивен Һокинг дәһри (атеист) иде[32][33][34]. Британия сәясәте өлкәсендә исә ул лейбористлар яклы булды. 1968 елның мартында ул Вьетнам сугышына каршы маршта катнашкан[35].

Атом-төш коралыннан баш тартуны, гомуми сәламәтлек саклауны һәм климат үзгәрешләренә каршы көрәшне хуплаган; 2003 елгы Гыйрак сугышын «сугыш җинаяте» дип атаган, шулай ук, Исраилнең Фәләстыйнга карата сәясәте белән килешмәве аркасында Исраилдәге конференцияне бойкотлаган[36].

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге заманның иң йогынтылы[37] һәм киң җәмәгатьчелеккә танылган физиков-теоретикларның берсе, квант космологиясенә нигез салучыларның берсе[38].

Һокингның төп тикшеренү өлкәсе — космология һәм квант гравитациясе. Аның төп казанышлары:

Моннан тыш, 1971 елда Зур шартлау теориясе кысаларында Һокинг микроскопик кара упкыннар төшенчәсен тәкъдим иткән. Мондый кара упкыннарның массасы миллиардлаган тонна булса да, күләмнәре протон күләменә тигез булыр иде. Әлеге объектлар чагыштырмалылык теориясе (бик зур масса һәм гравитация аркасында) белән квант механикасы (зурлыклары аркасында) арасында тора.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «A Brief History of Time» (1991), режиссеры Эррол Моррис
  • «Stephen Hawking's Universe» (1997)
  • «Хокинг» (2004), BBC
  • «Horizon: The Hawking Paradox» (2005)
  • «Masters of Science Fiction» (2007) — продюсер буларак
  • «Stephen Hawking and the Theory of Everything» (2007)
  • «Stephen Hawking: Master of the Universe» (2008)
  • «Into the Universe with Stephen Hawking» (2010)
  • «Brave New World with Stephen Hawking» (2011)
  • «Stephen Hawking's Grand Design» (2012)
  • «Stephen Hawking: A Brief History Of Mine» (2013), BBC
  • «Һәрнәрсәнең теориясе» (2014), режиссеры Джеймс Марш.
  • «Гений, Стивен Һокинг белән тапшыру» (ингл. Genius By Stephen Hawking, 2016), National Geographic Channel

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе һ.б. Record #118761285 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. Архив по истории математики Мактьютор
  3. SNAC — 2010.
  4. Stephen Hawking dies aged 76BBC, 2018.
  5. 5,0 5,1 5,2 Stephen Hawking, modern cosmology's brightest star, dies aged 76The Guardian, 2018.
  6. Prajavani
  7. 7,0 7,1 https://www.francetvinfo.fr/monde/royaume-uni/stephen-hawking-sera-enterre-au-cote-de-newton-et-darwin-a-l-abbaye-de-westminster_2666542.html
  8. https://web.archive.org/web/20170324032948/http://jeugdliteratuur.org/auteurs/stephen-hawking
  9. Hawking S. Properties of expanding universes — 1966. — 117 p. — doi:10.17863/CAM.11283
  10. 10,0 10,1 10,2 10,3 Professor Stephen HawkingКембриҗ университеты.
  11. 11,0 11,1 Physicist Stephen Hawking accepts post at Waterloo instituteТоронто Стар, 2008.
  12. 12,0 12,1 http://news.bbc.co.uk/1/hi/england/cambridgeshire/8282358.stm
  13. 13,0 13,1 http://www.damtp.cam.ac.uk/people/s.w.hawking/
  14. https://science.howstuffworks.com/dictionary/famous-scientists/physicists/stephen-hawking1.htm
  15. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Хокинг. Научно-технический энциклопедический словарь. dic.academic.ru. 2015 елның 8 февраль көнендә тикшерелгән.
  16. Астрономы: Биографический справочник, 1986
  17. Храмов Ю. А. Хокинг Стивен Уильям // Физики: Биографический справочник / Под ред. А. И. Ахиезера. — Изд. 2-е, испр. и дополн. — М.: Наука, 1983. — С. 290—291. — 400 с. — 200 000 экз.
  18. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Brief Biography(ингл.). Stephen Hawking homepage. 2015 елның 8 февраль көнендә тикшерелгән.
  19. Larsen, 2005, p. XIII
  20. Калып:Cite thesis
  21. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Stephen Hawking(ингл.). Lucasian Chair. 2012 елның 26 май көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  22. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Stephen W. Hawking. Britannica. 2013 елның 21 март көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  23. WhiteGribbin2002, 2002, pp. 117
  24. Ferguson, 2011, pp. 132–36
  25. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Hawking takes zero-gravity flight(ингл.). BBC News (27 April 2007). 2015 елның 8 февраль көнендә тикшерелгән.
  26. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Астрофизик Стивен Хокинг собрался в космос. Lenta.ru (8 гыйнвар 2007). 2015 елның 8 февраль көнендә тикшерелгән.
  27. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Roger Highfield. Stephen Hawking plans to see space(ингл.). The Daily Telegraph (8 January 2007). 2015 елның 8 февраль көнендә тикшерелгән.
  28. Larsen, 2005, p. XVII
  29. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. David Sapsted. Hawking and second wife agree to divorce. The Telegraph (20 октябрь 2006). 2015 елның 8 февраль көнендә тикшерелгән.
  30. Физик Стивен Хокинг умер, прожив с боковым амиотрофическим склерозом более 50 лет, SFGate. Тикшерелде 14 март 2018.
  31. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. A. B. C. News. Стивен Хокинг, автор "Краткой история времени" умирает в возрасте 76 лет(ингл.). ABC News (14 March 2018). 2018 елның 14 март көнендә тикшерелгән.
  32. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Stephen Hawking comes out: ‘I’m an atheist’ because science is ‘more convincing’ than God. Raw Story (24 September 2014). 2014 елның 25 сентябрь көнендә тикшерелгән.
  33. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Stephen Hawking: 'No hay ningún dios. Soy ateo'. El Mundo (24 September 2014).
  34. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Стивен Хокинг заявил, что бога нет. Русская служба Би-би-си (2 сентябрь 2010). 2014 елның 21 декабрь көнендә тикшерелгән.
  35. Photographs by Lewis Morley, The Guardian (7 September 2013). Тикшерелде 21 гыйнвар 2015.
  36. Harriet Sherwood and Matthew Kalman in Jerusalem. Stephen Hawking joins academic boycott of Israel, The Guardian (8 May 2013). Тикшерелде 8 май 2013.
  37. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Most influential people(ингл.). USA Today (2007). 2015 елның 8 февраль көнендә тикшерелгән.
  38. Главы | Сталкивающиеся вселенные Волновая функция Вселенной