Ирландия
|
Ирландия (ирл. Éire, Poblacht na hÉireann; ингл. Ireland, Republic of Ireland) – Көнбатыш Аурупада урнашкан дәүләт. Ирландия утрауның күпчелегендә урын ала. Мәйданы – 70,2 мең км². Илнең исеме ирланд Éire сүзеннән килә. Башкала – Дублин шәһәре (1,4 млн. кеше яши). БМОга 1955 елдан керә.
Аурупа берлегенә керә.
Эчтәлек
Исем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1937нче елда кабул ителгән Конституциягә күрә дәүләтнең исеме Éire, инглизчә әйткәндә Ireland. 1949нчы елда Ирландия Җөмһүрияте исеме кабул ителде, бу исем бары тик Description of the State буларак, ягъни дәүләтне сурәтләү буларак кабул ителде. Исеме "Ирландия" булып калды. Бу бөтен утрауга претензия белән бәйле. Ләкин рәсми һәм рәсми булмаган сорауларда Ирландия Җөмһүрияте сүзе кулланыла.
Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ирландия Аурупа утраулары арасында мәйданы буенча өченче урында тора. 6° 20'–10° 20' көнбатыш озынлыгы һәм 51° 25'–55° 23' төньяк киңлеге арасында урнашкан. Көнбатыштан көнчыгышка озынлыгы 300 км, ә төньяктан көньякка исә 450 км.
Мәйдан – 70.280 км².
Бөекбритания белән чикләр озынлыгы – 360 км.
Сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ирландия – парламент көчле булган җөмһүрият.
Хәзерге Конституция 1937нче елның 1 июлендә плебисцит нәтиҗәсендә кабул ителгән.
Президент халык тарафыннан җиде елга сайлана. Президентның парламентның аскы бүлмәсен чакыру һәм җибәрү хокукы бар, ул хәрби көчләрнең башлыгы, кануннарны җәмәгатьчелеккә президент чыгара. Президент шулай ук мәхкәмә башлыкларын һәм башка югары урындагы кешеләрне сайлый.
Премьер-министр – хөкүмәтнең башлыгы. Аны парламент тәкъдим итә һәм президент раслый.
Ирландия парламенты ике өлештән тора: сенат һәм вәкилләр палатасы.
Вәкилләр палатасында 160-170 кеше. Бу парламент өлешен бөтен халык сайлый. Сенат 60 кешедән тора. 11 кешене премьер-министр сайлый, 6 кеше Милли һәм Дублин университеты тарафыннан сайлана, 43 кеше махсус исемлек буенча сайлана. Ике палатаның эшләү вакыты – 7 елга кадәр.
Ирландиянең сәяси партияләре:
- Лейбористлар партиясе – 1912нче елда барлыкка килгән.
- Прогрессив Демократлар партиясе – 1985нче елда барлыкка килгән.
- Фианна Фойл (Уңышлык солдатлары) – 1926нчы елда барлыкка килгән.
- Финэ гэл (Бердәм Ирландия) – 1933нче елда барлыкка килгән.
- Шинн фейн (Үзебез) – 1905нче елда барлыкка килгән.
Административ бүленү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Административ рәвештә Ирландия 4 провинциягә һәм 26 графлыкка бүленә.
- Ленстер провинциясе (Leinster/Cúige Laighean):
- Карлоу (Carlow/Contae Cheatharlach)
- Дублин (Dublin/Contae Átha Cliath)
- Килдэйр (Kildare/Contae Chill Dara)
- Килкенни (Kilkenny/Contae Chill Chainnigh)
- Лиишь (Laois/Contae Laoise)
- Лонгфорд (Longford/An Longphort)
- Лаут (Louth/Contae Lú)
- Мит (Meath/Contae na Mí)
- Оффали (Offaly/Contae Uíbh Fhailí)
- Уэстмит (Westmeath/Contae na hIarmhí)
- Уэксфорд (Wexford/Contae Loch Garman)
- Уиклоу (Wicklow/Contae Chill Mhantáin)
- Манстер провинциясе (Munster/Cúige Mumhan):
- Коннахт провинциясе (Connacht/Cúige Chonnacht):
- Ольстер провинциясе (Ulster/Cúige Uladh):
Ирландия | Төньяк Ирландия |
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ирландия халкы – кельтлар. 2006нчы елның җанисәбе буенча Ирландия халкы саны 4,24 млн кеше. 10 процент – башка дәүләтләрдән милләтләр.
