Мальта

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мальта Республикасы
Repubblika ta' Malta
инг. Republic of Malta

Мальта
Илтамга
Мальта гербы
Мальта урнашуы
Дәүләт төзелеше Парламент республикасы
Башкала Валлетта
Эре шәһәрләр Биркиркара
Президент Джордж Абела
Премьер-министр Лоуренс Гонзи
Халык саны
– Барлыгы
– Тыгызлык

402 000 кеше
1282 кеше/км²
Акча Евро
Пәрәвез домены .mt
Телефон коды 356


Ма́льтаУрта диңгездәге утрау-дәүләт. Исеме финикия телендәге malat (гавань) сүзеннән килеп чыккан.

Аурупа берлеге әгъзасы.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Мальта тарихы

Аурупадан Азия һәм Африкага илтүче диңгез юлларының үзәгендә урнашкан Мальта элек-электән басып алучыларны үзенә җәлеп иткән. Б.э.к. VIII гасырда Мальтаны финикиялеләр (һәм алар белән бер үк вакытта диярлек греклар) колонияләштерәләр. Б.э.к. IV гасырдан б.э XIII йөзьеллыгына кадәр утрауны алмаш-тилмәш карфаген, рим, византиялеләр, гарәпләр, норманнар, испаннар басып алалар.

1530 елда Карл V император Мальтаны иоаннитларның рыцарь орденына бирә (әлеге орден шул вакыттан бирле Мальта ордены дип атала башлый). 1798 елда утрауны Наполеон җитәкчелегендәге француз армиясе Мисырга барышлый басып ала. 1800 елның 5 сентябрендә инглизләр Мальта башкаласы Валеттаны алалар, утрауның губернаторы булып Александр Болл билгеләнә. 1814 елгы Париж тынычлык килешүе нигезендә Мальта Бөекбританиягә күчә. Инглизләр аны колония һәм хәрби-диңгез базасына әверелдерәләр.

1964 елда Мальта бәйсезлек ала, ә 1974 елдан республика игълан ителә, ләкин 1979 елга кадәр, Мальтада соңгы инглиз базасы бетерелгәнче, дәүләт башлыгы булып элеккечә инглиз патшабикәсе санала.

Сәяси төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мальта - парламент республикасы. Мальта конституциясе 1964 елда кабул ителә. Законнар чыгару хокукы Президент һәм вәкилләр пулатыннан торучы парламентка карый. Вәкилләр пулаты 65 депутаттан тора. Палата әгъзалары гомуми сайлауларда 5 елга билгеләнәләр. Ил башлыгы - президент. Башкарма хакимият Премьер-министр җитәкчелегендәге хакимият тарафыннан тормышка ашырыла.