Халкының 58 % шәһәрләрдә яши.
Телләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ирландия хөкүмәте инглиз теленнән ирланд теленә күчү эшен алып бара.
2005нче елның апрелендә кабул ителгән канун буенча урамдагы топографик исемнәр ирланд телендә булырга тиеш. Теле- һәм радио-тапшыруларда ирланд теле кулланыла. Ләкин ирланд теле бик үк популяр түгел: 2002нче елда узган сораштору нәтиҗәсендә 1,57 млн кеше ирландча сөйләшә ала.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Беренче кешеләр Ирландиядә мезолит вакытында яшәделәр.
432нче елда Патрик Әүлия ирландлар арасында христианлык таратты.
1801нче елда Ирландия Бөекбритания өлеше булды.
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Тулаем милли продукт – $177,2 млрд.
- ТМП кеше башына – $43 600.
- Акча беремлеге – Евро.
Тулаем милли продуктның үсеше бик зур (1996 – 2000 елларда – 9%).
Кыйммәтлек буенча Ирландия башкаласы – Дублин 2006 елда 16нчы урын алды.
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ирландидә безнең эра алдыннан яшәгән кешеләрдән (мезолит, неолит чорлары) шушы чор мәдәнияте һәйкәлләре калды. Бу таш һәйкәлләр һәм таштан эшләнгән фортлар. Тимер чоры вакытында кельтлар килүе белән, мәдәният яңарышны кичерә. Vнче гасырда Патрик әүлия ярдәме белән Ирландия христиан динен кабул итте.
Бәйрәмнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төп мәкалә: Ирландия бәйрәмнәре.
Ирландиянең иң мөһим милли бәйрәме – Патрик әүлия көне.
Спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ирландларның милли спорт арасында кёрлинг һәм гэл футболы исемле уеннар.
Музыка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ирландия музыкантлары Аурупада инде XIIнче гасырда мәгълүм булганнар. Алар арасында иң данлыклысы арфада уйнаучы сукыр Турлаф O’Каролан (Turlough O`Carolan). Аның музыкасын хәзер дә бөтен дөньяда уйныйлар. Ә 18нче гасырда Фейш фестивале барлыкка килә. Фестивальнең максаты – флейтада уйнауны саклау.
Китапханәләр һәм музейлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Дәүләт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ирландия президенты сайты
- Премьер-министр сайты
- «Ирландия хөкүмәте онлайн» сайты
- Ирландия парламенты
- Сәнгать, спорт һәм туризм департаменты
Сәяси төркемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
ММЧ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Business & Finance
- Ireland on Sunday
- Irish Independent
- The Irish Times
- Ирланд телевидениясе
- Интернет-телеканалы
|
|
---|---|
Австрия • Азәрбайҗан • Албания • Алмания • Андорра • Әрмәнстан • Беларусия • Бельгия • Болгария • Босния һәм Герцеговина • Бөекбритания • Ватикан • Маҗарстан • Греция • Гөрҗистан • Дания • Ирландия • Исландия • Испания • Италия • Казакъстан • Кипр • Латвия • Литва • Лихтенштейн • Люксембург • Македония • Мальта • Молдавия • Монако • Монтенегро • Нидерландлар • Норвегия • Польша • Португалия • Румыния • Русия • Сан-Марино • Сербия • Словакия • Словения • Төркия • Украина • Финляндия • Франция • Хорватия • Чехия • Швейцария • Швеция • Эстония
Өлешчә танылган дәүләтләр: Косово Танылмаган дәүләтләр: Днестр буе • Донецк Халык Җөмһүрияте • Луганск Халык Җөмһүрияте Буйсынган территориялар: Акротири һәм Декелия • Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Җерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
|
---|
Австрия • Алмания • Бельгия • Болгария • Бөекбритания • Венгрия • Греция • Дания • Ирландия • Испания • Италия • Кипр • Латвия • Литва • Люксембург • Мальта • Нидерландлар • Польша • Португалия • Румыния • Словакия • Словения • Финляндия • Франция • Чехия • Швеция • Эстония Керүгә кандидатлар: Албания • Исландия • Македония • Төркия • Хорватия • Черногория |
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |